Яңа фикерләр:

postheadericon Ислам диненең нигезләре

belaya_mechet2Әгәр өйне, яисә һәртөрле бинаны салганда аның нигезе нык булмый икән, ул бик тиз какшый, хәтта авып төшәргә дә мөмкин. Ә бөтенләй нигезсез бинаның гомере гомумән дә кыска. Шуның кебек Ислам диненең дә нигезләре бар. Икенче төрле аларны “Исламның терәкләре”, яисә “баганалары” дип тә йөртәләр. Шул нигезләре никадәр нык булса, кешенең дине дә шулкадәр нык була.

Ислам диненең баганалары, яки терәге, нигезе бишәү. Кулдагы бармаклар кебек, йолдызның яклары кебек бишәү.

Беренчесе – Аллаһтан башка гыйбадәт кылынырга затлар юк һәм Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм – Аның илчесе дип шәһәдәт китерү, ягъни йөрәк белән моны кабул итү, шиксез нык ышану, тел белән кабатлау, гамәлләр белән исбат итү, ягъни Аллаһ кушканнарны Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм, эшләгәнчә башкару. Әлеге нигезне кыскача шәһәдәт дип йөртәләр.

Икенчесе – көнгә биш тапкыр вакытында намаз уку.

Өченчесе – Рамазан аенда сәбәпсез бер дә төшереп калдырмыйча ураза тоту.

Дүртенчесе – ярлылар файдасына зәкәт бирү.

Бишенчесе – мөмкинлегең булса, гомердә бер тапкыр булса да хаҗга бару.

Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм, әйткән: “Ислам дине 5 нәрсәгә нигезләнгән: Аллаһтан башка һичбер иләһ юк һәм Мөхәммәд Аның расуле дип шәһәдәт кылу, намазны торгызу, зәкәт бирү, Рамазан аенда ураза тоту, мөмкинлегең булса, хаҗ кылу”. (Муслим)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий