Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”

m-17Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле

 

Максат:

Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар ясарга өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 1-20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү.

Балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.

Җиһазлар: математик биремнәр белән таблицалар, дәфтәр битләре, карандашлар, саннар һәм линейка.

 

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, мин сезне бүген сәяхәткә чакырам. Барырга телисезме? Без сезнең белән тапкырлар иленә сәяхәткә барырбыз. Төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр чишәрбез. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. Монда нокталар куелган; һәр нокта турысында 1 дән 9 га кадәр саннар язылган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.

(Балалар бер – бер артлы чыгып саннар тоташтыралар).

 

Балалар, без сезнең белән шушы корабка утырып тапкырлар иленә сәяхәткә китәбез. Мин сезгә билетләр таратам, анда саннар язылган, сез шул саннарга карап үз урыннарыгызны табып утырырга тиешсез.

(Корабка капитан билгеләнә). Ә хәзер, балалар, урыннарга утырабыз, сәяхәткә китәбез. Кузгалдык. Беренче тукталышка чаклы әйдәгез сөйләшеп барыйк.

–         Без кайсы республикада яшибез?

–         Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

–         Без кайсы районда яшибез?

–         Районыбызның үзәге нинди авыл?

–         Хәзер елның кайсы фасылы?

–         Нинди ай?

–         Бер елда ничә ай?

–         Бер атнада ничә көн?

–         Без кайсы төркем балалары?

 

Менә, балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек. Безнең беренче тукталышыбызнең исеме “Күңелле санау” дип атала. Безгә монда төрле биремнәр бирелгән, шушы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк.

 

Биремнәр.

1. Без сезнең белән нинди санау төрләрен беләбез? 1-10 хәтле һәм 10-1 гә хәтле. (Берничә бала санап күрсәтә)

2. Дидатик уен “Кайсы сан юк?”.

Тактага түбәндәге биремнәр беркетелгән. Балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннар язалар.

7         9

9

5

 

6         8

 

3. Саннарны чагыштыру.

5>2       6<9       7=7

 

 

4. Күңелле санау.

   1      2      7      17      8
   11    16      6      10    12
   18    15      3      9      5
   4    13    19    14    20

 

Балалар саннарны табып рәттән санап баралар.

 

Тәрбияче: Менә, балалар, без беренче тукталыштагы биремнәрне үтәдек. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка килеп җиттек. Безнең икенче тукталышыбызның исеме “ Зирәкләр” дип атала.

 

1. Мисаллар чишү. Балаларга 1-10 га хәтле саннар таратыла. Тәрбияче мисаллар әйтә, балалар җавабын уйлап тиешле санны күтәрәләр.

2+1;   3+2; 6+3;   5-2;   9-4;   8-1;   10-5;

Туп белән уйнау. Әйдәгез, балалар, бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә саннар әйтәм, сез шул саннан зур яки кечкенә санны әйтергә тиешсез. Балалар түгәрәккә басалар.

 

2. Математик мәсьәләләр чишү.

1) Әнисе улына кибеттән ит, май, сабын, шырпы алырга куша. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит ала. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсәне артык алды?

2) Куянның 6 кишере бар иде. Аның янына дусты керпе килде һәм ул аңа 3 кишерен бирде. Куянның барлыгы ничә кишере калды?

3) Коймада 3 чыпчык утыра. Алар янына тагын 4 чыпчык килеп утырды. Барлыгы ничә чыпчык булды?

 

Өченче тукталышыбызнең исеме “Тапкырлар” дип атала.

Безгә бу тукталышта геометрик фигуралар турында белемнәребезне күрсәтергә туры киләчәк. Мин сезгә дәфтәр битләре таратам, сез шул дәфтәр битенә геометрик фигуралар ясарга тиешсез. Дәфтәр битенең уртасына – түгәрәк, өстә уң якта – овал, аста уң якта – өчпочмак, өстә сул якта – квадрат, аста сул якта – турыпочмак. Афәрин, балалар, сез барлык биремнәрне тырышып башкардыгыз. Ә хәзер безгә кире корабка утырып кайтырга вакыт җитте.

 

Шөгыльгә йомгак ясау.

–         Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы?

–         Аеруча кайсы тукталыш ошады?

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

“Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II нче квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАСАХОВА АЛИЯ РАУФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий