Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Туган илебез, туган ягыбыз”

1265294533_23Өлкәннәр төркемендә шөгыль конспекты

 

Максат:

Баларның туган ил турындагы белемнәрен ныгыту.

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Аның кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү.

Туган илнең, туган халкың белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын хөрмәт итү.

Метод һәм алымнар: кереш әңгәмә сораулар бирү, тәрбияченең хикәясе, (аңлату, күрсәтмәлелек, матур әдәбият уку, уен, әйтеп җибәрү, искә төшерү, анализ ясау, бәя бирү, йомгак).

Сүзлек өстендә эш: Ватан, президент.

Җиһазлау: туган ягыбызның матур, истәлекле урыннары сүрәтләнгән иллюстрацияләр, президент Р.Н.Минниханов портреты, ТР ның дәүләт флагы, уен өчен сораулар, язылган карточкалар.

 

 

Шөгыль барышы

Бүлмә туган ил төшенчәсен аңларга ярдәм итәрлек итеп җиһазландырылган: төрле рәсемнәр, картиналар, китап, альбомнар. Түр стенада президент Р.Н.Минниханов портреты, астарак аның ике ягында флаг һәм герб. Балалар Г.Тукайның “Туган тел” музыкасы астында залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән туган ил турында сөйләшербез. Әйтегез әле, нәрсә ул туган ил, Ватан? Сез аны ничек күз алдыгызга китерәсез?

–         Туган ил ул – алтын басулар

–         Туган ил ул – көмеш чишмәләр

–         Туган ил ул – киң болыннар

–         Туган ил ул – ясле-бакчалар

–         Туган ил ул – без яшәгән авыл, өй.

–         Әти белән Әни.

 

Тәрбияче: Әйе, балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнар, тирән сулы елгалар бар. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, безнең шәһәр, безнең өй – болар барысы да туган як була инде.

Иркен һәм матур

Безнең туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

 

Һәр кешегә үз туган җире кадерле, якын, аны һәркем ярата.

 

Тәрбияче: Туган ил, Ватан бары тик бер генә була. Бик кадерле ул. Кая гына китсә дә, кеше туган ягын сагынып кайта. Туган якның һавасы да шифалырак, сулары да татлырак. Балалар, ә безнең туган илебез нинди ил соң? Безнең Республика ничек атала?

Балалар: Безнең туган илебез Татарстан.

Тәрбияче: Әйе, Татарстан. Ул нигә шулай атала? Анда татарлар гына яшиме?

Балалар: Юк, анда күп төрле халык яши. Ләкин төп халкы – татарлар. Ул татарларның ватаны.

Тәрбияче: Туган илебезнең баш шәһәре ничек атала? Президентыбыз кем? Ул кайда яши?

Балалар: Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстанда бик күп шәһәрләр, авыллар бар. Безнең шәһәребез да Татарстан җирлегендә урнашкан. Татарстанның баш шәһәре – Казан шәһәре. Ә сезнең Казан шәһәрендә булганыгыз бармы? Анда бик күп кеше яши. Казанда зур заводлар, фабрикалар бар. Мәктәпләр, балалар бакчалары бик күп. Казанда тагын курчак театры, цирк, зоопарк бар. (Иллюстрацияләр күрсәтелә). Урамнарында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар йөреп тора. Казан шәһәренә автобус, самолет, поезд, теплоход белән барып була.

–         Балалар, әйтегез әле, сез татарларның нинди бәйрәмнәрен, гадәт-йолаларын беләсез?

 

–         Ә хәзер без сезнең белән татар халкының элек-электәнбик яратып уйный торган “Зәлидә” уенын уйнарбыз. (Һәр уенны уйнаганда, уенның кагыйдәләре аңлатыла).

Өстәл өстендә төрле сораулар язылган карточкалар куела. Уенда җитез була алмасаң (ягъни уеннан чыккан кешегә) “җәза” бирелә. Ул үзенә охшаган карточканы ала, дөрес җавап биргән кешегә татар орнаменты белән бизәлгән открытка бирелә.

 

1)    “Йөзек салыш уены”

Сораулар:

–         Сине изрәтеп йоклатучы иң назлы җыр нинди?

–         “Бала белән күбәләк” шигырен кем язган? Сөйләп күрсәт.

 

2)    “Капкалы” уены.

Сораулар:

–         Ягымлы сүзләр әйт.

–         Мәкаль әйт.

–         Г.Тукайның нинди әкият һәм шигырьләрен беләсез?

 

3)    “Ачык авызлы” уены.

Сораулар:

–         Сүзләрдән яңа сүзләр яса

Бакча – бакчачы

Буяу –

Урман –

Иген –

 

–         Безнең башкалабыз нинди шәһәр, исемен әйт?

–         Президентыбызның фамилиясе?

 

Һ.б сораулар бирелергә мөмкин.

 

Тәрбияче:

–         Балалар, сез бүген шундый матур уйнадыгыз. Кем җиңүче булып калды? Әйдәгез аңа берәр сорау бирик. Соравыбыз музыка телендә – нинди көй? (Туган тел). Җырны күмәк башкару.

–         Балалар, без бүген сезнең белән туган илебез, Татарстан, аның башкаласы Казан шәһәре турында сөйләштек, халкыбызның уеннарын искә төшереп үттек. Туган илдән дә кадерле җир юк.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“233 номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘММӘТҖАНОВА МИЛӘҮШӘ ГАБДУЛМАНАФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий