Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Минем әнием”

8Икенче кечкенәләр төркемендә әхлак тәрбиясе буенча сөйләм телен үстерү

 

Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү, балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

 

 

 

Т. Хәлләрегез ничек, балалар?

Б-р: Кояшлы иртә кебек!

Т. Балалар, безгә бүген әниләр кунакка килгәннәр, әйдәгез иң элек алар белән исәнләшик әле.

Б-р: Исәнмесез!

Т. Балалар, ә хәзер бераз сөйләшеп алыйк. Без сезнең белән бик күп бәйрәмнәр, истәлекле көннәр булуын беләбез, күп кенә бәйрәмнәрне без бергә үткәрәбез, кайберләрендә үзебез дә катнашабыз. Ә менә ноябрь аенда безгә бик тә истәлекле булган әниләр көне бар. Тыңлагыз әле, мин сезгә бер хикәя сөйлим…

 

Хикәя: Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да, адашкан, елый-елый урам буйлап киткән. Үтеп баручы кешеләр аны юатып: “Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндирәк соң синең әниең? – дип сораганнар.

-Сез ничек инде белмисез? Иң-иң матур әни – минем әнием, – дигән кыз.

 

Т. Балалар, ә сезнең әниләрегез нинди соң?

Балалар:

  • Минем әнием дә бик матур
  • Ә минем әнием матур киенә
  • Мин авырганда әнием мине дәвалый
  • Әнием мине юындыра
  • Минем әнием тәмле әйберләр пешерә
  • Миңа әнием матур киемнәр ала
  • Мине әнием иркәләп йокыдан уята
  • Миңа әнием матур бантиклар куя

Т. Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Б-р: Яратабыз.

Т. Әйдәгез әле үзебезнең яраткан әниләребезгә матур җыр бүләк итик.

 

Җыр: “Әниләр бәйрәме” Ә. Һадиева муз, А.Минһаҗев сүзл.

 

Т. Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – ул безнең әниләребез. Без аларны яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Б-р: Булышабыз.

Т. Ничек итеп?

Балалар:

  • Уенчыкларны җыеп куям
  • Тәлинкәләрне юам
  • Тузан сөртәм
  • Киемнәремне алып куям

Т. Ә без әниләрне нинди сүзләр белән сөендерә алабыз? Кич белән йокларга ятар алдыннан нәрсә дип әйтергә мөмкин?

Б-р: Хәерле кич, әнием!

Т. Ә иртән йокыдан торгач, нәрсә дип әйтәсез?

Б-р: Хәерле иртә, әнием!

Т. Менә сез нинди ягымлы балалар икәнсез, булдырасыз. Безнең балалар әниләренә матур шигырьләр дә сөйләп күрсәтсеннәр әле.

 

Шигырьләр:

1. “Әни” Йолдыз

2. “Әни сүзе” З.Туфайлова

3. “Бүген әниләр бәйрәме” Р.Вәлиева

 

Т. Булдырдыгыз, балалар!!! Әниләр – безнең иң яраткан кешеләребез!!! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап көйсезләнеп аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык. Әйдәгез, әниләребезне куандырып матур бию башкарып китик әле.

 

Күмәк татар халык биюе башкарыла.

 

Т.Әйдәгез, бераз әниләребезне дә уйнатып алыйк инде.

 

1. Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләрне тәрбияче башлый, әниләр дәвам итә)

  • Олылысаң олыны, олыларлар үзеңне.
  • Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
  • Яктылык – кояш янында, яхшылык ана янында.
  • Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
  • Аз сөйлә, күп эшлә.
  • Кем эшләми, шул ашамый.

 

2. Уен “Ягымлы сүзләр” (Тиен акчалар саный-саный кем күбрәк үзенең балаларына матур сүзләр әйтә, шул ук вакытта күпме акча санаганын да белергә тиеш)

 

Т. Булдырдыгыз, әниләр! Ә хәзер әйдәгез, балалар, әниләребезгә үзебезнең тагын бер һөнәребезне күрсәтик әле. Әниләр безгә кунакка килгәннәр бит, ә кунакларны якты йөз, тәмле сый белән каршы алалар. Ә сезнең әниләребезне сыйлар өчен тәмле коймаклар пешерәсегез киләме?

Б-р: Килә…

Т. Алайса әйдәгез, эшкә керешик. Менә мин сезгә камырын әзерләп куйдым инде. Безгә тәмле коймакларны әвәләп пешереп кенә аласы калды…

 

Әвәләү шөгыле: “Коймаклар” (Әвәләү тозлы камыр белән башкарыла)

  1. Балалар өстәл артларына утыралар.
  2. Өстәлләрдә әзер камыр, клеенкалар, салфеткалар, такталар.
  3. Камырдан уч төпләрендә түгәрәк шарлар әвәлиләр, аларны бармаклар ярдәмендә җәяләр, әзер коймакларны “табага” тезәләр, табаларны “мичкә” пешерергә куялар…

Т. Булдырдыгыз, балалар, сез бик тырышып эшләдегез, димәк әниләребезне чәй өстәле янына чакырсак та була. Ә табын өстәле әзер булганчы бездән әниләребезгә бүләккә җыр.

 

Җыр: “Рәхмәт, әнием” Ә. Һадиева муз, А.Минһаҗев сүзл.

Бәйрәм иртәсе әниләр һәм балалар б-н чәй өстәле артында дәвам итә.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

147 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИЕВА ГӨЛСИНӘ КАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий