Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ак әбидә кунакта”

акУртанчылар төркеме

 

Максат: Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү».

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру, үзләштергән сүзләрне уеннар аша гади диалогта кулана алуларын күрсәтү.

2. Хәтер, зиһен сәләтен үстерү. (Үстерелешле).

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү. (Тәрбияви).

Алдан үткәрелгән эш: Җыр: «Минем өем», гайлә әгъзалары битлекләре.

Актив сүз: алма, чәй, сөт, ипи.

Сөйләм үрнәге: рәхмәт, кил монда.

 

 

Музыка астында балалар залга керә. Зал матур итеп бизәлгән. Сәхнәдән әби чыга.

Әби: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, әби.

Әби: Керегез, балалар, утырыгыз. Я очень рада, что вы ко мне пришли.

 

Уен “Утыр”

Каждый ребенок предлагает друг-другу сесть

Максим утыр, Костя утыр.

 

Балалар: А у нас есть гостинцы.(Балалар әбине сыйлый)

 

Уен “Сыйла”

Әби, мә ипи, әби, мә сөт, әби, мә чәй, әби, мә алма.

Әби: Рәхмәт, балалар, рәхмәт. Раз такое дело я вам тоже приготовила подарки-игры поиграем? -Уйныйбызмы?

Балалар: Әйе

 

Уен “Йомгакны ура” “Намотай клубочек”

Әби: Карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар: Өй.

Әби: Нинди өй?

Балалар: Матур, зур өй.

Әби: Ә өйдә кемнәр яши?

Балалар: Әти, әни, әби, бабай, кыз, малай.

 

Җыр драматизация “Минем өем”

Әби: Балалар, әле минем песием дә бар. Әйдәгез чакырабыз.

Балалар: Песи, кил монда.

(Әби песи алып чыга) Мияу, мияу.

Әби: Руслана, кил монда, песи турында шигырь сөйлә.

 

“Минем йомшак Мияуым”

 

Әби:Әйдәгез Акбайны да чакырабыз.

Балалар: Акбай, кил монда.

Әби: Хәзер безгә Дарина Акбай турында шигыр сөйли.

 

Бар минем Акбаем,

Кара борын маэмаем.

Күп йөгерә, күп өрә.

Күп белә,күп ишетә.

 

Әби: Рәхмәт, хәзер әйдәгез тагын берне уйнап алабыз.

“Күрсәт әле үскәнем”

Әби: Рәхмәт, балалар. Посмотрите здесь яблоня, а что на ней растет.

Балалар: Алма.

Әби: Ә хәзер тагын бер уен.

 

“Иптәшеңне сыйла, мә алма”.

Дима, мә алма аша. (Уен түгәрәктә дәвам итә)

Әби: Я сейчас собиру вам алма. (Әби чиләктә алма алып чыга балаларга тарата)

Балалар: Рәхмәт, әби.

Әби: Балалар, сау булыгыз, рәхмәт, тагын килегез!

 

Дәрес шуның белән тәмәм.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

“Лениногорск шәһәре

10-нчы санлы гомуми үстерү балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МУГИНОВА МИНЗИЛӘ ТӘҮФИКЪКЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий