Яңа фикерләр:

postheadericon Ураза

news_1473Рамазан аенда бөтен мөселманнар ураза тота. Ураза тоту ул – Аллаһ ризалыгы өчен таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш чыкканчыга кадәр ашамый-эчми тору гына түгел, һәртөрле гөнаһлардан һәм Аллаһ Тәгаләдән ерагайта торган һәр гамәлдән читләшү.

Ураза тотачак кеше таң җәелгәнче ашый. Аны “сәхәр ашау” дип атыйлар. Ә кояш баткач, ахшам намазына азан әйтелгәч, финик яисә башка төрле җимеш каба. Алар булмаса, су да ярый. Аннары ашый-эчә. Бу “ифтар” дип, яисә “авыз ачу” дип атала.

Сөннәт уразасы һәм фарыз уразасы бар. Сөннәт уразаларын үз теләгең белән кайсы айда һәм нинди көндә телисең, шунда тотарга мөмкин. Тотмасаң да була. Ә фарыз уразаны Рамазан аенда тоталар. Аны сәбәпсез тотмыйча калдырырга ярамый – гөнаһ була.

Уразаны калдыру сәбәпләренең кайберләре:

–         Авыру;

–         Яше кечкенә булу;

–         Сәфәрдә булу һәм башкалар.

Моннан ундүрт гасыр элек нәкъ менә Рамазан аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләмгә, Аллаһ Тәгалә тарафыннан Коръән иңә. Шуңа күрә бу айда Коръән уку, укый белмәсәң өйрәнү, яисә аны тыңлау тиешле. Мөхәммәд, салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләм, башка айларда да саваплы гамәлләрне күп кылса да, бу айда аларны тагын да арттыра торган булган.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә “Бакара” сүрәсенең 183 нче аятендә: “Әй иман китерүчеләр! Элек вакытта иман китерүчеләргә әмер ителгән кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә тиеш ителде”, – ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий