Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урманга сәфәр”

fizminutkaМәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгыле.

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Физкультура:

-Төрле биеклектәге каршылык аша чыгу;

-Каршылыклардан сикерүдә күнектерү;

-Гимнастик скамьяда тигезлек саклап йөрү;

-Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;

Куркынычсызлык:

-Табигатьтә үз-үзен тота белүләре;

Сәламәтлек:

-Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү;

Танып белү:

-Экология буенча белемнәрен ныгыту;

Аралашу:

-Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү;

Социальләштерү:

-Иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;

Музыка:

-Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү;

Атрибутлар: туплар, 2 гимнастик скамья, канат, 5-6 конус, рюкзаклар, брус, кыршаулар, кульяулык, кулдан ясалган чәчәкләр.

 

1 өлеш.

Балалар музыка астында залга керәләр. (Кепка, рюкзаклар кигәннәр).

Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, нәрсә ул сәфәр?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә иң мөһиме сәфәр ул – сәламәтлек. Без дә сезнең белән бүген урманга сәфәргә барырбыз. Ләкин безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ничек тотарга кирәклеген өйрәнербез, уйнарбыз һәм сәламәтлегебезне ныгытырбыз. Бүген без мүкәләрбез, каршылыклар аша сикерербез, туп белән күнегүләр ясарбыз. Сез әзерме?

Балалар: – Әзер!

Тәр.: Әйдәгез, киттек.

 

Сәламәтлек серләрен ,

Эзләргә без барабыз,

Күп кенә каршылыкларны

Җиңәргә тырышабыз.

Тормышыбызда сәламәтлек

Безгә бик кирәк,

Гел куанып, шатланып,

Типсен яшь йөрәк.

 

Уңга борылдык! Бер, ике, бер, ике.

Бер-бар артлы колоннада бару, парлап бару.

Гади йөрү, колоннада каршылык астыннан чыгу (Тәр-че 60см биеклектә таяк тотып тора, балалар иелеп шуның астыннан чыга бара).

Сул аяктан уң аякка сикерү, алга барып (гәүдә торышын карыйбыз).

Җиңелчә йөгерү, конуслар арасыннан йөгерү. Авыз йомык, борын белән сулыйбыз, куллар терсәктән бөкләнгән.

Тәрбияче: Балалар, бик матур чәчәкләр янына килеп чыктык. Таныйсызмы бу чәчәкләрне? (Юк) Тотарга, иснәргә, өзәргә ярыймы бу чәчәкләрне? (Юк). Бик дөрес, балалар. Әгәр юлда очрасалар, аларны әйләнеп узарга кирәк.

Кулга кул тотышып канат өстеннән бару. Аякны берсе янына икенчесен кую адымы белән. Гади йөрү, өч звенога тезелү.

 

2 өлеш.

Туплар белән күнегүләр.

(Музыка астында эшләнә).

  1. Төп торыш: балалар парлап бер-берсенә ал белән баскан, аяклар иң киңлегендә, бер баланың кулында туп.

1 – алга иелү, тупны иптәшенә бирү

2 – төп торышка кайту. (6-8 тапкыр)

 

  1. Т.т.- балалар парлап бер-берсенә йөзгә-йөз баскан, кул өстә, ике бала бер тупны тоткан.

1 – парлап уңга иелү,

2 – т.т. кайту.

3 – парлап сулга иелү,

4 – т.т. кайту (6-8 тапкыр)

 

  1. Т.т. – аяклар иң киңлегендә, балалар бер-берсенә җилкә белән басканнар, кул күкрәк турысында, бер бала тупны тоткан.

1 – берсе уңга, икенчесе сулга борыла, тупны бирә,

2 – төп торышка кайту,

3 – икенче якка борыла, тупны бирә,

4 – төп торышка кайту (6-8 тапкыр).

 

  1. Т.т.- аяклар киң итеп куелган, балалар бер-берсенә арт белән басканнар, куллар күкрәк турысында туп тоткан.

1 – тупны баш өстеннән иптәшенә бирү,

2 – төп торышка кайту,

3 – иптәше тупны астан бирә,

4 – төп торышка кайту. (6-8 тапкыр).

 

  1. Т.т. балалар кара каршы утырган, аяклар аерылган, туплар кулда

1-    алга иелеп тупны иптәшенә бирү,

2-    төп торышка кайту,

3-    алга иелеп тупны иптәшенә бирү,

4-    төп торышка кайту.

 

  1. Балалар кара- каршы парлап баскан, икесе дә тупны тоткан.

Сикерү. (6-8 тапкыр).

Маршка китәләр, тупны кәрзингә салалар.

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар, менә нинди дус, тату, өлгер икән сез.

Ә хәзер чираттагы күнегүләргә күчәбез.

 

Төп хәрәкәтләр:

Бер – бер артлы эшләү ысулы кулланыла.

1. Каршылык аша сикерү (5-6 брус өстеннән сикереп чыгу, 2-3тапкыр)

2. Төрле зурлыктагы кыршау эченнән чыгу (ике кечкенә, ике зур коршау эченнән ян белән чыгу, коршауга тимичә, 2-3тапкыр)

3. Гимнастик скамьяда каршылыкларны җиңеп бару (башка мендәрчек куеп, кулны ян-якка сузып, гәүдәне төз тотып, уртада предмет аша атлау, 2-3тапкыр).

 

Тәрбияче: Молодцы, сез барлык каршылыкларны да җиңеп чыктыгыз.

Менә, балалар, безгә уйнарга аланлык та ачылды.

 

Хәрәкәтле уен: “Яшерәм яулык”.

Уенны башлаучыны санагыч ярдәмендә билгелибез: “Әке-бәке, кыек сәке, эремчек, син торып тор, энем, чык!

 

Балалар түгәрәккә басалар, җырлыйлар:

Кульяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында

Сиздермичә ташлап китә

Бер иптәшем артына.

 

Уенны башлаучы бала кулъяулыкны тотып түгәрәк буенча йөгерә башлый һәм бер бала артына кулъяулыкны салып китә. Кулъяулык салынган бала тиз генә ала да, иптәшен куып китә һәм тагын икенче балага кулъяулык сала. Уен шулай дәвам итә. (6-7 тапкыр уйнагач уен тәмам).

 

3 өлеш:

Логоритмика: (хәрәкәт эшләнә).

Иртән иртүк уяндык

Һәм урманга кузгалдык,

Бардык, бардык, бардык

Гөмбәләр күреп алдык.

Иелдек, алдык, кәрзингә салдык,

Без тагын китеп бардык,

Бардык, бардык,

Чикләвек күреп алдык.

Сикердек, алдык, сикердек, алдык,

Кесәгә салдык.

Без тагын озак бардык,

Бар сукмаклардан бардык,

Инде барыбыз ардык.

 

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең нинди дус, тату, чыдам, батыр икәнлегегезне күрдек. Ә хәзер өйгә кайтыйк.

Әгәр сәфәр чыксагыз,

Батырларча атлагыз.

Барыгыз безгә карагыз,

Без барын да булдырабыз

(Марш китү, ярты залны баргач туктау).

 

Тәрбияче: Балалар, сезгә сәфәр ошадымы? (Ошады). Хәзер сез чын сәфәрдә дә югалып калмаячаксыз, каршылыкларны җиңәчәксез. Сәфәребез тәмам, сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура тәрбиячесе

ТӨХФӘТУЛЛИНА АЛЬБИНА ДИЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий