Яңа фикерләр:

postheadericon Физкультминут: “Ел фасыллары”

физкульт2Физкультминут “Яз”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

 

Физкультминут “Кар бөртекләре”

Без – карлар очабыз (кулларны болгап, очу хәрәкәтләрен ясыйлар).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерәләр).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерәләр).

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез (чүгәлиләр).

 

 Физкультминут “Кар бөртеге” 

Кар бөртеге өйгә керде, (балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр)

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай, (очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты, (бер урында торып кулларын җилпиләр, кулларын алга сузалар)

Суздык аңа җылы учны,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай (чүгәлиләр, башларын ияләр).

 

 Физкультминут “Без суыктан курыкмыйбыз”

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез, (Кул чабалар)

Аякларны күтәрәбез. (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез, (Урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр)

 

Физкультминут “Киенәбез”

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күрсәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

 

Физкультминут  

Тышта салкын булса да, без урамга чыгабыз,

Җылы тун безнең өстә, өшемибез без һич тә.

Башлыкны да онытмыйк, муенга шарф урыйк,

Йомшак, матур бияләй безнең нәни кулларда,

Киез итекләр киеп чабып йөрик урамда.

 

Физкультминут «Кар ява»

Ябалак-ябалак кар ява,

Без чыгабыз уйнарга

Урамга, саф һавага.

Чуарлап өсләрне

Ябалак кар, яу-яу!

Без ясыйбыз кардан тау,

Ак мамыктай тузгып яу!

Бик дәү булсын безнең тау!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий