Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Татар халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү”

tatarskiy-ornamet_08_01Уртанчылар татар төркемендә дәрес конспекты.

 

Максат: татар халык авыз иҗаты (уен-такмаза, табышмаклар, мәкальләр) белән таныштыру, әңгәмәдә катнашуга тарту; балаларның игътибарын, хәтерен, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету; татар халык авыз иҗатына карата кызыксыну, әхлаклылык, сабырлык, әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: борынгы өй күренеше (чигелгән тастымаллар, самавыр, комган, бизәкле савыт-саба), бию көе аудиоязмасы, рәсемнәр, светофор макеты.

 

Дәрес барышы:

Аудиоязма тыңлау.

Тәрбияче: Балалар, бу нинди көй?

Әйе, бу татар халык көе. Ә без нинди милләттән? Безнең телебез нинди? Гербыбызда нәрсә сурәтләнгән? Кем президентыбызның исем-фамилиясен әйтә ала?

Афәрин, балалар! Без бүген татар халкының борынгы иҗаты- табышмак, сынамыш, мәкальләре белән танышырбыз. Татар халкының, әби- бабаларыбызның нинди зирәк, акыллы, тыйнак, әдәпле, талантлы икәнен белербез.

 

Әби: Ай-яй-яй, нишлим икән? Харап булдым. Ничек кенә итеп юлны чыгыйм? Машиналары да юл бирми. Әллә нәрсә ялт-йолт итеп балкып тора!

Тәрбияче: Исәнме, әбекәй. Әйдә ярдәм итик үзеңә. Балалар, әбигә юлны аркылы чыгарга булышабызмы?

Әби: Ай рәхмәт, балакайларым. Коткардыгыз. Балалар, нәрсә соң бу уйнап, балкып торган утлар? Төсләренең дә нәрсә аңлатканын әйтеп бирсәгез иде.

Тәрбияче: Әби күрәсеңме нинди уңган безнең балалар?

Әби: Әйе, чыннан да балалар бик әхлаклы, тәртипле, ярдәмчел икән. Татар халкына кунакчыллык сыйфаты да хас әле. Мин сезне үз өемә кунакка чакырам. Сезгә үзем яшь чагында уйнаган уеннар, такмазалар, табышмак- мәкальләр турында сөйләрмен.

Тәрбияче: Әбигә кунакка барабызмы, балалар?

 

Әби: Рәхим итегез! Түрдән узыгыз, кунакларым! Сезнең килүегезгә мин бик шатмын!

Әйдәгез әле, бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

 

Әби уенның тәртибен аңлата.

 

“Түбәтәй” уены (такмаза, санамыш әйттерәбез)

 

Әби: Булдырдыгыз, балалар! Сезгә уен ошадымы?

Тәрбияче: Ә хәзер әбигә үзегезнең белемнәрегезне күрсәтегез инде.

 

Рәсемнәр өстендә эш.

 

–         Йортсыз хайваннарга ярдәм итик!

–         Бакчада яңа бала!

–         Мохтаҗларны ярдәмнән ташламыйк!

–         Оядан егылып төшкән кошчык!

 

Әби: Булдырдыгыз, балалар! Чыннан да, сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә хәзер мин яшь чакта бик яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйныйк. Бу уен шулай ук татар халык уены.

 

“Чума үрдәк, чума каз” уены 

 

Тәрбияче: Татар халкы элек-электән бик зирәк, тапкыр булган. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сезнең тапкырлыгыгызны тикшерәм.

  1. Җәен киенә, кышын чишенә.
  2. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле.
  3. Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?
  4. Утта янмый, суда батмый.
  5. Энәсе бар, ә тегә алмый.
  6. Алма! – дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?

 

Әби: Ай-һай, бигрәк тапкырлар! Табышмакларга җавапны да бик тиз таптылар.

Бераз ял да итеп алырсыз, татар халык иҗатыннан тагын бер хәзинә – “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле. Кызым, минем билләрем бик авырта, менә сиңа йөзек; кемгә йөзек салалар, шул йөгереп чыгар, ә янында утыручы аны тотып калырга тиеш. Йөгереп чыгып өлгермәсә, җәза бирелә: бии, җырлый яисә такмаза әйтә.

 

“Йөзек салыш” уены

 

Әби: Рәхмәт сезгә, балакайларым! Сезнең белән миңа бик күңелле булды. Менә сезгә минем күчтәнәчләрем, төркемдә бергәләп чәй эчәрсез.

Тәрбияче: Әби, сиңа да бик зур рәхмәт. Татар халык авыз иҗатын өйрәнүебезне без алга таба да дәвам итәрбез, әйеме, балалар?

Ә хәзер әби белән саубуллашып төркемгә китик.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“22 нче катнаш төрдәге “Алсу” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

УТКИНА РӘМЗИЯ ӨЛФӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий