Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Автобус белән танышу»

02_500_busУртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

  1. Балаларны автобус белән таныштыру.
  2. Юл билгеләрен танып белүләрен ныгыту.
  3. Олыларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
  4. Сөйләм телен үстерү.

Әсбаплар: үрдәк рәсемнәре, рәсемнәр, автобус макеты, юл билгеләре, клей, кисточка, төсле кагазьләр.

Методик алым:

  1. Әкият уку.
  2. Рәсемнәр карау.
  3. Кисеп ябыштыру алымнарын күрсәтү.
  4. Автобуста шәһәр урамы буенча сәяхәт.

 

Дәрес барышы:

Т: Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак апалар килгән. Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик әле.

Б: Исәнмесез!

Т: Балалар, хәзер әйдәгез «Үрдәк бәбкәсенең юлда кургәннәре» әкиятен укып китәм. Шушы әкияткә карата сораулар бирермен. Игътибар белән тыңлап утырыгыз. (Өстәлдә үрдәк бәбкәсенең рәсеме була).

 

«Үрдәк бәбкәсенең юлда күргәннәре»

Борын-борын заманда яшәгән ди бәбкәсе белән бер кыргый үрдәк. Ул бәбкәнең бөтен нәрсәне дә беләсе килгән. Бәбкә көн саен урман буйлап, күл буйлап йөргән. Көннәрдән бер көнне шулай йөри торгач, бер зур юлга килеп чаккан. Карый икән – ниндидер таныш булмаган, күп тәрәзәле, формасы печән кибәненә охшаган әйберләр йөри икән. Үрдәк бәбкәсе моны күреп гаҗәпләнгән. Шулай бик озаклап басып торгач, үрдәк бәбкәсен әнкәсе эзләп килгән. Бәбкә әнисеннән сораган: “Әни, нәрсәләр соң ул юл буйлап йөриләр, печән кибәненә охшаганнар”. Әнкәсе бәбкәсенә әйткән: “Син мине игътибар белән тыңла, юлдан безнең машиналар һәм автобуслар йөриләр. Сине кызыксындырган формасы белән печән кибененә охшаган әйбер – ул “автобус” дип атала. Алдында аның кабинасы бар. Автобусны йөртә торган кеше шофер дип атала. Автобус кешеләрне йөртә, аның эчендә утырып йөри торган кешеләр пассажирлар була. Автобусның тәрәзәләре кешеләргә карап йөрер өчен. Автобус безнең шикелле атлап йөрми, аның тәгәрмәчләре бар, алар тәгәрәп йөриләр. Бәбкә әнкәсен тыңлап торгач аңлаган инде. Печән кибәненә охшаган әйберләр – ул автобуслар була дип сөенә-сөенә әнисе белән култыклашып оенә кайтып киткән.

 

Т: Әкият кем турында бара?

Б: Әкият үрдәк бәбкәсе һәм үрдәк турында бара.

Т: Балалар, үрдәк бәбкәсе нәрсә белән танышкан. Юлда нәрсә күргән?

Б: Юлда үрдәк бәбкәсе машиналар һәм автобуслар күргән.

Т: Автобус җәмәгать транспорты. Безнең юлларда тагын нинди җәмәгать транспортлары йөри?

Б: Безнең юлларда машина, автобус, троллейбус, трамвай, такси йөри.

(Тәрбияче троллейбус, трамвай, автобус рәсемнәрен күрсәтә).

Т: Алар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаган?

Б: Аларда кабина бар.

Т: Кабинада кем утыра?

Б: Кабинада шофер утыра.

Т: Алар кемнәрне ташый?

Б: Алар кешеләрне ташый.

Т: Менә шул кешеләрне пассажирлар дип атыйлар. Балалар, автобус рәсеменә игътибар итик әле. Автобусның нәрсәләре бар?

Б: Автобусның ишеге, тәрәзәсе, кабинасы, салоны, тәгәрмәче бар.

Т: Кабинада кем утыра?

Б: Кабинада шофер утыра.

Т: Автобус кемнәрне йөртә?

Б: Автобус пассажирларны йөртә.

Т: Автобуска тәрәзәләр нәрсә өчен кирәк?

Б: Автобуска тәрәзәләр остановкаларны, юл билгеләрен, урамнарны, йортларны кешеләрне карап барыр өчен кирәк.

Т: Нәрсә ярдәмендә автобус хәрәкәт итә?

Б: Автобус тәгәрмәчләр ярдәмендә хәрәкәт итә.

Т: Автобуска кайсы ишектән керәбез?

Б: Автобуска арткы ишектән керәбез, алгы ишектән чыгабыз.

Т: Балалар, без сезнең белән сәяхәткә барырга җыенган идек. Автобусыбыз ватылган (рәсем күрсәтәм). Аның нәрсәләре юк?

Б: Тәгәрмәчләре һәм тәрәзәләре юк.

Т: Әйдәгез әле автобусны бергәләп төзәтик. Тәрбияче тәрәзәне һәм тәгәрмәчләрне кисеп күрсәтә һәм ябыштыра. Балалар өстәл яныны килеп тәгәрмәчләр һәм тәрәзәләрне кисеп ябыштыралар.

Т: Балалар, автобусыбыз төзәлде инде. Бергәләп утырып сәяхәткә китәбез. Транспортка утыргач нинди кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк.

Б: Кешеләргә комачауламаска, кычкырып сөйләшмәскә, этешмәскә- төртешмәскә, өлкән кешеләргә, әби-бабайларга урын бирергә кирәк.

 

Шулвакыт автобус ишеген бүре шакый. (Кулында юл билгеләре була, бик борчыла).

Т: Бүре, нәрсә булды? Нигә болай борчыласың?

Б: Әй, балалар, юлда күпме рәсемнәр таптым. (Юл билгеләрен күрсәтә). Кеше күргәнче дип тиз генә җыеп алдым.

 

Тәрбияче бүредән юл билгеләрен ала.

Т: Балалар, бу юл билгесен ничек дип атыйлар?

Б: Җәяүлегә йөрү өчен билгеләнгән урынны күрсәтә.

Т: Монысы ничек атала?

Б: Велосипед белән йөрергә ярый.

Т: Бу юл билгесен ничек дип атыйлар?

Б: Бу юлда велосипед белән йөрергә ярамый, машиналар юлы.

Т: Монысы ничек атала?

Б: Светофор дип атала. Транспортка юлда ничек дөрес хәрәкәт итәргә, ә җәяүлеләргә дөрес итеп юлны аркылы чыгарга булыша.

Т: Светофорда кызыл төс янса, нәрсәне аңлата?

Б: Урында басып торырга кирәк.

Т: Сары төс янса?

Б: Урында әзерләнергә.

Т: Яшел төс янса?

Б: Юлдан зебра аша чыгарга кирәк.

Т: Үзебезнең сәяхәтебезне шушы урында тәмамлыйк. Безне бакча да көтә торгандыр. Үзебезнең юлыбызны шунда тотыйк.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

330 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РӘХМӘТУЛЛИНА ГӨЛШАТ ШӘЙДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий