Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

рпарапБеренче кечкенәләр төркеме өчен

 

Балалар музыка астына залга керәләр, түгәрәккә басалар.

Алып баручы: Карагыз әле, балалар, без кая эләктек ул?

Балалар: Урманга.

Алып баручы: Әйе, балалар, урманга. Гади генә тугел, ә көзге урманга.

 

Ни арада җәй утте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

«Көз килде» җырын башкару

(Җырдан соң балалар урындыкка утыралар)

 

1бала: Урман кырларга

Килде матур көз,

Җәй үтте дип

Кайгырмыйбыз без.

 

2 бала: Дует, дует ветер,

Дует, задувает.

Желтые листочки

С дерева срывает.

 

Музыка астына Көз керә.

Көз: Мин – Көз! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

Б: Исәнмесез!

А.б.: Исәнме, Көз! Әйдә, уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз: Балалар, ел саен сезгә киләм мин,

Киеп матур күлмәкләр.

Әйдәгез, килегез яныма,

Уйныйк әле бергәләп.

 

Уен: “Кем күбрәк яфрак җыя”

(Музыка астына балалар сибелгән яфракларны кәрзингә җыя).

 

Көз: Ай, нинди үскәннәр, булганнар сез, балалар.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, шушы җыйган яфраклар белән Көзгә биеп курсәтәбез.

 

«Яфрак бәйрәме» җырына кумәк бию башкарыла

 

Көз: Әй, бигрәк матур биедегез. Әйдәгез тагын бер уен уйныйбыз, балалар.

 

«Кояшкай һәм яңгыр уены»

(Балалар утыралар)

 

3 бала: Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

4 бала: Падают, падают листья,

В нашем саду листопад.

Желтые, красные листья

По ветру вьются, летят.

 

«Осень наступила» җыры башкарыла

 

Көз: Ә мин шатланып хәбәр итәм:

Миннән күчтәнәч кабул итегез!

(Күчтәнәчне тәрбиячегә бирә)

Менә миңа китәр вакыт та җитте, киләсе елга кадәр, сау булыгыз, балалар!

Б: Сау булыгыз!

 

Көз музыка астына чыгып китә

Алып баручы.: Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты, әйдәгез, балалар, группага кайтып Көз алып килгән күчтәнәчләрне ашыйк!

 

Балалар музыка астына залдан чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“35 нче «Нәни ил»гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАБИБУЛЛИНА АЙСЫЛУ ИЛЬНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий