Яңа фикерләр:

postheadericon Куңел ачу иртәсе-уен ярыш: «Адымнар нык, юллар имин булсын!»

юлЗурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен куңел ачу иртәсе-уен ярыш

 

Максат:

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү,уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.

 

Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар,светофорнын өч төсе, лото(юл билгеләре), руль, флажоклар (яшел һәм кызыл) һ.б атрибутлар.

 

 

Бәйрәм иртәсенең барышы:

Балалар ике командага бүленеп утыралар.

 

А.Б. Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан бакчабызга ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегәҗыелдык. Күргәнебезчә, ярышыбыз ике командага буленеп алып барылачак. Безнең беренче команданын капитаны-Чулпан, икенче команданыкы- Камилә.Һәм, әлбәттә инде, ярышларга бәя бирүче кирәк булыр. Кемне тәкъдим итәсез? Һәр җиңу флажоклар белән (бер командага кызыл флажок, икенчесенә яшел) бәяләнә.

Командалары белән таныштыру һәм сәләмләү өчен сүзне капитаннарга бирәбез. Рәхим итегез, кызлар!

 

Чулпан:

Безнең команданың исеме: Светофор

Шоферлар командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз

Ярышларда зирәк,тапкыр

Булуларын телибез.

 

Камилә:

Безнең команданың исеме: Шоферлар

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

Светофорга сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.

 

Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр. Ә хәзер әйдәгез командаларныңдевизын, җырын тыңлап үтик.

 

Светофор командасының девизы: Юлда йөргәндә бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! Безнең җыр: «Юл хәрәкәте»

1) Авылларда юк ул, ләкин

Син ашыкма, туктап тор.

Белик әле, нәрсә икән

Ул бит әйбер – светофор

Кушымта: Кара –кара як-ягыңа,

Унга –сулга, алдыңа,

Әнә бит ул- нәкъ каршыңда.

Баганада алдыңда.

 

2) Шәһәрләрдәһәр чат саен

Туктап һәйран каласың.

Ярый әле светофор бар

Яшел янгач чыгасың

Кушымта: шул ук.

 

3)Кайвакытта машиналар

Өеләләр бер җиргә.

Ватык светофор яныннан

Китеп булмый кирегә.

Кушымта: Кара –кара як-ягыңа ,

Уңга –сулга, алдыңа.

Шунда килеп полиция

Үз эшенә тотына.

 

Шоферлар командасыныңдевизы: Юлда да акыл кирәк.

Безнен жыр: Мин -шофер

1)Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Беркем дә узып китә алмый

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин –шофер, мин -шофер

Машинам нинди матур

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әл-лә-лә-лә , әл-лә-лә.

 

2) Әтиемне- әниемне

Кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте,

Берсен дә калдырмадым.

Кушымта шул ук

 

3) Сәлам биреп үтим әле,

Сезгә дә, пи-пи-пи-пип.

Шофер булам мин, күрерсез,

Тик үсеп кенә җитим.

Кушымта: шул ук.

 

Тәрбияче: Ике команда да бик матур итеп җырлады, молодцы!Уеннарны башлаганчы, әйдәгез әле юл билгеләре, аларның нәрсәне аңлатулары турында искә төшереп үтик әле. (Юл бигеләре сүрәтләнгән карточкалар күрсәтеп сөйлиләр)

 

Рәзилә: Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен

Әйтер өчен 3сүзен.

Кызыл әйтер: Туктап кал!

Сары әйтер: Игътибар!

Яшел әйтер: Юл ачык,

Карап кына атлап чык!

 

Азамат: Туры гына барса юллар,

Булыр иде бик ансат.

Әйбәт булыр бу билгене

Әгәр без белеп калсак.

Ул кисәтә: Еракта, -ди-

Көтә кискен борылыш.

Игътибарыңны арттыр да

Имин узарга тырыш!

 

Зөһрә: «Урау булса да, юл булсын!»

Шулай дигән халкыбыз.

Шома юлдан җилдерергә

Яратмый соң кайсыбыз?!

Тик юллар гел шома булмый

Андый юллар буена

Тигезсез юлны күрсәтеп

Шушы билге куела.

 

Нүрфия: Көзге кебек ялтырый юл

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч шофер

Рулен ныграк тота.

Син дәюлда сак бул,

Авызың ачып йөрмә .

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә!

 

Адель: Машиналар тыз- быз чаба,

Кайсы бара, кайсы кайта.

Ике яклы хәрәкәтне

Шушы билге аңлата.

Ныклап уйла алдын –артын,

Үткәр машинаның барын

Бу билгене күрү белән

Күпкә артсын игътибарың.

 

Назлыгөл: Машина да тәгәрмәчле

Тәгәрмәчле сәпит тә.

Шулай уйлап балалар

(Йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да

Җилдерәләр сәпиттә.

Бу билгене күрсәләр,

Борылсыннар кирегә

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң,

Мөмкин бәла килергә.

 

Камилә: Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле ,

Шоферлар бик шәп белә –

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

 

Чулпан: Машиналар кызу бара

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсән,

Юлларга чыкма берүк

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

 

Дилбәр: Юллар да картаялар шул,

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны

Юлчы апа, абыйлар.

Дәвалый башлаган юлга

Куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә

Белү бик кирәк инде.

 

Ләйсән:

Бу юлдан атлап баралар,

Я йөгерә, я чабалар

Ак сакаллы бабайлар,

Нәни шаян малайлар,

Әбиләр һәм бәбиләр,

Өлкәннәр һәм нәниләр.

Кызы белән әнисе

Әтисе белән улы.

Әнә билге дә куелган

“Бу, – дип, –җәяүле юлы”

 

Нурфия:

По полоскам черно-белым

Человек шагает смело

Знает: там, где он идет

Пешеходный переход

 

Зэлия: Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвай я автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әйләнә чып –чын дуска.

 

Камил: Авыл, шәһәр, бистә аша

Үтсә әгәр юлыгыз,

Шушы билгене күрерсез –

Игътибарлы булыгыз.

Монда – торак зона, диеп,

Ул алдан ук искәртә

Бәлага тарымагыз, дип,

Һәр кешене кисәтә.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, ә хәзер сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

Алдагы ярышыбыз “Тапкырларга табышмак” дип атала.

 

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган,

Озын булып сузылган (Юл)

 

На! – дисәң, йөрми,

Тыр! – дисәң, туктамый,

Печән салсаң, ашамый,

Койрыгын борсаң, чаба. (Машина)

 

Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Эй, чабабыз бергәләп. (Велосипед)

Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор )

 

Бу машина еш кына

Бик еш бәйдән ычкына

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы)

Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара, юлы юк. (Самолет)

 

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, табышмакларга дөрес җавап бирдегез. Тагын бер уен уйнап алабыз. Уенга командалардан икешәр бала чакырам. “Юл билгеләре лотосы” (уен) Кайсы команда беренче җыеп бетерә?

 

Молодцы, ә хәзер ике командадан да берәр бала шигырь сөйләп күрсәтсен әле.

 

Назлыгөл: Урамнарны күзәтеп

Узганнарны кисәтеп

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

-Кузгалма! – ди кызыл күз,

-Сабыр! – дия сары күз,

-Ярый! – дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

– Кузгалма! – ди кызыл күз

-Сабыр! – дия сары күз

-Ярый! – дия яшел күз.

 

Дилбәр: Юлларда йөрү бик авыр

Тыз-быз килә машина

Юлда булсаң, сак йөр, яме,

Чыкма алар каршына.

Юл аша үтәргә әгәр

Теләсәң исән-имин

Юл кагыйдәсен һәрвакыт

Биш бармагындай син бел.

Юл кагыйдәсен белмәүче
Урам – юлда йөрмәсен,
Бик йөрисе килә икән,
Кагыйдәсен өйрәнсен.
Тәрбияче: Рәхмәт, кызлар! Ә хәзер тагын бер ярышып уйнап алабыз. Ике командадан да капитаннар ярыша . “Юл билгесен дөрес җый”. Билгенең нәрсә аңлатканын әйтеп бир.( Киселгән билгене җыялар)

Молодцы! Булдырдыгыз! Киләсе уеныбызда “Иң игътибарлы команда”ны билгелибез.

 

Уен кагыйдәсе: 2команда кара-каршы баса. Тәрбияченең кулында картоннан киселгән 3 түгәрәк. (Яшел, сары, кызыл) Светофорның яшел сигналын күрсәткәч, урыннарда марш атлыйбыз. Кызылга- басып кына торабыз, сарыга – бармак яныйбыз. Кем сигналларны бутый, игътибарсыз була, артка бер адым ясый.

 

Тәрбяче: Безне тагын бер уен көтә балалар “Светофорның төсләрен дөрес итеп жый” дип атала. Уенга командалардан 1әр кеше чакырыла

Молодцы, кызлар! Киләсе уеныбызга малайларны чакырабыз.

”Кем тизрәк ?” дип атала (озын җепкә таккан машинаны чорнап китеру)

Алдагы уеныбыз “Шоферлар ярышы” эстафета.

Ике команда да тезелеп баса (беренче уенчыда руль). Сигнал буенча кеглиларны екмаска тырышып йөгереп киләбез. Рульне икенче уенчыга тапшырабыз. Ахыргы уенчы йөгереп килгәнче уен шулай дәвам итә. Беренче бетергән команда җиңүче була.

Кадерле балалар, килгән кунаклар! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез ахырына якынлашты, сезгә һәрвакытта да иминлек телим. Әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларны тыңлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын.

 

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

 

Юлда тәртипле булуның

Файдасы күп, белегез.

Хәерле юл барчагызга,

Исән-имин йөрегез.

 

Һәм әлбәттә инде ярышка йомгак ясау өчен сүзне бакча мөдире Энже апагызга бирәбез. Молодцы, сез бик тырыштыгыз. Дуслык жиңде. Хәзер дуслык турында жыр җырлап алсак та була инде:

 

Если с другом вышел в путь.”.

Если с другом вышел в путь(2)

Веселей дорога.
Без друзей меня чуть-чуть(2)
А с друзьями много.

Припев:

Что мне снег,
Что мне зной,
Что мне дождик проливной,
Когда мои друзья со мной.

На медведя я друзья(2)

Выйду без испуга,
Если с другом буду я(2)

А медведь без друга.

Припев тот же.

 

Хәзер сүзне ЮХИДИ бүлегеннән килгән кунакларга бирәбез.

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

“Баландыш балаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИМОВА ДАНИЯ ГАФУРБАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий