Яңа фикерләр:

postheadericon Шәһәдәт

shahada_in_arabic_calligraphy-other-456x300Динебезнең баганаларының беренчесе – ике шәһәдәт китерү:

اشهد ان لا اله الا الله و أشهد ان محمدا رسول الله

“Әшһәдү әл ләә иләһә илләЛлаһ, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расулуЛлаһ”

“Аллаһтан башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы затлар юк дип һәм Мөхәммәд Аның илчесе дип шәһәдәт китерәм”.

Без Аллаһ Тәгаләнең барлыгын һәм бер булуына ышанып, Ул кушканнарны эшләп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиешбез. Аллаһ безгә чиксез нигъмәтләр биргән, без шулар өчен рәхмәтле булырга тиешбез. Аллаһ Тәгаләне бар нәрсәдән һәм бар кешедән дә өстен күрергә, Аны яратырга, Аннан куркырга, Аңа чын күңелдән шөкер итәргә, Аның исемен хөрмәт белән телгә алырга кирәк.

Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү түбәндәгечә булырга мөмкин:

* Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелу белән;

* пәйгамбәребез Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләмне ярату, аның сөннәтен үтәү белән;

* намазларны вакытында уку белән;

* әти-әнигә итагать итү, сүзләрен тыңлау белән;

* кардәшләрне, туганнарны ярату, алар белән туганлык җепселләрен саклау;

* фәкыйрь-мохтаҗларга ярдәм итү һәм башка шундый гамәлләр белән.

Шулай ук без Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләмнең Аллаһның илчесе булуына, Аллаһ Тәгалә тарафыннан аның безгә Ислам динен алып килүче булуына ышанырга тиешбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм, динне өйрәтү өчен барча халыкларга, хәтта җеннәргә җибәрелгән. Аллаһ Тәгалә Коръәндә аның безгә үрнәк булуын әйтә. Шулай булгач, безгә аның тормышын өйрәнеп, аннан үрнәк алырга, ул кылган гамәлләрне безгә дә эшләргә тырышырга кирәк. Ә аның исемен әйткән, яисә ишеткән вакытта “салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм” дип әйтергә кирәк.

صلى الله عليه و سلم

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий