Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Уйныйбыз да җырлыйбыз»

794565991II кечкенәләр төркеме

 

Максат: татар халык әкияте үрнәгендә балаларда милли сәнгатькә мәхәббәт, ихтирам hәм кызыксыну тәрбияләү; балаларның сүз байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү; татар халык бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән таныштыру hәм аларны кисеп ябыштыру күнекмәләре бирү, иҗади карашларын киңәйтү.

Сүзлек эше: чигүле түбәтәй, чигүле калфак, ләгән, татар халык бизәге лалә.

 

 

Шөгыль барышы.

Балалар залга керәләр. Зал матур итеп бизәлгән, татар авыл өен хәтерләтә.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безгә күпме кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Т.: Балалар, кәефегез ничек?

Б.: Кояшлы иртә кебек.

 

“Туган тел” көенә татар киемнәреннән кыз белән малай керә.

Т.: Безгә тагын кунаклар килде. Кемнәр соң болар? Бигрәк матур киенгәннәр.

 

Кыз: Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

 

Малай: Кәләпүшемне мин кидем

Көзге каршына килдем

Менә шундый була ул

Татар малае, дидем.

 

Т.: Балалар, безгә кунакка татар малае hәм татар кызы килгән. Татар кызы безгә матур җыр җырлап күрсәтер, әйдәгез утырыйк, аны тыңлыйк.

 

Татар кызы “Бии итек, читекләр”җырын башкара.

 

Т.: Булдырдың, татар кызы, бик матур җырладың. Безнең әби-бабаларыбыз сезнең кебек кечкенә чакларында менә шундый матур итеп милли киемнәрдән киенеп йөргәннәр. Хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак торган, ә егетләрнеке – чигүле түбәтәй булган.

 

Белегез сез ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

 

Т.: Без сезнең белән элекке әби-бабаларыбыз ничек киенеп йөргәннәрен белдек, ә хәзәр аларның ниниди җырлар, биюләр биегәннәрен искә төшерик.

 

Бала: Аяклар тими идәнгә

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Парлашып биик әйдә.

 

“әпипә” көенә “Чүгәләп бию” башкарыла.

 

Т.: Булдырдыгыз, балалар, ә сез әкиятләр карарга, тыңларга яратасызмы? әкият бит ул халык иҗаты, аны халык уйлап чыгарган. Хәзер без сезнең белән “өч кыз” татар халык әкиятен карарбыз.

 

әкият төше алтындыр,

Аңлаганга акылдыр.

 

Т.: әкиятне игътибар белән тыңлагыз. Борын заманда ерак авылда яшәгән ди, бер ана. Аның булган ди өч кызы. Кызларның өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип ана көн-төн эшләгән. Кызлар үсеп буйга җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә чыгып, әниләре яныннан китеп тә барганнар. Шулай матур гына яшәгәндә әниләре авырып киткән. Ул үзенең күрше урмандагы тиен дустын дәшеп әйткән:

– Тиен, дустым, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәр.

Тиен шунда ук чыгып йөгергән. Олы кыз тиен килгәндә ләгән чистарткан.

Тиен: әниең авырый, хәлен барып бел.

Олы кыз: Барыр идем дә шул, менә ләгәнемне чистартып бетерәсем бар.

Тиен: Ләгәннәреңнән мәңге аерылма.

-Тиен шулай әйтүгә, ләгән олы кызны кыскан да, ул бакага әверелгән. Тиен уртанчы кызга килгәндә, ул йон эрләгән.

Тиен: әниең авырый, хәлен барып бел.

Уртанчы кыз: Барыр идем дә шул, ярминкәгә барырга йон эрлисем бар.

Тиен: Гомерең буе эрлә.

–       Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әйләнгән. Тиен ишек шакыганда кече кызның камыр баскан чагы икән

Тиен: әниең авырый, хәлен барып бел.

–       Кече кыз сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртмичә әнисе янына йөгергән.

Тиен: Гомерең буе игелек күр, кешеләр синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар.

–       Кече кыз, чыннын да, бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан.

–       Балалар, әкият ошадымы сезгә? Бу әкияттә кемнәр катнаша? ә сезгә өч кыз арасыннан кайсысы ошады? Олысымы? Уртанчысмы? Кечесеме? ә ни өчен кече кыз ошады?

–       Дөрес, балалар, кече кыз әнисен яраткан, хөрмәт иткән, шуңа аны кешеләр дә олылаган, хөрмәт иткәннәр. Ә сез әниләрегезне яратасызмы, хөрмәт итәсезме? Без бит сезнең белән әниләр турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

 

Малай: Син, әнием, минем өчен –

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Кыз: әнием минем матур

Йөзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Малай: Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

 

–       Булдырдыгыз, балалар, безнең килгән кунакларыбыз китәләр, әйдәгез аларга рәхмәт әйтик hәм саубуллашыйк.

–       Сау булыгыз, рәхмәт.

–       Балалар, без сезнең белән җырладык, биедек, әкият карадык-болар барысы да татар халык иҗаты дип атала, аларны халык иҗат иткән. Безнең әби-бабаларыбыз үзләренең ял вакытларында чигү чиккәннәр, өй җиhазларын, өс киемнәрен матурлап бизәгәннәр. ә бизәкләр төрледән-төрле кулланылган. Ә сез нинди бизәкләр беләсез?

–       Ак чәчәк, төрле яфраклар.

–       Дөрес, ә бүген без лалә чәчәге белән танышып үтәрбез, ул өч таҗлы, кызыл төстә, аскы ягы түгәрәкләнгән. Менә шул бизәкләр ярдәмендә бүген без келәм бизәкләрбез.

 

Бала: Чәчәкле үсемлек яткан

Келәмнең уртасына.

Почмакларга яфрак куйдык

Матур булсын барысы да.

 

–       Келәмебезнең уртасына нинди бизәкне куябыз? Почмакларына ниндиен, ә бүген танышкан ләлә бизәген кайда урнаштырырбыз?

–       Балалар, сез бүген бик тырыш булдыгыз, әйбәт шөгыльләндегез. Хәзер төркемебезгә кайтып татар милли ризыгы – чәкчәк белән чәй эчәрбез.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАХРИЕВА РУШАНИЯ МИНЗАКИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий