Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без яшибез дуслык илендә!”

Рисунок1Зурлар төркеме өчен татар теленнән региональ компонент кулланып үткәрелгән эшчәнлек эшкәртмәсе

КҮЧЕРҮ – Без яшибез дуслык илендә (Презентация)

 

Бурычлар:

1) Балаларның Рәсәй башкаласы – Мәскәү, Татарстан башкаласы – Казан турындагы белемнәрен баету, аларның символикалары турында мәгълүмат бирү.

2) Балаларны рус һәм татар халкының күркәм гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруны дәвам итү.

3) Балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү; балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

Сүзлек: тугра, әләм, Рәсәй, бөркет, вәкил, милләт.

Җиһазлар: итерактив такта, тема буенча слайдлар, магнитофон, аудиоязмада көй (УМК) “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” Методик әсбап өчен аудио-кушымта – 36 һәм 52 нче трек.

Кулланылган әдәбият:

1) З.М. Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова ”Туган телдә сөйләшәбез” (5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча ярдәмлек).-Казан: ФОЛИАНТ, 2012.- 16-17 нче бит;

2) “К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма.- Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.- 408 нче бит.

 

Комплекслы эшчәнлек барышы

1) Исәнләшү, бер-береңә карап елмеп, матур итеп.

Матур итеп елмаеп

Исәнләшик, дусларым.

Малайларым, кызларым,

Исәнмесез, дусларым!

– Исәнмесез. Хәерле иртә! Здравствуйте. Доброе утро! Балалар, без ике телдә дә матур итеп исәнләштек, димәк, сез ике телдә дә сөйләшә аласыз? (Әйе, сөйләшәбез, чөнки ике телне дә белү безгә бик кирәк.).

 

2) Кереш әңгәмә.

-Балалар, карагыз, сез тактада нәрсә күрәсез?

(Без тактада глобус күрәбез). (1 нче слайд-әйләнеп торган глобус).

 

-Әйе, глобус – җир шарының макеты. Глобуста бөтен илләрне дә күрергә мөмкин: (2 нче слайд – әйләнеп торган глобустан Рәсәй күренеше чыга).

-Балалар, сез монда нинди дәүләт күрәсез?

(Рәсәй дәүләтен күрәбез).

Рәсәйнең башкаласы нинди шәһәр?

(Мәскәү шәһәре).

 

(3 нче слайд – Рәсәйдән Татарстан күренеше чыга).

Ә монысы нинди республика?

(Татарстан республикасы).

-Дөрес, балалар. Татарстан – Рәсәйнең бер өлеше. Балалар, без нинди республикада яшибез? (Татарстан республикасында).

-Аның башкаласы нинди шәһәр?(Казан шәһәре). Ә без нинди шәһәрдә яшибез?

(Арча шәһәрендә).

 

Әйе, дөрес, балалар! Безнең республикабызда төрле миләт вәкилләре яши. (4 нче слайд – төрле милләт вәкилләре күренеше). Менә без сезнең белән бүген милләтара дуслык турында сөйләшербез. Дуслык ул – кешеләр, халыклар, дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, бәйләнеш.

 

-Балалар, безнең балалар бакчасына ниди милләт вәкилләре йөри әле? (Татар миләтенннән һәм рус милләтеннән балалар йөри).(5 нче слайд – безнең балалар бакчасы балалары).

-Әйе, күбесенчә татарлар һәм руслар. Һәм без үзара тату, дус булып яшәргә тырышабыз. Менә бүген дә алар безнең арада.

 

2) Яңа материал өстендә эш.

(Рус халык көе яңгырый, шул көйгә рус миләте киеменнән киенгән малай һәм кыз чыга).

-Балалар, ничек уйлыйсыз, бу кайсы миләт вәкилләре икән?

(Рус миләте вәкилләре).

-Каян белдегез, балалар?

(Киемнәреннән).

-Әйе, дөрес! Һәрбер илнең үз әләме һәм туграсы да бар.Әйдәгез, балалар, карап һәм тыңлап китик, нинди икән алар. (6 нчы слайд – Рәсәйнең туграсы һәм әләме рәсеме).

 

1 нче бала (малай):

Наш герб – очень гордая птица,

С двумя головами орёл.

Одной он глядит на Европу,

В Азию взгляд у другой.

 

2 нче бала(кыз):

Флаг бывает разный,

Но мне всего милей

Бело-синий-красный

Флаг родины моей.

 

-Рәхмәт, балалар! Димәк, Рәсәйнең әләмендә нинди төсләр бар?

(Ак, зәңгәр, кызыл).

-Ә туграда нәрсә сурәте төшкән?

(Туграда ике башлы бөркет сурәте).

-Дөрес.

 

Кыз әйтә: Без сезгә хәзер рус халык биюен биеп китәбез!

(Кыз белән малай башкаруында рус халык биюе башкарыла).

 

-Рәхмәт сезгә, балалар!

Татар халык милли көе яңгырый. (Татар халык милли киеменнән малай һәм кыз чыга).

-Ә хәзер Алмир белән Ләйләгә сүз бирәбез.

 

1 нче бала (малай):

Мин бит татар малае,

Арчам – өем минем.

Мин бит татар малае,

Татарстан – илем минем.

 

2 нче бала(кыз):

Дөньяга аваз салдым

Мин татар гаиләсендә.

Әти-әни өйрәтте

Татарча сөйләшергә.

 

-Татарстанның да үз әләме белән туграсы бар. Алар нинди икән, карап һәм тыңлап китик! (7 нче слайд – Татарстанның әләме һәм туграсы).

 

1 нче бала (малай):

Өч төс балкый безнең әләмдә:

Ак төс – безнең намус төсебез.

Яшел төсе – безнең яшәү төсе.

Кызылында чагыла көчебез.

 

2 нче бала(кыз):

Ак барс безнең туграбызда,

Саклый ул халкыбызны.

Зур үрләргә, алга өнди

Гүзәл Татарстаныбызны!

 

-Рәхмәт. Балалар, димәк безнең туган илебез әләмендә нинди төсләр бар?

(Ак, яшел, кызыл).

-Дөрес, ә туграбызда нәрсә сурәте күрсәтелгән?

(Туграбызда ак барс сурәте күрсәтелгән).

 

Малай: Безнең халыкта бик күп матур уеннар бар. Әйдәгез бергәләп “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алыйк! (Шуннан соң башка балалар белән татар халык уены “Зәңгәр чәчәк” уйнала.)

Балалар, кулга –кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала чигүле кечкенә мендәр тотып уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

 

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

 

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала мендәр тотып түгәрәк буенча биеп йөри.

 

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр –

Мендәреңне сал әле.

 

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

 

3) Балалар эшчәнлеге.

-Рәхмәт, балалар! Чыннан да бик күңелле уен. Хәзер мин сезнең бүгенге эшчәнлектә алган белемнәрегезне тикшереп китәм. Барыбыз да тактага карыйбыз. Сез шунда бирелгән төсләрдән Рәсәй һәм Татарстанның әләмен ясый алырсызмы икән?! (Бирелгән төсләрдән сайлап Рәсәйнең һәм Татарстанның әләмен ясау).

 

3) Нәтиҗә ясау.

-Рәхмәт сезгә, балалар! Менә без рус һәм татар халкының символикалары, матур гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштык. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары искиткеч матур һәм бай! Һәм һәр халыкны дуслык бәйли, туганлаштыра! Ә хәзер барыбыз да “Дулык җыр”ын җырлап китәбез!

 

4) Йомгаклау.

Эшчәнлек “Дуслар җыры” (Рафис Корбан сүзләре,Фуат Әбүбәкер музыкасы) белән тәмамлана.

1) Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

 

Кушымта:

Син минем якын дустым,

Мин синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

 

2) Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!

 

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“5 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

САДЫЙКОВА ГӨЛНАЗ ФОАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий