Яңа фикерләр:

postheadericon ФГОС таләпләре белән 2 нче нәниләр төркеме өчен ХАЗРАТОВА В.Ф. методик ярдәмлеге буенча “Эш программасы”

КҮЧЕРҮ – ФГОС таләпләре белән 2нче нәниләр төркеме өчен ХАЗРАТОВА В.Ф. методик ярдәмлеге буенча “Эш программасы”

3-4

 

Аңлатма язуы.

План балалар бакчасында икенче кече яшьтәге балалар белән эшләү өчен ФГОС Һәм Р. К. Шаехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Ф.В Хәзрәтованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик кулланмасы нигезендә балаларны ана телен дә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү , тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау, телне тоемлау сәләте булдыру максатыннан чыгып төзелде. Методик әсбап танып белү, сөйләм үстерү, матур әдәбият белән таныштыру кебек белем бирү өлкәләрен үз эченә ала. Балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә бара. План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар — «Безнең балалар бакчасы», «Көз», «Мин — дөньяның бер кешесе», «Минем әйләнә-тирәм», «Кыш», «Әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр», «Халык иҗаты»,«Яз», «Җәй». Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычларын хәл итә. Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундый чараларның берсе — бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый.

Туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән эшчәнлек конспектлары” Ф.В Хәзрәтованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик кулланмасы нигезендә төзелде. Беренче кече яшьтәге төркем балаларының сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы балаларны туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру процессында бара. Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү эшчәнлеген оештырганда ,әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгенә алына.

Бу укыту-методик комплектында ФГОС күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

- “Танып белү” белем биру өлкәсе табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләрдә экология бурычларын гамәлгә ашыруны, туган як, өлкәннәр хезмәте турында балаларның белемнәр тирәнәйтүне максат итеп куя.

- “Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара-каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра.

– “Матур әдәбият” белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтүче, яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләрбелән танышуны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.

Укыту-методик комплектында тупланган материал шулай ук балаларның сөйләмен үстерү, тирә – юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында рәсем ясау, әвәләү, конструкцияләү, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланыла һәм ныгытыла.

Елга ике тапкыр диагностик методикалар ярдәмендә, балалар индивидуаль эшне оештыру максатыннан мониторинг үткәрелә, аның нәтиҗәләре балаларның персональ карточкаларына языла.

 

Татарстан Республикасы

Алексеевск муниципаль районы

“4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбе балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘСФӘНДИЯРОВА РУМИЯ РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий