Яңа фикерләр:

postheadericon “Уйный-уйный үсәбез” проектындагы темаларга кыска шигырьләр

уйный“Кишер үстерәбез” (Хәйбуллина М.Ә.)

Кишер зур,

Кишер кечкенә,

Кишер пычрак,

Юыйк тиз генә.

 

“Куян күчтәнәче” (Хәйбуллина М.Ә.)

Кишер бик тәмле,

Бирик куянга.

Кишер бик баллы,

Сөенсен куян да.

 

“Без хезмәт яратабыз” (Хәйбуллина М.Ә.)

Алманы өзәм,

Кәрзингә салам.

Кыярны өзәм,

Кәрзингә салам.

Кәрзингә тагын

Кәбестә салам.

Бәрәңге җыям,

Санап та куям:

1,2,3,4.5,6,7,8,9,10.

 

“Яшелчә кибете” (Хәйбуллина М.Ә.)

Кибеттә бар:

Кыяр, кәбестә, суган

Кишер белән дә

Кәрзиннәр тулган.

Бәрәңге дә күп

Уңыш күп булган.

 

“Төсләр дөньясы”  (Хәйбуллина М.Ә.)

Мә, сиңа сары туп,

Бир миңа кызыл туп.

Бик матур зәңгәр туп,

Югалган яшел туп.

 

“Яшелчә салаты” (Хәйбуллина М.Ә.)

Акбай салат ясый,

Суган, кишер ала.

Кәбестә, кыярны

Мияу турап сала.

 

“Ашамлыклар” (Хәйбуллина М.Ә.)

Тәмле чәй кирәк,

Сөт тә бик кирәк.

Тәмле аш ашагач

Ял итү кирәк.

 

“Аю кунакка килгән” (Хәйбуллина М.Ә.)

Аю кунакка килгән,

Тәмле алма сорый.

Аю алма ашагач,

Туп белән уйный.

 

“Чәй табыны әзерлибез” (Хәйбуллина М.Ә.)

Өстәлдә нәрсә бар?

Тәлинкә, кашык.

Куйдым чынаяк

Табынга ашык.

 

“Курчакны киендер” (Хәйбуллина М.Ә.)

Курчак, кил монда,

Мә, матур күлмәк.

Матур күлмәктән

Биергә кирәк.

 

“Алия йокларга җыена” (Хәйбуллина М.Ә.)

 

Алия бик нәни,

Алия бит бәби.

Еламый, йоклый ул,

Алия бик тәти.

 

“Курчак белән уйныйбыз” (Хәйбуллина М.Ә.)

Курчак белән уйныйм.

Алия су белән юына.

Еламасын курчагым,

Уенчык бирәм кулына.

 

“Җиһазлар кибете” (Хәйбуллина М.Ә.)

Нинди зур кибет.

Кибеттә күп товар:

Өстәл, урындык,

Карават та бар.

 

“Уйный-уйный үсәбез” (Хәйбуллина М.Ә.)

Нәрсә бар?

Әйдәгез карыйк.

Аю, туп, песи, курчак бар.

Нәрсә юк?

Әйдәгез табыйк.

Бергәләп уйлап карыйк.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

«342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий