Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Җимлек янында”

кормушкаИкенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге. 

 

(“Танып белү”, “Коммуникация”, “Социализация” “Хезмәт”. )

Бурычлар: кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру; аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; пластилиннан ярма бөртекләре әвәләүне ныгыту; аваз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү; сүзлек запасын баету, игьтибарларын үстерү; күзәтүчәнлек, кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландырыу теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: “Җимлек янында” рәсеме, җимлектә – чыпчыклар; кәгазьдән ясалган кошлар, пластилин, такта, салфетка.

 

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, минем яныма килегез. (Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра). Хәзер тышта елның кайсы вакыты? (Кыш) Кышын кошларга азык табуы бик авыр. Без аларга җимлек куйдык. Аларны тукландырып торабыз. Искә төшерегез әле, җимлеккә нинди кошлар килә? (Чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр, каргалар).

(Тәрбияче рәсем күрсәтә). Карагыз әле бу рәсемне. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (Кошлар). Бу кошлар ничек аталалар? (Чыпчыклар). Тыңлагыз әле, мин сезгә чыпчык турында бер шигырь укыйм:

 

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра:

-Чык әле, – ди,- чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

 

– Ничә чыпчык бар? (Күп). Чыпчыкның нәрсәләре бар? Самат, рәсем янына кил, чыпчыкның гәүдәсен, башын, томшыгын, канатларын, койрыгын, тәпиләрен күрсәт. Балалар, Самат күрсәтә, ә сез аның күрсәткәнен әйтеп барыгыз. (Бала чыпчыкның башын, гәүдәсен, томшыгын, канатларын, койрыгын, тәпиләрен күрсәтә һәм балалар белән бергә атый).

– Балалар, чыпчык ала каргага караганда зурмы, кечкенәме? (Кечкенә). Чыпчыклар нишлиләр? (Җим чүплиләр) (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар). Җимлек янында чыпчык үзен ничек тота? (Ул кыю, җитез, өлгер, җимне тиз генә ала да очып китә) Чыпчыклар җим чүплиләр һәм нәрсә диләр? (Чырык-чырык). Чыпчык чыркылдый. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз әле: “Чыпчык чыркылдый” (Кабатлау).

 

– Балалар, әйдәгез әле “Без кошлар” уенын уйнап алыйк. Без һавада тыныч, салмак хәрәкәтләр ясап очабыз. (Балалар салмак, дулкынсыман хәрәкәт ясап, кулларын як-яктан баш өстенә күтәрәләр һәм шундый ук хәрәкәтләр белән учларын аска каратып төшерәләр)

Кошлар әкрен генә бен урында да торалар, әйләнгәләп тә алалар (ирекле бию башкарыла), кояш нурларында коеналар. Безгә җиңел, күңелле, рәхәт. Ә хәзер кошлар җиргә төшәләр.

– Балалар, хәзер урыннарыгызга утырыгыз.

(Тәрбияче чыпчык тавышлары язылган аудиоязма куя).

 

– Ишетәсезме, чыпчыклар чыркылдаша. Каян килә икән бу тавыш?

(Тәрбияче балаларның игтибарын тәрәзә төбендәге кошларга һәм агач ботагында утырган кошларга юнәлтә)

–         Балалар, кошлар ачыкканнар. Әйдәгез аларга ярдәм итик, ярма бөртекләре әвәлик.

(Тәрбияче әвәләү алымнарын ясап күрсәтә. Балалар сары пластилин белән ярма бөртекләре әвәлиләр). Хәзер, әйдәгез, кошларны ярма бөртекләре белән сыйлыйк. Булдырдыгыз! Кошлар сыйландылар. Үзегезне мактап кул чабыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнәбалалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИПОВА СИРИНӘ ФӘРХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий