Сценарий: “Кош – канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле”
5-6 яшьлек балалар өчен гаилә бәйрәме кичәсе
Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр. Бүген бездә гаилә бәйрәме!
Безнең гаиләләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген!
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Кеше һәм гаилә. Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене гаиләсез, ә гаиләне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул? Без бүген шул сорауларга җаваплар табарбыз һәм күңелле ял итәрбез дип ышанып калам.
“Көннең яктылыгы – кояшта,
Күкнең матурлыгы – йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда!” –
дип яза бөек шагыйрьләребез безнең әниләребез турында. Чыннан да, тормышыбызны ямьләүче иң мәрхәмәтле, газиз кешеләр – ул безнең әниләр. Гаиләнең тату, дус яшәвендә дә ана иң төп урыннарның берсен алып тора.
1 нче бала.
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас!
Алып баручы. Безнең әниләребез – дөньядагы иң яхшы кешеләр. Әниләребез белән беррәттән безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар бит әле. Әтиләр! Әти! Әтием!.. Ягымлы, шул ук вакытта җитди гаилә башлыгы. Балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белмичә көнне-төнгә ялгап, барлык көчләрен куеп тир түгәләр, күп вакытларын эш урынында уздыралар.
2 нче бала.
Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше,
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Алып баручы. Балалар үз аталары хакында гомерләре дәвамында менә ни уйлыйлар:
- 5 яшьтә. “Әтием бөтен нәрсәне белә”.
- 10 яшьтә. “Әти күп әйберләрне белә”.
- 15 яшьтә. “Мин дә әти белгәннәрне беләм”.
- 20 яшьтә. “Дөресен генә әйткәндә, әти берни дә белми”.
- 30 яшьтә. “Әти шулай да кайбер нәрсәләрне белә икән шул”.
- 40 яшьтә. “Әтидән киңәш сорасаң, комачау итмәс иде”.
- 50 яшьтә. “Әтием бөтен нәрсәне дә белә”.
- 60 яшьтә. “Эх, әткәем исән булса, мин аның белән киңәшләшер идем”.
Алып баручы. Исән чакларында кадерләрен белик, үкенечкә калмасын дип әйтергә кала бу уйлануларны тәмамлап.
3 нче бала.
Әти эштән кайтуга,
Чабам аның янына.
Сагындым сине, диеп,
Сарылам муенына.
Әти булганда рәхәт,
Ул безгә бик зур терәк.
Гаиләбез башлыгы –
Барыбызга ул кирәк!
Ял көннәрен бергәләп,
Үткәрәбез әйбәтләп.
Ул бит минем киңәшчем,
Кирәк чакта сердәшчем!
Иң якты өметемнең
Телимен өзелмәвен.
Бергә-бергә гомер буе
Телим мин яшәвеңне.
4 нче бала.
Әти, дигәч, күз алдына килә
Көчле кул да, чыдам беләк тә.
Әни кебек, әти дә бер генә,
Шуңа күрә әти терәк тә.
5 нче бала.
Әтиемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны.
Ул булганда җылы өебез,
Ул булганда җырлап йөрибез!
Әтиемнең алтын куллары
Җәйләрендә чаба печәнен.
Ул булганга, безнең табыннар
Көтеп тора сыйлар пешкәнен.
6 нчы бала.
Әтиемнең алтын куллары –
Имин булсын йөрер юллары.
“Әти!” диеп әйтү бер ләззәт,
Син булганда, әти, бар рәхәт!
7 нче бала.
Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
Ул булганда дөнья матур,
Өебез дә бик ямьле.
Аның белән без бәхетле,
Ашларыбыз да тәмле.
8 нче бала.
Алыштырмыйм, синең өчен әгәр
Тәкъдим итсәләр дә тәхетне.
Әни диеп әйтер кешем булгач,
Мин бу җирдә бик тә бәхетле!
Әнием – син минем бердәнберем,
Мин бит сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыймын да
Барлык брчуларым таратам.
Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
9 нчы бала.
Әни кебек булсам иде! –
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне –
Аның нурлы күзләре.
Әни кебек булсам иде! –
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә-юньгә, әни кебек,
Гел нур чәчеп торсам иде!
10 нчы бала.
Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз Әнием!
11 нче бала.
Тормышыма ямь бирүче
Иң кадерле – әнием.
Мең йолдызлар арасыннан
Тапкан сине әтием.
Шәһәребездә әниемә
Сокланмаган кеше юк.
Куллары алтын шул аның –
Бер белмәгән эше юк.
Бик яратам әниемне,
“Әни” диеп дәшәргә –
Аллаһ язсын гомер буе
Бергәләшеп яшәргә.
12 нче бала.
Әниләрне тыңлагыз,
Рәнҗетмәгез, сөегез!
Җир йөзендә иң кирәкле
Алар – шуны белегез!
13 нче бала.
Мин дә әтием шикелле
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машина белән уйныйм.
14 нче бала.
Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше,
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
15 нче бала.
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек.
Һәммәгезгә телибез.
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
“Олы Мишә балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ШАКУРОВА ФӘРДӘНӘ АХМАДУЛЛА КЫЗЫ
Комментарии: |