Яңа фикерләр:

postheadericon Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

М(Педагогик киңәшмәдәге чыгыш)

 КҮЧЕРҮ – Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

 

Педагогик эштә, беренчедән, тәрбияче

 үзенең тәрбияләнүчесен һәрьяклап белергә,

 икенчедән, тәрбияче белән тәрбияләнүче

 арасында тулы ышаныч булырга тиеш.

 Д.И.Писарев

 

Тормышыбызда бара торган иҗтимагый-сәяси һәм икътисади характердагы үзгәрешләр яшь буынга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсен дә читләтеп үтми. Татарстан Республикасы бәйсезлек алгач, рус теле белән беррәттән, татар теле дә дәүләт теле дип игълан ителде. Татар телен өйрәнүгә игътибар артты.Тормышыбызда күтәрелеш – яңарыш чоры башланды. Шуның белән бергә кеше шәхесенең физик, акыл, психологик үсүенә һәм камилләшүенә дә чор югары тәлапләр куйды. Чор таләпләренә җавап бирерлек итеп, яшь буынны беренче баскычтан – ясле-бакча яшеннән тәрбия һәм белем дөньясына алып керергә, ягъни яшәешен, шөгылен үзгәртергә, баетырга кирәк дигән мәсьәлә килеп баса.

 

Р.К.Шәехованың федераль Дәүләт таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы нигезендә, быелгысы 2012-2013 нче уку елыннан башлап, балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү шөгыльләре” мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы “Авазларны уйнатып” методик кулланмасы белән алып барыла.

Тәкъдим ителгән методик кулланмада мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен балаларны уку-язу нигезләрен үзләштерүгә әзерләү буенча шөгыльләр системасы күрсәтелгән.

“Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы бүлегенә атнага 1 сәгать исәбеннән 64 шөгыль каралган. Шөгыльләрнең дәвамлылыгы 30 минуттан артмаска тиеш.

Шөгыль әзерләү һәм үткәрү барышында балаларны грамоталылык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү алып барыла. Без – педагоглар алдында максатчан рәвештә балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, теге яки бу сүзне барлыкка китергән авазлар рәтендә ориентлашырга, бирелгән модельләргә туры китереп сүзләр сайларга, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, иҗади фикер йөртергә һәм фикерен аңлатып бирә белергә өйрәтү бурычы тора.

Р.К.Шәехованың “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып” методик кулланма һәм 1-2 нче кисәктән торган эш дәфтәрләре заман таләпләренә җавап бирерлек һәм рәссам тарафыннан балаларга аңлаешлы итеп, аларны үзенә җәлеп итәрлек зәвык, ачык төсле итеп тәсвирланган методик әсбаплар.

Ләкин шунысы кызганыч, әлеге эш дәфтәрләре балаларга кайтып җитмәү сәбәпле, шөгыльләрне бары тәрбияче әзерләгән әсбабларга нигезләнеп үткәрергә мәҗбүрбез. Бу, әлбәттә, зур әзерлек, күп вакыт сарыф итүне таләп итә. Балаларның эш дәфтәрләре булмау сәбәпле, аларның шөгыльдә алган белемнәрен әти-әниләргә күрсәтеп бирү мөмкинлеге юк. Моны бары ачык шөгыльләр үткәреп кенә оештырып була. Шуңа да карамастан балаларның шөгыльгә карата кызыксынучанлыклары зур һәм алар бик теләп шөгыльдә катнашалар. Шөгыльгә кызыксынучанлык тудыру  тәрбияченең шөгыльне ничек планлаштыруыннан бәйле. Шөгыльләр барышында һәр баланың актив эшләвенә ирешүдә техник җиһазлардан (язмалар тыңлау, үзйөрешле уенчыклар куллану һ.б.) уңышлы.

Тәрбияче сөйләме баланың сөйләм үсеше өчен мөһим чыганак, өлге булып тора. Авазларны дөрес әйтү күнекмәсе уңышлы формалашсын өчен, сөйләмдә авазларны һәм аваз кушылмаларын ачык, аңлашлы итеп әйтү зарур. Монда исә “Кырыс” һәм “Ягымлы” малай портретын куллану, балаларга зур кызыксыну уята. Бу малайларның портреты рәссам тарафыннан балаларга шул кадәр аңлаешлы итеп ясалган, алар бернинди авырлыксыз тиз арада сүзләрне ике төркемгә аера алалар. Монда малайларның йөз торышы бик зур булышлык итә.

Балалар бик теләп тиешле авазга сүзләр уйлыйлар һәм ике төркемгә аералар, билгеле, тәрбияче ярдәме дә сорала. Балалар һәр шөгыльнең темасына туры китереп өйрәнәсе аваз-хәрефен кулланып “кырыс” һәм “ягымлы” малайга исем уйлап табалар. Мәсәлән: “Самир-Сәлим, Надир-Нәфис, Радик-Рәфис һ.б.

Авазлар һәм хәрефләр белән таныштыруда балалар өчен әкияти фантазия, шул ук вакытта методик яктан бик бай һәм файдалы итеп эшләнгән рәсемле әлифба куллану, шулай ук балаларның шөгыльгә булган кызыксынучанлыкларын үстерә. Балаларның тоеп сиземләвен тирәнәйтүдә хәрефләр белән таныштырганда Шулешко алымын куллану – гади генә таякчыклар кирәкле хезмәт коралына әйләнәләр. Мондый шөгыльләрдән соң, режим моментларында балалар пластилин, төймә, җеп, бау, каеш һ.б. әйберләрдән “язып” уйныйлар.

Шөгыльләрдә кулланылган һәр яңалык, балаларның мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелә. Моның өчен махсус дидактик уеннар һәм күнегүләр үткәрелә. Болар: “Кайсы агачныкы?”, “Поезд”, “Серле өй”, “Яшелчәләрне төркемлә”, “Кем башкача әйтер?”, “Киресен әйт”, “Кайтаваз”, “Сүзләр уйлап әйт”, “Игътибарлы бул”, “Кем күбрәк сүз әйтә?”, “Хоккей”

 

Беренче квартал буенча үткәрелгән шөгыльләр нәтиҗәсендә балаларны бары тик тартык авазларның әйтелешен өйрәттек. Монда сүздәге авазларны интонация белән аерып, бер-бер артлы әйтергә күнектердек, бу шулай ук гади эш түгел. Гыйнвар аеннан 18 шөгыльдән башлап сузык авазлар белән өйрәтә башлыйбыз. Ә аннан соң эш дәфтәрнең икенче кисәгеннән башлап (43-шөгыль) сүзләрне иҗекләргә бүлергә һәм хәрефләр язарга керешәчәкбез. Сүзләргә аваз анализы – Программа таләп иткән уку эшчәнлегенең берничә адымын үз эченә алган бик катлаулы бурыч. Бу эшне киләсе шөгыльләрдә таныштыра башлыйбыз.

Сюжетлы һәм рәсемле картиналар буенча хикәя төзеп сөйләү, әкиятләр, мәзәкләр уйлау – барысында балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүгә, сүзлек запасын уятуга юнәлдерелгән. Баланың үз фикерен тыңлаучыга бәйләнешле итеп җиткерә белүе – мәктәпкәчә әзерлек чорында төп баскыч булып тора. Шөгыль барышында “Гөлбакча”, “Иң матур сүз”

К.В.Закированың “Балачак аланы” китабына кертелгән хикәяләр һәм әкиятләрне куллану максатка ярашлы.Монда әңгәмә, һичшиксез, әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны текстка якын һәм мавыктыргыч итеп сөйләп бирү, автор куйган сорауга бергәләп җавап әзләү ихтыяҗы уята торган сорау һәм биремнәр белән баетылырга тиеш. Баланың үз фикерен дәлилле аңлата белүгә өйрәтү – шулай ук мөһим чара. Моның өчен әзерлек барышында, махсус рәвештә, дәлилле фикер, инандыру таләп ителгән ситуацияләр тудыру кирәк. Бу исә баланың логик фикерләү сәләтен, сөйләменең матурлыгын – аңа башкаларның да игътибарын җәлеп итеп мактап алу урынлы булыр. Һәр баланы игътибар үзәгенә алып, баланың шөгыльгә карата игътибары арта, күңеле күтәрелә һәм катнашу теләге артканнан арта бара. Логик фикерләү сәләтен камилләштерүгә шөгыль барышында призлар уйнату кызыксыну чарасы булып тора. Моның өчен төрле сораулар бирү уңышлы.

– Ни өчен үләннәр сары яисә яшел?

– Гел җәй яисә кыш булса, нәрсә булыр иде?

– Кызыл Калфак әбисенә кыска юлдан киткән булса, нәрсә булыр иде?

– Аю йокламый…

– Сөт түгелми һ.б.

Мәктәпкә әзерлек чорында балалар кисәкләргә бүленгән рәсемнәр буенча сюжет төзеп уйнарга яраталар. Әлбәттә, андый рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә җыялар һәм үз гамәлләрен аңлатып та бирә алалар. Бу шулай ук балаларның сүзлек запасын баета.

Программа таләп иткән бурычларның кайсыларын-шөгыльләрдә , кайсылырын мөстәкыйль эшчәнлектә хәл итү уңышлы. Шуңа да без, тәрбиячеләр, шәхси тәҗрибәне, иҗади сәләтне кулланып, кайчан һәм нинди шартларда кабатлауның кулай булуын билгели алабыз.

Чыгышымның ахырында грамотага өйрәтү шөгыльләренең нәтиҗәсе турында шуны әйтәсем килә: шөгыль үткәрү максатында – балаларда татар теленә тирән кызыксыну, саф татарча – туган телдә аралашу теләге артты. Бу билгеле күләмдә сүз байлыгын һәм сөйләмнең сәнгатьлелеген үстерүгә омтылыш уятты. Киләсе шөгыльләрдә дә балаларның катнашу теләге артыр дип өметләнеп калабыз.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“76-нчы санлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАКИРОВА РӘЗИДӘ МИНСАЛИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий