Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Керпе белән танышу”

gribБеренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль.

 

Максат: балаларны көз билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, көз турында өйрәнгәннәрне ныгыту, сүзлек запасларын яңа сүз белән баету, керпе белән таныштыру, кыргый хайваннарга кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру, эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: бизәкләнгән зур ковёр, агач ботаклары, керпе, шешә белән сөт, кечкенә сумкалар, бер ширма.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне көзге урманга алып барырга булдым. Урманга барасыгыз киләме?

Балалар: Килә, бик тә килә!

Тәрбияче: Нәрсә белән барабыз урманга?

Балалар: -Машина белән.

-Трактор белән.

– Җәяү барабыз.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә мин сезне бүген гадәти булмаганча, әкиятләрдә генә була торган “ ковёр самолётка” утыртып алып барырга булдым.

(“Ковёр самолёт”ны балаларга күрсәтү.)

Тәрбияче: Менә шундый була инде ул “ковёр самолёт”. Ошыймы сезгә?

Балалар: Әйе, ошый.

Тәрбияче: Әйдәгез, уртага кереп утырыгыз, егылып төшә күрмәгез, бер – берегезгә тотыныгыз. Очып киттек!

Тәрбияче: Менә, ничек тиз килеп җиттек. Без кая килдек, балалар?

Балалар: Урманга.

Тәрбияче: Ни өчен урманга килдек дип уйлыйсыз?

Балалар: Агачлар күп булганга.

Тәрбияче: Көзге урман икәнен каян белдегез?

Балалар: – Агачларның яфраклары сары төстә.

– Яфраклар коелып беткән.

– Көз ае җиткәнгә.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез. Урманны әйбәтләп карагыз әле, матурмы көзге урман?

Балалар: Әйе, бик матур.

Тәрбияче: Көз турында шигырьне кем искә төшереп китә?

Бер бала шигырь укый.

Көз килде, үләннәр – саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар, җиргә сибелде.

Тәрбияче: Карагыз әле аяк астына. Никадәр күп яфраклар, алар нинди төстә?

Балалар: Сары төстә.

 

Физкультминутка.

(Яфракларны оскә чөеп, уйнап алу, әйләнү.)

 

Тәрбияче: Яфракларны кулыгызга алыгыз әле.

 

Сюрприз момент. (Керпе килә).

Тәрбияче: Ой, балалар, карагыз әле, нинди матур әйбер килә?! Сезнең аны күргәнегез бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бу – керпе, балалар. “Керпе” дип, бергәләп әйтеп карыйк.

 

Сүзлек өстендә эш.

Балалар “керпе” сүзен кабатлыйлар.

Тәрбияче: Керпе урманда яши, балалар. Кайвакытта авылга да кунакка килә икән. Ул кешеләрдән курыкмый. Йомшак микән, ягез, сыпырып карагыз әле.

Балалар: Кадый, кадый.

Тәрбияче: Әйе, аның күлмәге энәле. Ул җәй көне дә, көз көне дә энәле күлмәк кия. Күлмәге аны дошманнарыннан саклый. Нәрсәләре бар керпенең, ягез әле, әйбәтләп карагыз.

Балалар: -Башы.

-Ике күзе.

-Ике колагы.

-Дүрт аягы.

-Кечкенә койрыгы бар.

Тәрбияче: Керпе турында табышмак та бар, балалар. Менә тыңлап карагыз әле.

 

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе

“Йомшагым” диеп сөя.

 

Ни өчен “йомшагым” ди әнисе. Кем ничек уйлый?

Балалар: Ул бит аның баласы.

Тәрбияче: Бик дөрес. Һәр кешенең дә баласы үзенә кадерле. Хайваннарныкы да. Аларны әниләре җылыта, ашата. Кызык. Керпе нәрсә ашый микән?

Балалар: Белмибез.

Тәрбияче: Ул суалчаннарны, тычканнарны, хәтта еланнарны да ашый икән.Ул әле төлке кебек бик хәйләкәр дә. Тычканнарны оя янында көтеп утырып, бик тиз генә тотып ала. Песи кебек, сөт тә ярата икән. Безнең үзебез белән алган сөтебез бар. Әйдәгез, керпене сыйлыйбыз. Бирик әле.

(Керпене сөт янына куйгач, китеп бара.)

Тәрбияче: Ярар, тимик без аңа, китсен ул. Ә без кайтып киткәч, ул аны килеп эчәр. Аларны сакларга кирәк, рәнҗетергә, аларга тияргә ярамый.

 

Тәрбияче: Урманга килеп, уен уйнамыйча кайтмыйбыз инде. “Кем җитез” дигән уен уйнап алыйк әле.

 

Уен: “Кем җитез?”

(Коелган яфракларны кем күбрәк җыя, шул бала җитез була.)

 

Тәрбияче: Балалар, без бу яфракларны керпегә өеп калдырыйк, тиздән салкын кыш җитә. Ул туңар бит. Ул аларны сөенә-сөенә оясына ташыр. Бигрәк матурларын җыйгансыз.

Тәрбияче:Урманда рәхәт булдымы, балалар?

Балалар: Әйе, рәхәт булды.

Тәрбияче: Нәрсә күрдегез урманда?

Балалар: Яфраклар, агачлар.

Тәрбияче: Тагын нәрсә күрдегез?

Балалар: Керпене.

Тәрбияче: Керпе кайда яши?

Балалар: Ул урманда яши.

Тәрбияче: Бик дөрес аңлагансыз. Ә хәзер кайтыйк инде, балалар? Утырыгыз “ковёр самолётка”.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘМӘДИЕВА ЛӘЙСӘН ИЛҺАМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий