Яңа фикерләр:

postheadericon Күңелле шигырьләр

0047017-600x600“Алия диләр мине” (М.Әхмәтшина)

Әтием дә, әнием дә.

“Ай, кызым, диләр миңа.

“Алсу йөзле, айдай кашлы,

Йолдызым!”, – диләр миңа.

 

Дәү әни дә, дәү әти дә,

“Аллаһ биргән!”, – дип сөя.

Якын әби белән бабай,

“Алма-җимешем!”, – дия.

 

“Ай, бигрәк матур кыз!”, – диләр,

Үткән-барган бар кеше.

Нигә соң белми беркем дә –

Алия минем исем.

 

“Мин Азалия инде” (М.Әхмәтшина)

Мин үзем – Азалиямен,

Гөлчәчәк диләр мине,

Әтием дә, әнием дә,

И, чәчкәм, диләр мине.

 

Әбием дә, чәчәгем, дип,

Иркәли, сөя мине.

Беркая юк мондый кыз, дип,

Күкләргә чөя мине.

 

“Абыем бар минем” (М.Әхмәтшина)

Минем Тимур абыемны

Юктыр бит күргәнегез?

Спорт мастеры ул безнең,

Аңардан өйрәнегез.

 

Тимераякларын кия,

Кайтып та керми кышын.

Ул капкачы – хоккей уйный,

Таң кала бөтен кеше.

 

Җәен футбол, волейболда

Туп куып үтә киче.

Аннан тренажерный залда –

Каян җитәдер көче?

 

Сигезенче сыйныфны ул

Гел бишлегә бетерә.

Әниемә дә булыша –

Чишмәдән су китерә.

 

Маллар карый, йортны җыя,

Абыемның күп эше.

Сорамагыз, армый ул,

Чөнки ул егет кеше!

 

“Бик уйлап тормам әле” (М.Әхмәтшина)

Сеңелем Азалияне

Алдылар микән кайдан?

Гади кыз түгелдер ул,

Йә, алганнардыр айдан.

 

Гел күтәреп йөриләр,

Әле еламаса да.

Имезлек каптыралар,

Үзе сорамаса да.

 

Җил дә исмәсен аңа,

Җен дә тимәсен аңа.

Миннән калган ярамый,

Өр –яңа күлмәк аңа.

 

Ашатам, ди дә әни

Бүлмәгә кереп китә,

Аның янына ятып…

Үзе дә йоклап китә.

 

Мин барлыкны бөтенләй

Белмиләр, күрмиләр дә.

Бик озак уйлап тормам –

Китәрмен әбиләргә!

 

“Иснәп кара, ди Газиз” (М.Әхмәтшина)

“Киреешки” сатып ала

Газиз көн дә кибеттән.

Ул зыянлы, дим мин аңа,

Тыңламый – киребеткән.

 

Кыштыр-кыштыр киреешка,

Ашый Газиз һәр көнне.

Кызыктырып кына ашый,

Сыйламый ул беркемне.

 

-Тәмлеме? – диеп сорасаң,

– Мә, иснәп кара! – ди ул.

Иснәп аның тәмлелеген

Белеп буламыни ул?

 

Әни әйтә: “Дустың белән

Уртак булсын бар нәрсәң!”

Бу алмамны урталайга

Бүләм, Газизне күрсәм!

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“31 нче “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЗАРИПОВА РАИЛӘ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий