Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем нәни дусларым”

fmt_73_id_34850Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле

 

 

Максат:

Белем бирү:

 

  • балаларда өлкәннәр сөйләгәнен игътибар белән тыңлау күнекмәсен формалаштыру.
  • “ Кем бу?”, “ Нәрсә бу?” , “ Бу нинди?” дигән сорауларга җавап бирергә өйрәтү.
  • Балаларны йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әкият белән таныштыру, аларда әкияткә карата кызыксыну уяту, әхлак тәрбиясе бирү.
  • Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру.

Сәләт үстерү:

  • фикерләү сәләтен үстерү, гомумиләштерергә, йорт кошларын бер сүз белән әйтә белүне ныгыту.
  • традицион булмаган техника алымнарын кулланып йомырканы бизәү, кул моторикасын ныгыту,

Тәрбия бирү:

  • хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,
  • кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,
  • чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.

 

Методик алым:

  • Сораулар бирү, балалар җавабы, яңа техник алымнар куллану, әкият белән танышу.
  • Сюрприз момент, кул бармак очларына гимнастик күнегүләр.
  • Җырлау, бию, физкультминутка, эшләгән эшкә анализ ясау.

 

Җиһазлау: өй, читән, каен агачы, читәндә әтәч (макетлар); шөгыльнең презентациясе; бизәү өчен борчаклар, ярмалар, пластилин белән сылап әзерләнгән күкәйләр, такталар, магнитофон.

 

Алдан үткәрелгән эш:

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Материал әзерләү.
  3. Йорт кошларын искә төшерү.
  4. Йомыркаларны пластилин белән сылау.
  5. Шигырьләрне, табышмакларны, уеннарны, җырларны өйрәнү.
  6. Шөгыльнең презентациясен ясау.

Сүзлек өстендә эш: гаилә, йорт кошлары, үтенеч, ноутбук.

 

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен, нәфис сүз, мактау, әйтеп җибәрү, УМКын куллану.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, йомыркаларны традицион булмаган техника алымнарын кулланып, чиста, пөхтә итеп бизәүләренә ирешү.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. ─ Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. ─ 424 б.
  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.-Казан:РНЦ, 2011.-560 б
  3. Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлар өчен методик кулланма / К. В. Закирова, Л. М. Мортазина.-Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.

 

Шөгыльнең структурасы

А. Оештыру. Исәнләшү, хәерле иртә теләү. Җыр җырлау.

Б. Төп өлеш.

1. Әкият белән танышу;

1.1 Экранда әлеге әкиятне карау;

1.2 Әкиятнең эчтәлеге буенча табышмакларга җавап бирү.

2. Ял итү.

3. Әкиятне дәвам итү.

4. Шигырь сөйләү.

5. Уен уйнау.

6. Шөгыльнең максаты белән балаларны таныштыру.

7. Йомыркаларны бизәүгә әзерлек. Бармак уены уйнау.

8. Йомыркаларны бизәү.

В. Йомгаклау.

1. Шөгыльдә үтәгән төп эшләрне барлау.

2. Әтәч һәм кунаклар белән саубуллашу.

 

 

Шөгыль барышы

(Бүлмә алдан әзерләнгән, уртада өстәл, өй макеты, тәрәзәдән әби белән бабай карап тора. Балалар тәрбияче янында басып торалар).

 

А. Оештыру. Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, килгән кунакларга, үзебезгә, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, дусларым!

Хәерле иртә, кунаклар!

Аудиоязмада “Хәерле көн” җыры (А. Минһаҗев сүзл., Ә. Һадиева муз.) яңгырый, балалар кушылып җырлыйлар.

 

1. Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк:

Елмаям әти-әнигә,

Хәерле көннәр теләп.

 

Кушымта:

Яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты, дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә!

 

2. Хәерле көн күршеләргә,

Дуслар, туганнарга да.

Теләктән читтә калмасын

Таныш булмаганнар да.

 

Кушымта:

Яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты, дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә!

 

Тәрбияче: Ә хәзер куллар белән тотынышып бер-беребезгә җылылык бирик. Менә ничек рәхәт барыбыз да дус, тату яшәгәч! Балалар, тыңлагыз әле мине. Бүген мин сезгә яңа әкият сөйлим. Уңайлы итеп утырыгыз.

(Балалар паласка утыралар).

 

Б. Төп өлеш

1.Әкият белән танышу.

1.1. Экранда әлеге әкиятне карау.

Борын-борын заманда, әле мин бик кечкенә булганда, бер авылда бик матур өй булган, ди. Ул өйдә әби белән бабай яшәгән. Алар ялгыз гына булмаганнар, алар янында тагын кемнәр яшәде икән, беләсегез киләме? Кемнәр яшәгәнен белү өчен, без бер-беребезгә табышмаклар әйтип китик. Әгәр сез дөрес җаваплар бирсәгез, әби белән бабай янында тагын кемнәр яшәгәнен белерсез .

 

1.2 Әкиятнең эчтәлеге буенча табышмакларга җавап бирү.

*Соскы борын – бакылдык, күп сөйләшә – такылдык? Ул нәрсә?(Үрдәк). Җавабыгыз дөресме икән? Хәзер экранга карагыз.

(Һәр җаваптан соң экранда йорт кошларының сурәтләре күренә).

* Йон йомгагым бөдрә, су күрдеме йөгерә? (Үрдәк бәбкәсе) Дөрес микән, карап китик әле.

* Суда юынып алды, өсте коры калды? (Каз ) Карап алыйк.

* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри? (Каз бәбкәсе)

* Иртән бик иртүк тора, матур итеп кычкыра. (Әтәч) Менә ул, карап китик әле, дөрес микән.

* Канаты бар оча алмый, аягы бар йөзә алмый. Бу нәрсә? (Тавык) Карагыз әле, дөресме?

* Яшел чирәм өстендә сап-сары йомгаклар? (Чебиләр) Чебиләр нинди төстә? (Сары) Әйе, дөрес, сап –сары.

Тәрбияче: Балалар, болар барысы бергә нинди кошлар? ( Йорт кошлары). Балалар, сез җавапларны бик дөрес әйттегез. Булдырдыгыз. Мин сезне мактыйм, рәхмәт сезгә! Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.

 

2. Ял итү.

Физминутка: “Нәниләр” уены уйнала.

Безнең нәни аяклар

Шәп итеп йөгерәләр (Балалар йөгерү хәрәкәтләрен ясыйлар),

Куллар да калышмыйлар,

Чәп-чәп итеп бииләр. (Кулларны чәбәклиләр).

Шушы нәни балалар

Уенчыклар җыялар (Чүгәләп уенчыкларны җыю хәрәкәтләрен ясыйлар)

Апа әйткәч балалар

Беркая да бармыйлар. (Әкрен генә урыннарына утыралар.)

Тыныч кына утырып

Әкиятне тыңлыйлар.

 

3. Әкиятне дәвам итү.

Тәрбияче: Ә хәзер әкиятне дәвам итәрбез.. Тыңлагыз! Әби белән бабайның әле бер искиткеч акыллы, тәрипле, тыйнак әтәче дә булган ди. Ул ишегалдында йөри торган булган. Аның башында ─ кызыл кикрик, ияк астында ─ кызыл сакал. Ул көн дә тавыкларына, балаларына җим әзерли икән. Ул үз янына чебешләрен, тавыкларын чакыра торган булган:

Тавыкларым, җан кисәкләрем!

Чуаркайлар! Матуркайлар!

Каракайлар! Сарыкайлар!

Чебешләрегез белән бергә җыелыгыз,

Мин сезгә җим әзерләп куйдым! – ди икән.

Тавыклар чебиләр белән бергә йөгерешеп киләләр, җимне бүлешә алмыйча сугыша башлыйлар. Ә Әтәч тәртипсезлекне бер дә яратмый икән. Балаларының дус, тату булуларын тели икән. Тавыкларын чакырып читән өстенә менеп кычкырып җибәрә икән. Ә ничек кычкыра икән әтәч? Безгә Данияр сөйләп күрсәтә.

 

4. Шигырь сөйләү.

Шигырь:

Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

“Кикрикүк, кикрикүк!

Тор иртәрәк, эшең күп.

Кикрикүк! Кикрикүк” ( Г. Лотфи сүз.)

 

5. Уен уйнау.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер әйдәгез әле уйнап алабыз. Килегез әле минем янга. (Тәрбияче тавык, балалар чеби башлыкларын кияләр)

Аудиоязмада “Чебиләр зарядкасы” җыры (М. Фәйзуллина сүзл., Л. Хәйретдинова муз.) яңгырый. Балалар бииләр. (“Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма өчен аудио-кушымта 2-3 яшь . 2 бит )

Тәрбияче: Балалар, әтәчнең сезгә үтенече бар. Нинди үтенеч икән, хәзер беләбез. Әйдәгез карыйк әле.

(Тәрбияче балаларны өстәл яныны алып килә. Анда кәрзиндә ─ йомыркалар. Балалар йомыркаланы тотып карыйлар, нәрсә икәнлеген әйтәләр).

Тәрбияче: Балалар, йомыркалар нинди төстә?

Балалар: Алар ак төстә.

Тәрбияче: Әтәч аларны матур итеп бизәп бирергә куша. Бизибезме? Аңарчы, әйдәгез, бармакларыбызны уйнатып алабыз.

 

7. Йомыркаларны бизәүгә әзерлек. Бармак уены уйнау.

─ Бармак, бармак,

Кайда булдың?

─Бу абый белән

Урманга бардым.

─Бу абый белән

Кырда йөгердем.

─Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

 

8. Йомыркаларны бизәү.

(Балалар алдан әзерләнгән урыннарга ─ өстәл артларына басалар. Һәрберсенең алдында пластилин белән сылап әзерләнгән йомыркалар, бизәү очен борчаклар, ярмалар. Балалар шул ярмалар белән йомыркаларны бизиләр.)

Балалар, сез бүген бик булдырдыгыз, йомыркаларны шундый матур итеп бизәдегез, әтәч бик сөенер инде. (Әтәчкә тапшыралар, әтәч бик сөенә, мактый, баларым да бик сөенер, ди).

Әйдәгез бу бизәлгән йомыркаларны әтәчкә тапшырыйк һәм аның белән саубуллашыйк.

 

В. Йомгаклау.

Менә безнең әкият тә бетте. Кем тыңлады, булдырды. Өйгә кайткач әкиятне әти-әниегезгә, әби-бабайларыгызга һ.б. сөйләп, уйнап күрсәтегез.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШӘЙХЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ ХАМИС КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий