Яңа фикерләр:

postheadericon Сәламәтлек турында шигырьләр

шиг“Сәламәтлек”  (Шамсуаров Т.)

Иртә әле, вакыт бар дип,

Озак йоклап ятма син.

Кояштан алда уян да,

Физзарядка яса син.

 

Сәламәт, таза булуың

Синнән тора икән бит.

Дөньда иң-иң кадерле –

Исәнлек, тик исәнлек!

 

“Чын дуслар – витаминнар” ( Шамсуаров Т.)

Табигатьтә бик күп алар

Аңлыйлар моны меңнәр!

Безгә ярдәмгә ашыга

Чын дуслар – витаминнар.

 

Яшелчәне ешрак куллан,

Үләннәр сихәтен бел.

Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,

Кәеф күтәрелә гел!

 

Әгәр өеңдә булмаса

Әфлисуннар, бананнар,

Өзеп алганны көтәләр

Миләш, шомырт, баланнар!

 

Дару үләннәре җыя

Миләүшә, Илдус, Динар.

Чыныктыра, зур үстерә

Чын дуслар – витаминнар.

 

Спортны бик яратам мин!  (Шигапова Н.Н.)

 

-“Кем син?”дисезме мине,

Белмисезме? Кит инде….

Мин-Апас ягыннан булган

Кәттә егет бит итде!

 

Җәй көне мин су коенам

Велосипедта элдерәм

Ә кышын кәшәкә тотып

Тимераякта йөгерәм.

 

Спортны бик яратам мин

Тәртипне дә онытмыйм.

Боз өстендә шуган чакта

Балык тотып утырмыйм.

 

“Куыш уйнаганда” (Әминә Бикчәнтәева)

Әй чабабыз, чабабыз,

Якын гына арабыз

Абый әйтә: Тотам, – ди

Чатыр – чытыр, чытырман,

Юк, – мин әйтәм, – тоттырмам!

 

Ә мин бирмәм сүземне,

Менә тоттым үзеңне!

Әй чабабыз, чабабыз,

Бер дә уйнап армыйбыз!

Очып кына икәү бергә

Айны менеп карарбыз!

 

***

Чыршыдай биек бул,

Нараттай кызыл бул,

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!

 

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“2 нче номерлы Урманчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЛАТЫПОВА РӘШИДӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий