Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Су буйлап сәяхәт»

карта5-6 яшлек балалар өчен

 

Максат: Татарстан Республикасының географик урыны белән таныштыру, Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү. Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, табигаттә үзеңнең катнашыңны, аңардан файдалануыңның уңай якларын аңларга булышу. Глобус белән таныштыру. Суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен опытлар ярдәмендә ачыклап китү. Видеоматериаллар аша су асты тормышы белән таныштыру.

Сүзлек: диңгез, җир шары, утрау, үтәкүренмәле.

Җиһазлар: аудио-видео язмалар, экран, рәсемнәр, зур төзелеш материаллары, атрибутлар – якорь, штурвал, биноколь.

Тәҗрибәләр өчен: төрле төстәге эчендә әйбер калып туңган боз кисәкләре, чүп-чарлар, пакетлар.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Без нинди Республикада яшибез?

Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез.

Тәрбияче: Татарстанда нинди елгалар бар?

Җаваплар: Кама, Ык, Идел…

Тәрбияче: Без бүген корабка утырып Идел елгасы буенча сәяхәткә китәбез.

(Алдан зур төзелеш җиһазларыннан төзеп куелган корабка утыралар. Салмак кына су тавышы, диңгез шаулавы язылган язма куела.)

Тәрбияче: Корабны йөртү өчен безгә капитан сайлап куярга кирәк булыр. Әйдәле, Азат, син капитан булырсың. (Штурвал бирелә) Идел елгасы ул бик зур , тирән елга, аның бер ягынан икенче ягын күреп булмый. Ә менә минем кулымда нәрсә икән, балалар?

Балалар: Глобус. Җир шары.

Тәрбияче: Әйе, бу җир шарының кечкенә генә макеты – глобус дип атала. Аңарда нинди генә төсләр күрмибез. Ә менә бик тиз итеп әйләндереп җибәрсәк гел зәңгәр төс кенә күргән кебек булабыз. Чөнки анда сулар күп. Ә су – безнең зәңгәр төс белән чагылдырыла. Картада , глобуста сулар, елгалар, диңгезләр, океаннар шулай күрсәтелә. Нинди икән соң ул диңгез суы?

Җаваплар: Тозлы, тирән, салкын, зур, киң.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез. Диңгез суын эчсәң ул тозлы, шуңа күрә ул сусауны басмый, аны эчмиләр. Ләкин бит тозлы суның файдасы да бар. Кем белә?

Бала: Аның белән тамак, теш авыртса чайкыйлар.

Тәрбияче: Диңгезләр бик зур, киң, тирән. Аларда зур кораблар йөк ташый, кешеләрне йөртә. Ә суда нәрсәләр яши?

Җаваплар: Балыклар, акулалар, кит, кашалот, дельфин, су асты атлары, сигезаяклар, диңгез йолдызлары, ташбакалар.Телисезме, без дә сезнең белән балыклар булып алабыз? (Кулларны бергә кушып учлардан “балыклар” ясап, салмак кына яңгыраган музыка астында хәрәкәтләр ясыйбыз)

 

Балыклар йөзәләр, чумалар,

Суны чәчерәтәләр.

Кушылалар, аерылалар,

Комга да качып алалар.

 

Тәрбияче: Бик салкын булып китте, тоясызмы? Карагыз әле, без бер утырауга якын килеп җиткәнбез икән. (Ак җәймә белән капланган өстәлләр, анда боз тутырган савытлар, төрле төстәге бозлар) Әйдәгез, якынрак барабыз. Менә бу савыттагы бозларны тотып карагыз әле, нәрсә сизәсез?

Җаваплар: Каты, салкын, юеш, эри, кулда су кала, шома, авыр.

Тәрбияче: Менә бу савыттагы бозларга карагыз әле (анда боз эчендә яфрак, чәчәк, калып туңган) димәк , боз үтәкүренмәле дә икән бит. Әгәр суга төрле төсләр кушып , аны салкынга куеп катырсак, ул төрле төсләргә керә.

Без туктаган утрау “Боз утравы” булды. Корабның туктаган урыны шәһәргә якын булып чыкты, карагыз әле, ничек чүп-чар белән тулган тирә ягы. Безгә хәзер аларны җыеп алырга кирәк булыр.Тирә-ягыбызны чисталыкта тотсак, безнең сулар һавабыз чиста, яшәгән җиребез матур, яшеллеккә төренгән булыр, һәр кеше үзе булдыра алганча табигатьне сакларга, якларга тиеш. Без хәзер корабларыбызга утырып кире туган йортларыбызга кайтырбыз, ләкин сез монда алган белемнәрегезне онытмассыз, иптәшләрегезгәдә өйрәтерсез дип уйлыйбыз. Рәхмәт. Сау булыгыз.!

 

Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль районы

“9 нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӨНГӘТУЛЛИНА РӘЙСӘ ФӘХРИСЛАМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий