Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математика дөньясында”

9_5Мәктәпкә хәзерлек төркеме 

 

Максат: саннар рәтендәге саннарның мөнәсәбәтен аңларга өйрәтү; логик мәсьәлә чишә белүне ныгыту; овалга охшаган предметларны ясап бетерү, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту.

Җиһаз: 1-16 саннар; эш дәфтәре, геометрик фигуралар, кәгазьдә ясалган картина, гади карандаш, төсле карандашлар. (Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар).

 

 

Тәрбияче: Без кайсы Республикада яшибез?

Балалар: Татарстанда.

Тәрбияче: Туган авылыбызның исеме ничек?

Балалар: Олы Әтнә авылы.

Тәрбияче: Хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Яз

Тәрбияче: Нинди ай?

Балалар: Апрель.

Тәрбияче: Бер елда ничә ай?

Балалар: 12 ай.

Тәрбияче: Ничә ел фасылы бар?

Балалар: Яз, җәй көз, кыш..

Тәрбияче: Бер атнада ничә көн?

Балалар: 7 көн.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, мин сезне математика дөньясына алып керәм (Әкрен генә музыка уйный) Менә килеп җиттек, балалар, күзләрегезне ачыгыз (Алда картина эленә) Нинди ел фасылы икән монда?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: (җәй картинасын карау) Картинада сез нәрсәләр күрәсез? Алар кайда урнашканнар? (Пространствода ориентлашу)

Балалар: Сулда агачлар, өстә кояш, болытлар, аста чәчәкләр, уртада күбәләкләр.

Тәрбияче: Балалар монда ничә күбәләк бар? Ничәсе очып киткән, ничәсе калган? (16 га кадәр санау)15+1=16 16-1=15

15 күбәләк бар, 1 се очып килде. Ничә булды балалар?

Балалар:16 күбәләк була.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә бу саннарны тактага тезеп карыйк әле.

Балалар: (карточкадагы саннарны билгеләү). 15+1=16

Тәрбияче. Ә хәзер күбәләк дуслары белән уйнады да берсе очып китте. Хәзер ничә булды?

Балалар: 16-1=15

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер барыбыз да өстәл янына утырабыз, мин сезгә карточкалар таратам, анда сезнең саннар язылган, хәзер шул саннарны карыйк әле.

Балалар: 0-10 кадәр саныйлар һәм 10-15 кадәр саныйлар.

Тәрбияче: 0-10 га кадәрге саннарны кызыл төс белән, 10-15 саннарны зәңгәр төс белән түгәрәккә алып чыгыгыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Дөрес эшләдегез, ә хәзер алдагы биремне карыйк. Мин сезгә геометрик фигуралар таратам, сез шулар белән төрле предметлар ясарсыз.

Балалар: Мин песи ясадым. Ул өчпочмак, турыпочмак, овалдан тора һ.б.

Тәрбияче:Балалар, хәзер барыбыз да бастык, бераз ял итеп алабыз. (Ял минуты)

Тәрбияче: Балалар, монда нәрсә ясалган? (Дәфтәрдә эш)

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Куян нинди фигуралардан тора, шул фигураларны гына буягыз.

Балалар: Өчпочмак, овал, түгәрәк…..

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер мин сезгә мәсьәлә әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле:

 

1. Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга куша. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык калды?

Балаларның җавабы.

 

2. Ике йорттан балалар уйнарга чыкты: беренче йорттан Дамир, Камилә, Ихсан, ә икенче йорттан Самир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?

Балаларның җавабы.

 

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без логик мәсьәләләр чиштек, пространствода ориентлашуны искә төшердек, геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыттык. Рәхмәт, балалар,тырыштыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӨСНЕТДИНОВА СӘКИНӘ АРСИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий