Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бүлмә гөлләре белән танышу”

гэл5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, гөлләрне ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы

Табышмак:

Патша түгелмен – таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар. (Чәчәк )

Т: Балалар, әйе, бу табышмакның җавабы – чәчәк. Без сезнең белән бүген чәчәкләр ягни бүлмә гөлләре турында сөйләшәбез.

 

Бүлмә гөлләре.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Хуш исле нәфис гөлләр,

Үсәләр биек булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

 

Балалар, менә минем каршымда да гөлләр бар. Балалар, бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән нәрсәләре белән аерылалар?

Б: Бүлмә гөлләре чүлмәктә тәрәзә төпләрендә үсә, кыр чәчәкләре урманнарда, кырларда.

Т: Әйе, балалар. Бүлмә гөлләрен чүлмәкләргә утыртып тәрәзә төпләрендә үстерәләр.

Чөнки күп бүлмә гөлләренең туган яклары җылы яклар, ел буе җәй була торган яклар. Шуның өчен дә кешеләр бу гөлләрне өйдә җылыда тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әгәр дә гөлләрне урамга алып чыгып утыртсак, гөлләр көннәр салкынайгач үләрләр иде.

Т: Балалар, искә төшерик әле, гөлләр үссен өчен нәрсәләр кирәк икән?

Б: Балчык, яктылык, җылылык, һава, су.

 

Гөлләргә үсәргә булышучылар бишәү. Бүлмә гөлләрен иң беренче чүлмәккә утыртыр өчен балчык кирәк. Шуннан соң гөлләргә су кирәк, аларга һәрдаим су сибеп торырга кирәк. Әгәр дә су сипмәсәк, гөлләр безнең сулачак. Менә бер шагыйрь матур шигыр дә чыгарган.

 

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра.

Кулы юк шул, эчә алмый,

Суны сузылып кына.

 

Балалар, без ни өчен гөлләрне тәрәзә төпләренә куябыз?

Б: Гөлләргә яктылык кирәк.

Т: Дөрес, балалар, гөлләр безнең яктылыкка үрмәләп үсәләр, аларга яктылык кирәк. Балалар, ә ни өчен без бүлмә гөлләрен урамга бакчага утыртмыйбыз?

Б: Чөнки безнең гөлләр җылыны яраталар, ә көз һәм кыш көннәрендә салкын, безнең гөлләр үләләр.

Т: Балалар, безнең тагын гөлләргә яхшылап үссеннәр өчен нәрсә кирәк?

Б: Һава кирәк, һава булса, алар яхшырак үсәләр.

Т: Балалар, гөлләргә суларга җиңелрәк булсын өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Һава гөлләрнең тамырына кадәр үтсен өчен аларның төпләрен йомшартып торырга кирәк, һәм һәрдаим зур яфраклы гөлләрнең яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп торырга, ә кечкенә һәм юка яфраклы гөлләрне коры чүпрәк белән, ә бик кечкенә вак яфраклы гөлләрне су сиптерә торган җайланма белән сиптерергә кирәк.

 

Балалар, әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алабыз.

“Исемең матур, кемнәр куйган” уены.

Туп белән гөл сүзе кергән исемнәр әйтеп туп ыргыту. (Гөлнур, Гөлнара, Гөлсара, Гөлназ, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсия, Гөлчәчәк, Гөлбану, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөләндәм, Айгөл, Гөлсәрия, Гөлдания, Гөлфия, Гөлгенә)

 

Гөлләр безнең чисталыкны ярата. Аларның яфракларына тузан җыела. Ни өчен икәнен беләсезме?

Алар безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга һава бүлеп чыгара. Менә тагын ни өчен кирәк безгә гөлләр.

Гөлләрне су белән коендырганнан соң алар яшәреп, матураеп китәләр. Гөлләр тора торган тәрәзә төпләрен юеш чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк.

Сезнең өйләрегездә дә матур матур гөлләр бардыр. Әйткәнемчә, гөлләр безгә бик ераклардан җылы яклардан килгәннәр.

 

Менә хәзер без сезнең белән бүлмә гөлләрен карап китәрбез.

Әйдәгез хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз, “кайсысы артык” дип атала.

 

Кактуслар кыргый хәлдә чүлдә үсәләр.

Алоэ да безгә җылы яктан килгән, ул анда бик зур агач булып үсә.

 

Балалар, әйтегез әле, безгә үсәр өчен нәрсә кирәк? (Ашарга кирәк )

Ә гөлләргә үсәр өчен нәрсә кирәк?

Б: Һава, балчык, су, җылылык, яктылык кирәк.

Балалар, без сезнең белән бүлмә гөлләре турында сөйләштек, сез бүген бүлмә гөлләре турында нәрсәләр белдегез?

Т: Сезнең бүген миңа җавапларыгыз бик ошады, рәхмәт сезгә, балалар, молодцы.

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИБРАГИМОВА ЛИЛИЯ НАИЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий