Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Ут белән шаярма!”

102970604_4979214__xMx0X6ktJY_1_Катнаш зурлар төркемендә күңел ачу

 

Программа эчтәлеге:

Уен-биремнәр аша балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү.

Янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү.

Балаларны игътибарлы булырга, ут һәм көнкүреш әйберләре белән сак, дөрес эш итәргә өйрәнүне дәвам итү.

Балаларга рухи патриотик тәрбия бирү, җитез, кыю, батыр, көчле булу сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:

Проектор аша рәсемнәр, слайдлар.

Янгын сүндерүче киемнәре (2), 2 чеби костюмы.

Ярышка күрсәтмәлекләр: чиләкләр, 2 щит, көрәк-2 шт, чиләк-2 шт, балта-2 шт, ком савыты-2 шт, огнетушитель-2 шт, лом-2 шт, 2 – янгын чыгу очраклары сурәтләнгән рәсем плакат, 2 кызыл төстәге маркер, медальләр.

 

 

Күңел ачу барышы.

Тәрбияче һәм балалар музыка астында керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн! Кадерле балалар. Бүгенге кичәбез “Ут белән шаярма” дип атала. Кичәнең болай аталуы юкка гына түгел. Саксыз эш иткән очракта утның кешегә нинди бәла-каза китерүен барыбыз да бик яхшы белергә тиеш.

 

Музыка астында 2 чеби (“Йомшак”, “Йомгак” керәләр). Бер –берсен ачуланалар.

Йомшак: Әй, Йомгак, ут белән шаяралармени инде? Син бер дә янгыннан саклану кагыйдәләрен белмисең икән, ә менә мин беләм, мин Байсар балалар бакчасында булган идем, алар бик күп беләләр, мине дә өйрәттеләр. Әйдә, Йомгак, сине дә алып барам.

Йомгак: Әйдә, мин риза! (Музыка куела, 2 чеби баласы китәләр).

Йомшак: Исәнмесез, балалар! Сездә бәйрәм барамы әле?

Балалар: Әйе, бездә “Ут белән шаярма” исемле кичә бара. Рәхим итегез, сез дә.

Йомшак: Мин үземнең дустым Йомгакны өйрәнергә алып килдем. Ялгызы калганда ут белән шаяра. Ә утның шаярган балаларны яратмавын белми.

Йомгак: Әйе, балалар, мин янгыннан саклану кагыйдәләрен дә белмим.

Бала: Өйрәтәбез, өйрәтәбез.

1 бала: Шырпы белән уйнамаска.

2 бала: Газ белән шаярмаска.

3 бала: Электр әйберләренә кул белән кагылмаска. (Әти-әниләрдән башка)

 

4 бала: Өйрәнгән кагыйдәләрне

Исегездә тотыгыз,

Янгыннан саклануның

Файдасы күп белегез.

 

5 бала: Әгәр килсә кайгы,

Чыкса көчле төтен.

Югалма син шунда –

Җый тиз генә 01!

 

6 бала: 01 номерын җыйгач

Авылыңны әйтәсең,

Исем фамилияңне,

Урамыңны әйтәсең.

– Ашыкмыйча, барын да.

Төгәл хәбәр итәсең.

 

Тәрбияче киенеп керә.

– Исәнмесез, балалар, мине чакырдыгызмы? Ә сез мине таныйсызмы соң? (Янгын сүндерүче). Әйе, мин янгын сүндерүче хезмәткәре булам. Янгын сүндерүчеләр ни өчен кирәк, сез ничек уйлыйсыз? Ә сез тагын нинди һөнәр ияләрен беләсез? Янгын белән көрәшүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Балалар җавабы тыңлана). Балалар, кем белә, бу ел нинди ел әле?

– Дөрес, беләсез икән, менә көчле, батыр, кыю янгын сүндерүче булыр өчен, көн дә спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт, таза булып яшәргә кирәк. Ә сезнең кайсыларыгыз шулай эшли? Һәм менә бүген сез үзегезнең белемегезне, батырлыкны, җитезлекне, көчегезне һәм дә инде дуслыгыбызны күрсәтербез. Мин “Ялкын” һәм “Очкын” командаларын ярышка чакырам. Сез әзерме?

 

Музыка астында ике команда тезелеп баса.

 

Янгын сүндерүче алып бара (тәрбияче).

1 бирем: “Янгын сүндерү” дип атала. Менә сезгә чиләкләр. Ике команда да билгеләнгән җиргә су ташый. Бу биремдә кайсы команда җитез була, шул җиңүче була.

2 бирем: “01 биремен төзү” дип атала. Беренче команда 0 цифрын, икенче команда 1 цифрын төзи. Дөрес һәм тиз төзелгән номер җиңүче була.

3 бирем: “Җитез янгын сүндерүчеләр” дип атала. Сигнал буенча уенчылар(2) старт сызыгыннан урындыкларга йөгереп барырга һәм урындыкка куелган киемне (каска, бияләй һ.б.) кияргә тиешләр. ( Икешәр егетне ярыштыру) Кайсы команда җитез, шул җиңүче була.

 

Музыкаль тәнәфес: балалар башкаруында бию.

4 бирем: “Сораулар һәм җаваплар” дип атала. Сораулар командаларга чиратлаштырып бирелә.

1. Янгын чыкканны күрсәң, нәрсә эшләргә кирәк?

2. Ни өчен ут дус?

3. Ни өчен ут дошман?

 

5 бирем: “Дөрес урнаштыр” дип атала. Ике командага 2 щит бирелә. Бу щитка кирәкле (кораллар), предметларны урнаштырырга кирәк. Кайсы команда беренче һәм җитез башкара, шул команда җиңүче була.

6 бирем: “Хатаны тап” дип атала. Һәр командага 2рәсем әзерләнгән. Кайда куркыныч яный шуны сызарга кирәк.

 

Янгын сүндерүче: Инде менә йомгаклау өлешенә дә җиттек. Булдырдыгыз, балалар! Сез мине бик нык шатландырдыгыз. Сез шундый белемлеләр, көчлеләр, батырлар, җитезләр һәм чын дуслар! Шуңа күрә бүгенге ярышта җиңелүчеләр юк. Сез барыгыз да җиңүчеләр. Өйрәнгән белемнәрегезне тормышта куллана белегез, янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Ә мин сезне чын күңелемнән котлыйм һәм яшь янгын сүндерүчеләр рәтенә кабул итәм. Менә шушы медальгә сез барыгыз да лаек, рәхим итеп алыгыз.

 

1 бала: Йортыбыз имин булсын,

Күңелебез тыныч булсын,

Төрле хәлләр була тора,

Гомерләр озын булсын.

 

2 бала: Янгын чыгу очраклары

Беркайчан да булмасын,

Ут-күздән сакласын Аллаһ,

Кайгы- хәсрәт тумасын.

 

Җыр белән тәмамлана “Булмасын янгын” Вильданова Ләйсән сүзләре.

 

1. Безнең авыл янында

Матур урман урнашкан.

Без сәяхәткә чыгабыз,

Сөннең күпере аша.

Барыбыз да яхшы белә

Ниләр ярамаганын,

Шырпы алып, учак ягып

Чыгарга мөмкин янгын.

 

Кушымта:

Юк, без теләмибез,

Булмасын янгын,

Табигатьтә безгә

Бар нәрсә якын.

 

2. Әти-әни юк чагында

Тотынмыйк розеткага.

Газ янына якын килмик

Рөхсәтсез беркайчан да.

 

Кушымта:

Барыбыз да яхшы белә

Ниләр ярамаганын.

Уйнасаң ут-ялкын белән

Чыгарга мөмкин ялкын.

 

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

“Байсар балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАШАПОВА ГӨЛНАРА РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий