Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Светофор иленә сәяхәт”

юл6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат. Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.

Үстерү бурычлары. Юлда үзеңне тоту, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Тәрбияләү бурычлары. Игътибар, фикерне туплау, урамнарда һәм юлларда хәвефсез тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау. Юл билгеләре төшерелгән карточкалар: кызыл, сары, яшел түгәрәкләр; “Поезд” уенына руль.

 

 

Барышы.

Күңелле көй астында балалар керә.

А.б.: Монда шат балалар яши, алар күңелле җырлар җырлыйлар. Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алай булгач, мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә кая икәнен беләсегез киләме? Алайса табышмакны тыңлагыз.

 

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен.

Бик тиз аңлыйлар үзен.

 

Балалар: Светофор.

 

А.б.: Әйе, бик дөрес. Димәк, без “Светофор” иленә сәяхәткә барарбыз. Бу илгә эләгер өчен автобуска билет алырга кирәк, ә билет бәясе, сезнең юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап булыр. Әйдәгез, кассага барып, билет алыйк (юл билгесе ала баралар, җавап бирә баралар)

 

А.б.: Барыгыз да билет алдымы? Алайса, кузгалдык (бер-бер артлы атлап китәләр).

 

А.б.: Менә килеп тә җиттек. (Автобустан төшкәндә юл билгеләренә, юл билгеләре сурәтләнгән рәсемнәргә игътибарлы булуны искәртү). (Кинәт машина моторы тавышы ишетелә, залга Шуктуган килеп керә.)

 

Шуктуган: Исәнмесез, саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз.

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз.

 

Җыр: “Шофер” А.Минhаҗев сүзләре, Ә.hадиева музыкасы

 

Шуктуган: Мин бу Шуктуган, клоун булам.

Көлдерергә яратам.

Алдым менә машина

Утырып йөрермен шунда.

Күрегез, нинди шәп минем машинам. Шәпме? Шәп! Утырыгыз. Бер әйләндереп киләм үзегезне, тишек борыннар.

 

А.б.: Кара әле, Шуктуган, ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме соң? Бу бит син яши торган илнең әлифбасы.

 

Шуктуган: Менә тагы, аннан башка да чарасын табармын әле.

 

А.б.: Син нәрсә, Шуктуган, исеңдә тот шуны:

Юлларың уңсын дисәң,

Юлларны син хөрмәт ит,

Юл кагыйдәсен үтә.

Юкса сине афәт көтә!

 

Шуктуган: Менә тагын! Мин болай да күп беләм. Соңгы тапкыр әйтәм, барасызмы минем белән, юкмы?

 

А.б.: Юк, бармыйбыз.

 

Шуктуган: Ярар, бармасагыз! Үзем генә китәм (машина кабыза. Көй яңгырый. Шуктуган зал уртасына җитә, каршысына Светофор килеп чыга, кулында әләм (флажок).

 

Вероника: Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә якын.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, сары, яшел ут.

Безгә чиратлап чәчә ул,

Төрле күздән төрле ут.

 

А.б.: Бу ни булыр, балалар?

Балалар: Светофор.

 

А.б.: Андый утлар бездә күп инде ул.

Светофор: Чү, Шуктуган, ашыкма,

Ул ут сиңа булыша.

Кызыл төсле ут менә

Тукта!- диеп эндәшә.

Шуктуган: Ничек инде тукта?! Әй лә, бу утларыгыз, ерунда!

 

Светофор: Ә сарысы күз кыса.

Әзерләнергә әйтә.

Яшел уты кабынса,

Юл ачыкны аңлата,

“Әйдә инде, уз алга”

 

Шуктуган: Әй, башымны катырмагыз әле. Ә менә мин кызыл төсне яратам, hәм китеп тә барам.

 

Светофор: Ай-яй! Син юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмисең, ахрысы.

 

Шуктуган: Шуннан ни булган ди. Моның ние бар инде. Өч күз, янәсе. Менә миндә икәү генә. Миңа шул да җиткән.

Светофор: Ә сез, балалар, ничек уйлыйсыз, Шуктуган дөрес сөйлиме?

 

Язилә: Янып тора алмашынып өч күзең.

Әйтеп торасың безгә өч сүзне:

-Кузгалма!- ди кызыл күзең,

-Сабыр!- ди сары күзең.

-Ярый!- ди яшел күзең.

 

Айсылу: Без дә сиңа карыйбыз

Күзебезне алмыйбыз.

Ни әйткәнен аңлыйбыз

– Кузгалма! – ди кызыл күзең,

-Сабыр! – ди сары күзең.

-Ярый! – ди яшел күзең.

 

Вероника: Светофор булса урам чатында,

Игътибар белән син аңа кара.

 

Шуктуган: Миңа боларны ничек белеп бетерегә соң?

 

А.б.: Кайгырма, Шуктуган. Менә болай эшлик! Әйдә, балалар белән уен уйнап алабыз. Син дә катнашырсың. Хәтереңдә тизрәк калыр. Светофорның күзләре безне биергә чакыра. Менә мин светофор төсе кебек карточкалар күрсәтәм, сез күңелле итеп биисез. Әгәр сары төс икән, туктап бер урында гына биисез. Әгәр кызыл төс булса, бер-берегезгә бармак янагыз, “ярамый” дип кисәтегез.

(Уен уйныйлар)

 

Шуктуган: Рәхмәт, балалар, инде аңладым.

 

Айгөл: Янса, бу ут, шунда ук.

Алга барырга, димәк hич юл юк.

Шуктуган: Кызыл төс.

 

Зариф: Игътибарлы бул-

Урамда әле ачык түгел юл!

Шуктуган: Сары төс.

 

Айсылу: Инде менә бу ут янды-

Сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына, урам аша чык.

Шуктуган: Яшел төс.

 

Светофор: Балалар, ә сез юл аша чыга беләсезме?

 

Балалар: Бик сак hәм игътибарлы булырга кирәк.

 

Язилә: Юл йөрү кагыйдәләрен

hәрбер кеше дә белсен.

Җәяүлеләр тротуарның

Тик уң ягыннан йөрсен.

 

Камил: Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.

 

Венер: Башта кара сул якка,

Ә аннары онытма син

Күз салырга уң якка.

 

 

Алмаз: Хәрәкәт күп урамнарда

Ялгызың гына йөрмә.

Кызыл ут янып торганда

Каршы якка йөгермә.

 

Айгөл: Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

 

А.б.: Әйе, бик дөрес. Балалар, ә бу нинди билге соң!

 

Балалар: Кисәтү билгесе. Чөнки ул кызыл төстәге өчпочмак белән әйләндереп алынган.

 

А.б.: Ә кызыл төс нишли?

Балалар: Кисәтә.

 

Уен: “Паровоз”

 

А.б.: Бу нинди билге булыр?

 

Камил: Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

 

Зариф: Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар.

Игътибарга балалар.

 

А.б.: Авылда юлда йөрү куркынычсызрак. Ә менә шәhәрдә уяу булу кирәк. Балалар, ә сезнең шофер буласыгыз киләме?

 

Балалар: Әйе.

 

Җыр: “Мин машина яратам” Луиза Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре

 

А.б.: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

 

Светофор: Куркыныч борылышларны

Үтегез исән-имин.

Хәерле сәгатьтә булсын,

Хәвефсез юллар телим.

 

А.б.: Очрашмасын сикәлтәләр

Барасы юлыгызда.

Тик яшел ут янын торсын,

hәрвакыт алдыгызда.

 

Шуктуган: Рәхмәт, балалар. Бик күп нәрсәләргә өйрәттегегз. Әйдәгез мин сезне машинама утыртып кайтарып куям. Утырасызмы?

Балалар: Ә синең автокреслоң бармы?

Шуктуган: Нигә кирәк соң ул?

А.б.: Өлкәннәрхәвефсезлек каешын каптырырга тиешләр,12 яшькә кадәрге балалар махсус хәвефсезлек җайланмасында (балалар автокреслосында) утырырга тиеш.

 

Көй астында, бер-бер артлы тезелешеп чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

Тауасты Байлар “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СЕМЕНОВА АЛЬБИНА АЗАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий