Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Куянга булышабыз”

куян2-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү шөгыле

 

Максат: балаларны тирә-юнь белән таныштыруны дәвам итү, җәнлекләр, бөҗәкләр, чәчәкләр турында иң гади мәгьлүмат бирү; башкалар сөйләменә игьтибар итү; аралаша белү тәрбияченең кушуы буенча “зур” hәм “кечкенә” предметларны табу.

1. Балаларның сөйләм телләрен үстерү hәм сүзлек запасларын баету.

2. Логик фикерләү, акыл, зиhен, игьтибарлыкларын үстерү.

3. Тирә-юньгә, тереклек дөньясына җылы караш, үзара ярдәмләшү, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү, уен алымы аша шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Сузлек өстендә эш: поезд, паровоз.

Җиhазлар: рәсемнәр – чәчәк, ай, агачлар, күбәләкләр, компьютер.

Алдан эшләнгән эш: төрле төстәге hәм зурлыктагы күбәләкләр hәм чәчәкләр ясау, өй, агач, урман рәсемнәрен булдырү.

Балалар белән эш: “Серле капчык” дид. уенын “Ак куян” сүзле уенын hәм бармак уенарын кабатлау, пирамидаларны сүтеп җыю аша зурлык hәм төсләрне ныгыту. Җәнлекләр, бөҗәкләр, үсемлекләр турында әңгәмә үткәрү.

Методлар hәм алымнар: кургәзмәлелек, уен, проблемалы ситуация, сораулар, компьютер куллану.

 

Шөгыльнең структурасы

Оештыру өлеше:

Сюрприз моменты.

Серле капчык белән куяннан хат алу, аны уку, поезд белән урманга куян янына бару.

Төп өлеш:

Куянга булышу.

Биремнәрне үтәү аша, куянга өен табарга булышу.

Йомгаклау: куянның балаларга чәчәкләр таратуы.

 

 

Шөгыль барышы

Балалар ярым түгәрәк булып утыралар. Балалар каршысында тиешле биеклектә магнитлы такта, өстәлдә дә компьютер, тактада чәчәкләр, күбәләкләр, идәндә агачлар.

Бүген иртән безнең төркемгә серле капчык китерделәр, аны ачып карагач эченнән хат чыкты. Әйдәгез хатны ачыйк әле, карыйк, анда нәрсәләр язылган икән, кемнән икән бу хат, барыгыз да игьтибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче укый: “Мин куян-озын колак, урманда адаштым, өемә кайта белмим. Балалар, миңа өйгә юлны табарга булышыгыз әле. Сездән ярдәм көтеп, куян дустыгыз.”

–         Балалар, кемнән инде бу хат? (Куяннан!)

–         Балалар, куянга юлны табарга булышабызмы? (Булышабыз!)

–         Куянга булышу өчен безгә урманга барырга кирәк.

–         Нәрсә белән барасыгыз килә? (Поезд белән).

Мин паровоз, ә сез вагоннар буласыз. Урманга барабыз (Балалар тәрбияче артыннан кулларны алга сузып hәм күкрәккә таба бөкләп басалар). Чу-чу-чу авазы чыгаралар.Урманга килеп җитәләр.

–         Без кая килеп җиттек инде? (Урманга).

Тәрбияче компьютердан урман рәсемен күрсәтә.Төркемнең бер өлешенә агачлар куелган.

–         Балалар, карагыз әле. Нинди матур урман.

–         Урманда нәрсәләр усә? (Агачлар,чәчәкләр үсә).

–         Ә өскәрәк карагыз әле, чәчкләрдән өстәрәк нәрсәләр өча?

–         Күбәләкләр өча.

–         Әйе, балалар, бик дөрес җавап бирдегез, булдырдыгыз, рәхмәт.

–         Балалар, без урманга нигә килдек әле? (Куянга булышырга).

Кая соң безнең куяныбыз? Нигә ул күренми? Әйдәгез әле аны чакырыйк.

–         Куян, куянкай, син кайда?

Еламсырап, куян килеп чыга.

–         Менә, балалар, куян килеп тә чыкты, ләкин аның кәефе юк.

–         Исәнме, куян! Сиңа нәрсә булды, нигә елыйсын?

Куян: – Исәнмесез!

–         Миңа күнелсез, мин адаштым, минем ашыйсым килә.

Тәрбияче: – Балалар, куян нәрсәләр ярата? (Кишер, кәбестә).

Тәрбияче: – Дөрес, балалар. Әйдәгез әле серле капчыгыбызны ачып карыйк, аның эчендә куянны сыйларлык берәр нәрсә бар микән?

Тәрбияче капчыкны ача, капчыкта кишер, балаларга күрсәтә.

Тәрбияче: – Балалар, кишернең төсен, формасын әйтегез. (Кишер озынча, кызыл төстә).

Тәрбияче: – Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Менә кишерне куянга бирәбез.

Бирәләр. Куян балаларга рәхмәт әйтә, аларны мактый.

Тәрбияче: – Балалар, куян шатланды, хәзер сезнең белән биеп аласы килә.

 

Ял минуты. Куяннар биюе (музыка астында)

Тәрбияче: – Әйдәгез, балалар, куянга юлны күрсәтү өчен юлны дәвам итик.

 

Поездга утырып, тагын чу-чу авазы чыгаралар (3-4 тапкыр). Тәрбияче компьтерда алан рәсемен күрсәтә (Магнитлы тактада чәчәкләр, ромашкалар, күбәләкләр оча)

– Балалар, урманда саф hава, тәмле чәчәк исләре килә. Әйдәгез әле барыбыз да чәчәкләрне исник. Балалар борын аша сулап, әкрен генә hаваны чыгалар 2-3 тапкыр.

Тәрбияче: – Ә хәзер биремне тыңлагыз. Чәчәкләр бер-берсеннән ничек аерылалар? (Зур чәчәкләр, кечкенә чәчәкләр).

Тәрбияче: Артур, безгә зур чәчәкләрне күрсәт әле. (Артур күрсәтә).

Тәрбияче: Бик дөрес, рәхмәт. Ә хәзер кечкенә чәчәкләрне күрсәтәбез.

Айзилә күрсәтә.

Тәрбияче: Бик дөрес күрсәттегез, булдырдыгыз, рәхмәт. Чәчәкләр нинди төстә?

Илназ: Ак төстә.

Тәрбияче: Молодец, булдырдың.

Берничә баладан сорый, кабатлата.

Тәрбияче: Икенче бирем. Карагыз әле, чәчәкләрдән өстәрәк нинди матур күбәләкләр өча, ләкин алар нинди чәчәккә утырырга белмиләр, аларга булышырга, зур кубәләкләрне зур чәчәккә, ә кечкенә күбәләкләрне кечкенә чәчәккә утыртырга кирәк.

Тәрбияче: Әйдәле, Максим, зур күбәләкләрне зур чәчәкләргә утырт әле.

Максим чыга, биремне эшли.

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдың. Ә хәзер кечкенә күбәләкләргә булышабыз.

Әйдәле, Диана.

Диана чыга, кечкенә күбәләкләрне утырта.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, биремнәрне яхшы эшләдегез, күбәләкләр сезгә рәхмәт әйтәләр, сөенәләр.

Тәрбияче: Биремнәрне яхшы үтәдек, хәзер инде куянга булыша алабыз, юл ясыйбыз. Юл матур булсын өчен бармакларыбызны ял иттерик, аларны кояшка күрсәтик.

Тәрбияче компьютерны ача, анда кояш рәсеме.

– Нинди җылы кояш! Ул безнең бармакларны җылытсын әле. (Балалар кулларны сузалар, учка яшерәләр).

Тәрбияче: Бармакларыбыз ял итте, хәзер юл ясыйбыз.

(Компьютерда юл hәм өй чыга)

 

Өстәлләрендә hәр балага кәгазь куела, анда өй hәм урман ясалган. Балалар каләмнәр белән сызып өйгә юл ясыйлар.

Тәрбияче: Булдырлыгыз, балалар, куянга булыштыгыз, ул хәзер сөенә-сөенә өенә кайтып китәчәк.

Куян: Балалар, сезгә зур рәхмәт, сез миңа ярдәм иттегез, өемә кайтырга булыштыгыз. Менә сезгә миннән бүләк. Куян балаларга чәчәкләр тарата.

Балалар: Рәхмәт, куян, бүтән адашма! (Бергәләп әйтәләр). Куян китә.

Тәрбияче: Балалар, куян өенә китте, без дә поезд белән, төркемебезгә китәбез. (чу-чу-чу) Менә кайтып та җиттек, балалар.

–                     Сәяхәт сезгә ошадымы? (Ошады).

–                     Урманда нәрсәләр күрдегез? (Күбәләкләр, чәчәчәкләр, агачлар).

–                     Без бүген кемгә булыштык? (Куянга)

–                     Әйе, балалар. Сәяхәтебез бик уңышлы булды. Без бүген куянга булыштык. Авыр вакытта бер-береңә, кешеләргә, ярдәмгә мохтаҗ хайваннарга, бөҗәкләргә hәрвакыт булышырга кирәк. Рәхмәт сезгә!

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗӘЙНУЛЛИНА АЛИЯ РӨСТӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий