Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әби бездә кунакта”

SAM_30965-6 яшьлек балалар өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат:

– балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;

– татар милли киемнәренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.

Шөгыльнең барышы

Балалар каршында татар өенең рәсеме эленә. Әкрен генә татар халык көе яңгырый.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефегез ничек?

Карагыз әле, балалар, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән һәм үзләре дә бик матур, чиста киенеп йөргәннәр.

 

Зәңгәргә ак төшкән сүрәт

Тәрәзә йөзләрендә,

Күгәченнәр кунган сыман

Йөзлекнең бизәгендә.

 

Балалар, бүген мин кунакка татар әбиен чакырдым. Хәзер безгә куннакка әби килеп җитәргә тиеш. (Шулвакыт ишек шакыйлар; татар-халык киеменнән киенгән, кулына төенчек тоткан әби керә).

Әби: -Исәнмесез, балалар!

Балалар: -Исәнмесез, әби! Хәерле көн!

Тәрбияче: -Исәнме, әбекәй, исән-сау гына килеп җиттеңме? Әйдә, әби, рәхим ит!

Әби:-Хәлләрегез ничек, балалар? Хәерле көн сезгә дә!

Балалар:- Әйбәт, әби, рәхмәт.

 

Түрдән үтегез!

Кайчан булмасын –

Рәхим итегез!

 

Әби:-Рәхмәт, балалар.

Тәрбияче:-Әби, ничек итеп матур киенеп килгәнсең! Безнең балаларны үзеңнең милли киемнәрең белән таныштырып китсәң иде .

Әби:- Әлбәттә, әлбәттә.

Тәрбияче:-Безнең балалар кунакларны бик яраталар, аларның татар милли киемнәрен, гореф гадәтләрен беләселәре килә.

Әби:-Балалар, менә чакыргач, мин килдем сезнең янга, мин үземнең милли киемнәремне киеп килдем.

Балалар:-Әби, ничек матур киенгәнсең, без бик шат.

Әби:-Рәхмәт, балалар!

Тәрбияче:-Менә, балалар, шушылай матур итеп зәвыклы итеп киенеп йөри безнең әбиләребез.

Әби:-Әйе, татар хатын-кызларының милли киемнәренә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм камзол керә. Элек күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр. (Әби балаларга төенчеген чишеп чиккән алъяпкыч алып күрсәтә.)

Тәрбияче:-Карагыз әле, балалар, алъяпкыч ничек матур итеп чигелгән, нинди матур орнаментлар!

(Балалар берәм-берәм тотып карап чыгалар. Кызыксынган сорауларын бирәләр.)

 

Бала:-Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән-

Бик ошады үземә.

 

Әби:-Ә менә монысын беләсезме, балалар, бу нәрсә?

Балалар:-Әйе, беләбез, бу – калфак.

Әби:-Әйе, калфак.

Тәрбияче:-Хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып калфак тора. Калфакларны бик матур итеп, энҗе-мәрҗәннәрдән, укалы җепләр белән, матур-матур төрле орнаментлар белән бизиләр.

 

Бала:-Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән. (Р.Вәлиева).

 

(Балалар калфакны тотып карап чыгалар)

Аудиоязма “Энҗе-мәрҗән калфагым” җыры. Р.Валиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы яңгырый.

 

Әби:-Балалар, ә сез татар-халык уеннарын беләсезме?

Балалар:-Беләбез. (Балалар санап китәләр) “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Зәңгәр чәчәк”, “Агыйдел күпере”, “Чума үрдәк, чума каз”.

Тәрбияче:-Әби, безнең балалар татар халкының бик күп уеннарын беләләр.

Әби:-И-и балалар, сезнең яшь чагыгыз, уйнап калыгыз рәхәтләнеп, сезнең чәчәк кебек чагыгыз.

Тәрбияче:-Әйе, чын матурлык беркемне дә битараф калдырмый шул.

(Әби тоенчектән читек алып күрсәтә).

Әби:-Ә менә монысы – читек.

Тәрбияче:-Читекләрнең бизәлешендә нинди чәчәкләр һәм сүрәтләр очрый икән, карагыз әле, аларда кыңгырау, лалә, дәлия чәчәкләре, кәкере дулкынлы сызыклар, мозаика бизәкләре.

 

Бала:-Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөртәләр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 

Әби:-Балалар, миңа китәргә вакыт җитте, мин сезнең янга тагын килермен әле. Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче:-Әйдәгез, әбигә рәхмәт әйтик.

Балалар:-Сау булыгыз! Рәхмәт, әби! (Тәрбияче әбине озата).

Тәрбияче- Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Татар халык йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Сезгә барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телибез!

 

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“9 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГУМЕРОВА РЕЗЕДӘ ВӘДҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий