Яңа фикерләр:

postheadericon Уртанчылар төркемендә ата-аналар белән эш планы

КҮЧЕРҮ – Уртанчылар төркемендә ата-аналар белән эш планы

dobro-pozhalovat-v-srednyuyu-gruppu-11-smeshariki-4-640x480

 Ай исеме Үткәрү вакыты  Эш төре 
 С е н т я б р ь 1нче атна Ата-аналар почмагын тәртипкә китерү, җыелышка кирәкле мәгълүматны әзерләү
1нче атна “Без инде уртанчылар” темасына ата-аналар җыелышы үткәрү
1нче атна Уку елына кирәк булган уку әсбапларын алу
1-2нче атна “Гомуми тәкъдимнәр”, “Тышкы кыяфәткә таләпләр” темаларына һәр ата-анага кушымталар өләшү
Ай дәвамында “Ни өчен бала бакчага барырга теләми”, “Өйдә балаларның үз-үзләрен карау күнекмәләрен тәрбияләү”, “Гаиләдә мактау һәм шелтәләү”, “Баланың көйсезләнүенә ничек карарга” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
3нче атна “Баланы ничек мөстәкыйль киенергә өйрәтергә”, “Шәхси гигиена күнекмәләре һәм аларның бала үсешендәге урыны” темаларына консультация
 О к т я б р ь 1нче атна “Тел һәм аның йорты белән танышу” – балаларга артикуляцон гимнастика – папка әзерләү
1нче атна Бакча өчен үз вакытында түләү кагыйдәләре турында һәр ата-ана белән әңгәмә
2нче атна Консультация “Гафу итәргә өйрәнәбез”
Ай дәвамында “Балаларга нәрсә укырга”, “Дөрес итеп сөйләшергә һәм суларга өйрәнәбез” темаларына консультация
4нче атна Ата-аналар комитеты белән “Көз бәйрәмен” үткәрү турында сөйләшү
4нче атна “Көз бәйрәмен” үткәрү
 Н о я б р ь Ай дәвамында “Балаларны халык аваз иҗатына нигезләнеп тәрбияләү”, “Кул моторикасын үстерү” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
2нче атна “Бармак уеннары ярдәмендә телне шомартабыз” практик киңәшләр
2нче атна Консультация “Дөрес суларга өйрәнәбез”
3нче атна “Бала сөйләшергә өйрәнә” кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә
3нче атна Чыныктыру чараларын үткәрү һәм алар өчен кирәкле булган материалны булдыруда комитет белән эш
4нче атна Саф һавада ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме үткәрү
 Д е к а б р ь 1нче атна “Тиздән кышкы бәйрәмнәр” – күчмә-папка ясау
2нче атна “Дөрес сөйләшик” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:

  1. Балалар өчен артикуляцион гимнастика.
  2. “Балаларны халык аваз иҗатына нигезләнеп тәрбияләү”.
  3. Ата-аналарга киңәшләр, тәҗрибә уртаклашу.

 

Ай дәвамында “Бала тыңламаса нишләргә”, “Баланың үз-үзенә йомылуы” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
1-2нче атна Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10 сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
3нче атна “Кышкы уеннар”, “Кышкы бәйрәмнәрне каршылыйбыз”-  кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә
3нче атна Комитет белән бәйрәмне үткәүгә әзерлек турында сөйләшү.
4нче атна “Бала белән дөрес сөйләшү”, “Баланың тормышын һәм сәламәтлеген саклау” кушымталар өләшү
4нче атна Кыш бәйрәмен үткәрү
 Г ы й н в а р 2-3нче атна “Телевидение һәм кечкенә балалар психикасы”, “Баланың куркуы” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
2-3нче атна Комитет белән дидактик, өстәл уеннары, рәсем дәфтәрләре алу турында сөйләшү
Ай дәвамында “4-5 яшьлек балаларның үсеш үзенчәлекләре”, “Үзсүзлелек һәм киреләнү” темаларына консультация
2нче атна Мәйданчыкта кардан корылмалар төзү
3нче атна “Бала үсешенә ата-аналар куйган таләпләрнең тәэсире” күчмә-папка төзү
4нче атна “Әти, әни һәм мин – без тату гаилә” – рәсемнәр конкурсы
 Ф е в р а л ь Ай дәвамында “Гафу итәргә өйрәнәбез”, “Гаиләдә кем баш, яки тәрбиядәге ялгышлар” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
3нче атна Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
3-4нче атна “Ата-ана булу осталыгы” кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә
3нче атна “Китап – иң яхшы дус һәм ярдәмче” темасына консультация
4нче атна “Яссытабанлыкны булдырмау чаралары”, “Игътибар, урам!” кушымталар әзерләү
4нче атна Әтиләребезгә бүләк әзерләү
 М а р т 1нче атна Комитет белән Әниләр бәйрәменә әзерлекне сөйләшү
1нче атна “Әниләр һәм әбиләр бәйрәме” үткәрү
1-2нче атна “ОРЗны булдырмау чаралары”, “Файдалы үләннәр” кушымталар әзерләү
Ай дәвамында “Балаларга телевизор карауда булган таләпләр” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
1-2нче атна Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
3нче атна “Балаларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итегез” темасына консультация
3нче атна “Телевизион бәйлелек” тест үткәрү
4нче атна “Сәламәтлек – зур байлык” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:

  1. “Балаларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итегез”
  2. Балалар өчен зыянлы ашамлыклар.

3. Ата-аналарга киңәшләр, тәҗрибә уртаклашу.

 

 А п р е ль 1нче атна Космоска багышланган рәсемнәр күргәзмәсе
1нче атна “Эш арасында уеннар” кушымталар әзерләү
Ай дәвамында “Рәсем ясауның традицион булмаган ысуллары” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
1-3нче атна “Баланы шәхес итеп үстерүдә сюжетлы – рольле уеннарның файдасы” темасына консультация
4нче атна “Бала тормышында уен һәм уенчыклар” анкета – сорау алу
 М а й 1нче атна Җиңү бәйрәме үткәрү
Ай дәвамында “Уен формасында чыныктыру”, “Бала үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле” темаларына консультация
2-3нче атна “Бала уенда нәрсәгә өйрәнә”, “Балага нинди уенчыклар кирәк”, “Таныш булмаган кешеләр белән аралашу күнекмәләре” кушымталар әзерләү
3-4нче атна “Бергәләп уенчык ясыйбыз” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә
4нче атна “Әйдәгез бергәләп уйныйбыз” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:1. “Безнең балачак уеннары” чыгыш.2. “Бала тормышында уен һәм уенчыклар” анкета – сорау алу нәтиҗәләре.3. Еллык эшкә нәтиҗә ясау һәм җәйге чорның планын кабул итү.4. Группага ремонт ясау турында сөйләшү.
4нче атна “Җәй җитә!” бәйрәменә әзерләнү.

 

Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“1 нче “Шатлык” баланың аң-белемен үстерү үзәге”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ӘХТӘМОВА ЭЛЬМИРА НУРГАЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий