Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Без хезмəт яратабыз»

kotenok_gavЗурлар төркемендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча яңа уку-методик комплекты ярдәмендә бердәм белем бирү эшчәнлеге.

 

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Тәрбия бурычы: күмәкләп эшләү, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: предметны караганда төс, зурлыгын аңлату, күзаллауны үстерү, пөхтәлек күнекмәләрен ныгыту.

Белем бирү бурычы: өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтүне дәвам итү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, продуктив эшчәнлек, сөенеч мизгеле, танып белү, сорау-җавап, нәфис сүз, мактау, үзбәя.

Җиһазлау:

– бер зур, дүрт кечкенə төрле төстəге кəрзин,

– һəр балага җитəрлек муляжлар: кишер, кыяр, суган, кəбестə, бəрəңге;

– «серле янчык», яшелчәләр сурәтләнгән медальоннар,

– күрсəтмə рəсемнəр: бер кəбестə – ун кəбестə,

– аудиоязма 8–11.

Сүзлек өстендә эш:кəбестə, нинди?

Алдан үткәрелгән эш: фигыльләрне кабатлау, муляжлар (кишер, кыяр, суган, кəбестə, бəрəңге) белән уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Оештыру

2. Кунак каршылау

3. Дидактик уен «Серле янчык»

4. Яңа сүз өйрәнү. Уен «Әйе, юк»

5. «Ватык телефон» сүзле уены

6. Җырлы-биюле уен «Бар матур бакча»

7. Сүзле уен «Нəрсə, нинди, ничə?»

8. Уен ситуациясе «Мин əйтəм, син күрсəт»

9. Сюжетлы-рольле уен «Яшелчəлəр кибете»

10. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бу кәрҗиндә нәрсәләр бар икән?

Балалар: кишер, кыяр, суган, бəрəңге

(Бер бала кәрҗиннән муляжны алып күрсәтеп бара, калганнар атыйлар)

Машина тавышы килә.

 

Тәрбияче: К нам приехали гости. Кто же они?

Балалар: Мияу и Акбай.

Тәрбияче: Ребята, давайте вместе поздороваемся с ними и спросим как у них дела.

Бергә: Исәнме, Мияу. Исәнме, Акбай.

Мияу белəн Акбай төрле зурлыктагы кишер, суган, бəрəңге, кəбестə муляжлары тутырылган янчык күтəреп керəлəр.

Аудио (9 нчы кисəк)

 

Мияу, Акбай: Исəнмесез, балалар.

Балалар: Хəллəрегез ничек?

Мияу, Акбай: Əйбəт.

 

(Дидактик уен «Серле янчык»)

 

Тəрбияче: Мияу и Акбай принеслитаинственный мешочек. Хотите узнать, что в нем?

Балалар: Да.

Тəрбияче: Давайте поиграем игру «Серле янчык» и узнаем что там.Нужно узнать наощупь, что у них в мешочке.

Балалар янчыктагы яшелчəлəрне капшап карыйлар, исемнəрен əйтəлəр.

 

Тəрбияче: Молодцы, ребята.

 

Яңа сүз өйрәнү. Уен «Әйе, юк»

Акбай: Бу кишер?

Мияу: Юк.

Акбай: Бу суган?

Мияу: Юк.

Акбай: Бу кəбестə?

Мияу: Əйе, кəбестə.

Тəрбияче: Ребята, это что?

Балалар: Кәбестә.

Тəрбияче: Да, ребята, это кәбестә. Капуста. Давайте вместе повторим, кә-бес-тә. Скажем шёпотом. Скажем громче. Повтори, Руслан.

Тəрбияче: Балалар, кәбестә нинди?

 

«Кəбестə», «зур кəбестə», «кечкенə кəбестə», «тəмле кəбестə» сүзтезмəлəрен кулланып «Ватык телефон» сүзле уенын уйнау

Балалар: «зур кəбестə»,

«кечкенə кəбестə»,

«тəмле кəбестə»,

«чиста кəбестə»,

«пычрак кәбестә»

 

Тәрбияче: Давайте, отдохнем. Возьмите медальончики, вставайте в круг, споем песню «Бар матур бакча».

 

Җырлы-биюле уен. «Бар матур бакча». Балалар түгəрəктə җырлап йөрилəр, сүзлəргə туры килгəн хəрəкəтлəрне күрсəтəлəр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала «капка» ясап басалар, калганнары бер-бер артлы «капкадан» чыгып урыннарына утыралар.

 

Тәрбияче: Ребята, Акбай хочет с нами поиграть еще в одну игру. Поиграем?

Балалар: Да.

 

Сүзле уен «Нəрсə, нинди, ничə?». Акбай кəрзиннəн бер (ике – ун) кəбестə алып күрсəтə.

Акбай: Бу нəрсə?

Бала: Кəбестə.

Акбай: Кəбестə нинди?

Бала: Кəбестə зур (кечкенə, тəмле)

Акбай: Ничə кəбестə?

Бала: Бер кəбестə (1 дəн 10 га кадəр)

 

Уен ситуациясе «Мин əйтəм, син күрсəт». Эшчəнлек интерактив тактада оештырыла.

Аудио (10 нчы кисəк)

 

Тəрбияче: Я назову количество овощей, а вы найдите рисунок, покажите, назовите.

Мияу: Бер кəбестə.

Вероника күрсəтə, əйтə: Бер кəбестə.

Мияу: Өч кəбестə.

Милена күрсəтə һəм əйтə: Өч кəбестə.

Эшчəнлек башка балалар белəн дә кабатлана.

 

Тəрбияче: Дети, а вы любите ходить в магазин?

Ответы детей. Сюжетлы-рольле уен «Яшелчəлəр кибете»

 

Тəрбияче: А наши друзья любят играть в магазин. Давайте посмотрим на них как они это делают.

Сатучы ролендə – Акбай, сатып алучы ролендə – Мияу.

Аудио (11 нче кисəк)

Мияу: Исəнме, Акбай.

Акбай: Исəнме, Мияу.

Мияу: Хəллəр ничек?

Акбай: Əйбəт.

Мияу: Акбай, кəбестə бир.

Акбай: Нинди кəбестə?

Мияу: Зур кəбестə.

Акбай: Ничə кəбестə?

Мияу: Бер кəбестə.

Акбай: Мə, бер кəбестə.

Мияу: Рəхмəт, Мияу. Сау бул.

Акбай: Сау бул, Акбай.

 

Эшчəнлек балалар арасында дəвам ителə.

 

Тəрбияче: Сейчас, я предлагаю вам отправиться в магазин. Вставайте, кто хочет быть продавцом и покупателем.

Кирилл: Исəнме, Арина.

Арина: Исəнме, Кирилл.

Кирилл: Хəллəр ничек?

Арина: Əйбəт.

Кирилл: Арина , ике кəбестə бир.

Арина: Мə, ике кəбестə.

Кирилл: Рəхмəт, Арина. Сау бул.

Арина.: Сау бул, Кирилл.

Тəрбияче: Молодцы, ребята. Сейчас нам пора прощаться с нашими гостями.

Балалар: Сау бул, Мияу. Сау бул, Акбай.

Мияу, Акбай: Сау булыгыз, балалар.

Тəрбияче: Ребята, что нового мы сегодня с вами узнали? А кого вы научите этому слову? Вам понравилось наше занятие? Нам пора прошаться. Сау булыгыз, балалар.

Балалар: Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге

4-нче “Кызыл калфак” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

РАХМАТОВА АЙГӨЛ ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий