Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Савыт-саба”

20903025002Зурлар төркеме балалары белән (УМК кулланып) бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты.

 

Максат. Балаларны “Савыт-саба” темасына сүзлек запасын баету.

Тәрбия бурычы. Логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, игътибарны, хәтерне ныгыту.

Үстерү бурычы. Дөрес сөйләмгә омтылыш.

Белем бирү бурычы. Савыт-сабаның нәрсәдән эшләгәненә карап, нисби сыйфатларны исем белән дөрес куллану, парлы исемнәр ясарга өйрәнү; җөмләдә сүзләр тәртибен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе. Танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре. Аралашу, сәламәтлек, социальләштерү, физик тәрбия.

Методик адымнар hәм чаралар. Сораулар, уен, күрсәтмә материал, әдәби тел.

Җиhазлау. Күрсәтмә материал: савыт-саба, рәсемнәр; таратма материал: предметлы рәсемнәр; сюжелты-рольле уен өчен кирәк-яраклар; анимацион сюжет “Чисталыкта- матурлык!”; аудиоязма “Төсле чынаяклар”.

Сүзлек өстендә эш. Пыяла стакан, агач кашык, фарфор тәлинкә

hәм чынаяк, тимер кашык, тимер чәнечке.

Алдан үткәрелгән эш. Ата-аналар белән савыт-саба кибетенә экскурсия; “Аш пешерәбез” физкультминуткасын өйрәнү; “Төсле чынаяклар” аудиоязмасын тынлау.

 

Эшчәнлек барышы

Анимацион сюжет карау «Чисталыкта-матурлык!».

Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез, бер сүз белән әйтеп бирмәссезме? Тәлинкә, кашык, чәйнек, чәнечке, чынаяк – …(савыт- саба)

Балалар.Савыт-саба.

Тәрбияче.Сезнең өстәлегездә рәсемнәр бар, hәрберсен карап исемнәрен дөрес итеп әйтеп hәм нәрсәдән ясалганын әйтеп китик әле.

 

Балалар берешәр такта янына чыгалар.

-Стакан нәрсәдән ясалган?

-Пыяладан.

-Нинди стакан?

-Пыяла стакан. (Агач кашык, тимер кашык, фарфор тәлинкә h.б.)

 

Тәрбияче.Булдырдыгыз! Ә хәзер уйнап алыйк .

“Хәтердә калдыр” уены. Тактада биш төрле савыт-саба күрсәтелә hәм яшереп куела. Кайсы савыт-сабаның юклыгын әйтеп бирү.

 

Ял минуты.“Аш пешерү”

Ярдәм көтеп тормыйбыз, Балалар гәүдәләрен уңга- сулга боралар

Яшелчәләр турыйбыз;

Чиста итеп юабыз. Алга бераз иелә төшеп, кул юу хәрәкәтләре ясыйлар

Без кәбестә турыйбыз. “Турыйлар”

Бераз кишер кырабыз, Учларын каплап, бармакларын бер-берсенә ышкыйлар

Ваклап суган турыйбыз, “Турыйлар”

Тозлап, майлап алабыз, Уң кул бармакларын уйнаталар

Яхшылап болгатабыз. Кулларын беләзектән әйләндерәләр

Бигрәк тәмле ашыбыз! Кулларын алга сузалар

 

 

Тел шомарткыч:

Мә сина калак,

Утырма карап.

Аша капкалап,

Иренеңне ялап.

 

– Балалар, кибеткә яңа савыт-сабалар кайткан, әйдәгез үзегезгә ошаганын сатып алыйк әле!

 

Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

Үрнәк диалог.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез! Сезгә нәрсә кирәк?

-Миңа зәңгәр, зур чынаяк кирәк.

-Мә зур, зәңгәр чынаяк.

-Рәхмәт, сау бул!

-Сау бул!

 

Тәрбияче.Уйнап та алдык, кибеткәдә бардык, җырлап та алдык, балалар!

Зәңгәр, зәңгәр чынаяк,

Зәңгәр, зәңгәр чынаяк.

Әйе шул, әйе шул,

Матур, чиста чынаяк.

Әйе шул, әйе шул,

Зәңгәр, зәңгәр чынаяк.

 

Фикер алышу.

Тәрбияче: Балалар, без бүген нинди савыт-сабаларны искә төшердек? Алар нәрсәдән ясалган? Савыт-сабаларны чиста тотырга кирәк, сезнең белән дә Алия (анимацион сюжеттагы кыз) белән булган хәл килеп чыкмасын!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәhәре Мәскәү районы

“317 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАДЫРОВА РОКСАНА ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий