Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Н.Кәримованың “Кое чыпчыгы” исемле хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү”

хвастун-15-6 яшьлек балалар өчен турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Программа эчтәлеге: матур әдәбият әсәрләре белән балаларның кызыксынуын үстерү, әсәрнең эчтәлегенә карата тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруга ирешү, үзлектән фикерләү сәләтен үстерү, мактануның кеше абруен төшерә торган начар гадәтләрнең берсе икәнен күрсәтү, аннан ничек котылу юлларын күрсәтү.

Әзерлек эшләре: авазлар өстендә эш, Г.Тукайның “Бу кайчак була?” әсәрен уку, дидактик уеннар уйнау.

Методик алымнар: хикәяне уку, әңгәмә уздыру, дидактик уеннар уйнау, тизәйткеч ятлау.

Җиһазлау: хикәягә иллюстрацияләр, хәрефләр.

Кулланма әдәбият: хрестоматия “Гөлбакча”, “Әхлак дәресләре” В.Казыйханов.

 

Эшчәнлек барышы:

 1.Кабатлау.

Кыш турында Г.Тукайның табышмак –шигыре “Бу кайчак була?”

Кыш турында кем тизрәк сүз әйтә?

А) Сүздә “а” авазы ишетелсен,

Б) Сүздә “к” авазы булмасын.

 

2.Яңа материал.

Хикәянең беренче өлешен уку.

Балаларга хикәяне дәвам итәргә тәкъдим итү. “Ничек уйлыйсыз, Мансур карга басып сикергәч нәрсә булган?”

 

3.Икенче өлешне уку.

 

4.Әңгәмә.

Сораулар:

Хикәя кем турында?

Кызның апасы кайда яши?

Шәһәр турында кызның әнисе ниләр сөйли?

Авылда кешеләр ничек яшиләр?

Кыз тәрәзәдән нәрсә күрде?

Ул кемгә йөгерде?

Диләрә нәрсә белән мактанды?

Абыйлары ничек укыйлар?

Кызлар нәрсә ясадылар?

Мансур иптәшләрен кая чакырды?

Аның белән нинди хәл килеп чыкты?

Мансурны коедан кем коткарды?

Хикәя нигә “Кое чыпчыгы”дип атала?

 

5.Фикер алышу.

Хикәядә кем мактанчык?

Нәрсә ул мактану?

Язучы безгә нинди киңәш бирә?

 

Кайсы мәкаль бу хикәягә туры килә:

-мактанчык-буш янчык;

-үзен-үзе мактаган – агач атка атланган;

-мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә?

 

6.Физминутка.

“Кар йомгаклары ясап ату”

 

7.Хикәяне икенче тапкыр уку һәм өлешләргә бүлү.

 

8.Дидактик уеннар уйнау.

“Яхшы кеше нинди була?”

“Начар кеше нинди була?”

“Бу кем?/Баланы яхшы сыйфатлары буенча танып, исемен әйтү/

 

9.Тел шомарткычлар өйрәнү.

“Матурлар”

Мин матур дип мактанмагыз,

Матурлар,

Матурны тик яхшы эшләр

Матурлар.

 

10.Йомгаклау.

Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Мактанчык – нинди кеше ул?

Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

Яхшы кеше булу өчен ниләр эшләргә кирәк?

 

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Гөлназ” балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы

49-нчы гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НАЗМИЕВА РӘМЗИЛӘ ШӘРИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий