Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Хайваннар кышка әзерләнә»

кыш5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: кыргый хайваннар турындагы белемнәрне киңәйтү һәм хайваннарның кышка әзерлекләре турында әңгәмә үткәрү, белемнәрне ныгыту.

 

Шөгыль барышы

Балалар, мин сезгә тиен дустыбызга кышка азык әзерләргә, кышка әзерләнергә булышырга тәкъдим итәм.

Балалар, сез беләсезме хайваннар кышка ничек әзерләнәләр?

 

Уен

Балалар, мин сезгә хәзер сүзләр укыйм, сез миңа кайсы сүзнең артык булганын әйтерсез.

* Төлке, бүре, аю, куян. (Аю артык, чөнки ул кышын йокыга тала)

* Карга, чыпчык, күгәрчен, сыерчык. (Сыерчык артык, ул күчмә кош)

* Сандугач, сыерчык, карлыгач, чыпчык. (Чыпчык, ул кышлаучы кош)

 

– Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавап таба алырсызмы икән.

1) Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (Тиен)

 

2) Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак. (Куян)

 

 

3) Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. (Керпе)

 

4) Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә, әйтеп җибәр. (Төлке)

 

5) Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап, лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. (Аю)

 

– Балалар, тиен белән куян кышка ничек итеп әзерләнәләр икән, ничек уйлыйсыз? Алар ничек итеп кышлыйлар икән, бу ике хайван кышка икесе бер үк төрле итеп әзерләнәләрме икән? Тиен белән куянның кышка әзерләнүләре ничек аерыла икән?

 

Тиен үзенә запаслар әзерли, ә куян запас әзерләми.

Тиеннең кышка салкыннардан качып утыра торган агач куышлары була, ә куяннарның оялары булмый.

 

Тиен ничек итеп үзенә оя ясый?

– Тиеннең оясы агач куышлыгында яки агач кәүсәсенә якын ботакта була. Оясын тиен төрле кипкән яфраклар, кипкән үләннәр белән тутырып җылыта. Тиеннең оясының ике керү юлы була.

 

– Куян нәрсәләр белән туклана икән?

Куяннар бигрәк агач кайрылары (каен, имән, нарат) белән тукланалар. Алар шулай ук кипкән үләннәр дә ашыйлар ләкин бик сирәк очракларда гына. Һәм куяннар шулай ук басуда кышка әзерләп куелган салам өскертләре янына барып та тукланырга мөмкиннәр икән. (Салам белән).

Кайвакыт кыш көннәрен куяннар кешеләр яши торган авылларга килеп бакчада үсеп утырган яшь агач кайрыларын да кимереп китәргә мөмкиннәр. Шуның өчен кешеләр кышка кергәндә агачның кәүсәләрен чорнап калдыралар.

Куян көнен куак араларында, агач төпләрендә үткәрә. Бик суыкларда карны ерып оя ясый. Ерткыч хайваннардан куянны озын аяклары коткара. Ул кышын бик җитез һәм бик тиз йөгерә. Кышка үстергән йоннары куянга аучылардан сакланырга ярдәм итә.

 

-Ничек итеп төлке белән бүре кышка әзерләнәләр һәм ничек итеп кышлыйлар икән ?

Алар кышка кадәр тукланырлык итеп ашыйлар һәм үзләренә кышка өн ясыйлар.

-Ничек итеп аю белән керпе кышлыйлар икән?

Аю белән керпе кышка йокыга әзерләнәләр. Аю үзенең өнен коры җиргә агач төпләренә әзерли. Аюның кышын тиресендәге йоннары коелып яңалары чыга, шуңа күрә ул тиз туңа, ул аны теле белән ялап җылыта шуның өчен аюны кышын аяк тәпиен суырып ята, дип тә әйтәләр.

 

-Балалар, сез тагын кышын йокыга тала торган хайваннарны беләсезме?

(Керпе, бакалар, елан, оча торган тычканнар йокыга тала икән )

Бурсык аюга караганда кыш уртасында уяна да җыйган запасын ашый да, тагын йокыга тала икән.

 

Бу поши. Пошины халык телендә урман великаны дип тә йөртәләр. Ул кышын кар өстеннән куак арасында куак ботаклары ашый-ашый йөри. Төнгә һәм салкынрак көннәрне кар астына кереп ята. Кар астында яткан пошиның башы һәм гәүдәсенең бер өлеше генә күренеп тора икән.

 

Балалар, кыргый хайваннар шулай итеп кышка әзерләнәләр икән.

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИБРАГИМОВА ЛИЛИЯ НАИЛЬ КЫЗЫНА

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий