Яңа фикерләр:

postheadericon Физик тәрбия буенча уен-дәрес: «Шаян кошчыклар»

Raznocvetnyj-mir-v-Blinoff_fullИкенче кечкенәләр төркеме

 

Максат:

Балаларның колоннада атлап йөрү һәм йөгерү, төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен ныгыту;

Биек булмаган предметтан ике аякка бергә дөрес итеп сикереп төшү һәм ике аякта сикерү күнекмәләрен камилләштерү;

Дөрес үрмәләү күнекмәләрен үстерү;

Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кирәкле җиһазлар: гимнастик скамейка, кошлар маска-башлыклары, мәче маскасы, массаж җәймәләре, боҗралар.

Үткәрелү вакыты: 28 апрель 2014 ел, 10.00

 

Оештыру өлеше:

-Исәнмесез, балалар!

-Бүген без сезнең белән кошлар булып уйнарбыз. Сез нәни кошчыклар, ә мин – әни-кош булырмын. Без очарга һәм җим эзләргә өйрәнербез.

-Киттек, нәни кошчыкларым! (Түгәрәк буенча атлап йөрү, канатларны җилпеп аяк очларында йөгерү.)

-Ә хәзер, кошчыкларым, түгәрәккә басыгыз! Без сезнең белән күнегүләр эшләп алырбыз!

 

Гомуми үсеш күнегүләре:

1. “Канатларны чистартабыз”. Т.т.: куллар билдә, башны ян-якка иябез, бераз чүгәлибез.

2. “Канатларны тикшерәбез”. Т.т.: аяклар бергә, куллар аста. Кулны өскә күтәрәбез, карыйбыз; төшерәбез. Икенче кул белән дә шулай ук.

3. “Юынабыз”. Т.т.: аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Алга иеләбез, гәүдәне селкетәбез.

4. “Җим табабыз һәм очабыз”.Т.т.: чүгәлибез, бармаклар белән идәнгә кагылабыз, сикерәбез.

5. “Үсәбез”. Аяк очларына басабыз, кулларны өскә күтәрәбез-вдох, кулларны төшерәбез-выдох.

 

Төп өлеш:

-Кошчыкларым, күрше аланда бик тәмле җим бар. Әйдәгез шунда барабыз! (Түгәрәк буенча атлап бару)

-Карагыз әле, юлыбызда тумгәкләр ята. Безгә аны сикереп үтәргә кирәк (Ике аяк белән бергә сикерү)

-Юлыбызны дәвам итәбез. Елга аркылы күпердән үрмәләп үтәрбез. (Гимнастик скамейкадан үрмәләү)

-Ай, кошчыкларым, афәрин! Менә килеп тә җиттек. Монда нинди тәме җим күп икән. Бераз ял итеп п алыйк: “Көн-төн” уенын уйныйк.

(“Көн” – дигәч, сез җим ашыйсыз, сикерәсез, уйныйсыз. “Төн” – дигәч, чүгәлибез, ял итәбез.)

-Ял итеп алдык. Хәзер кайтыр юлга кузгалыйк инде. Хәзер без башка юлдан кайтырбыз. Ә монда безгә вак ташлар аша үтәргэ кирәк. (Массаж җәймәләре өстеннән үтү)

 

“Мәче һәм чыпчыклар” хәрәкәтле уены:

-Кайтып җиттек, хәзер уйнап алыйк. (“Мәче һәм чыпчыклар” уены)

 

Йомгаклау өлеше:

-Нәни кошчыкларым, без бүген сезнең белән бик ерак ара үттек, арыдык. Юлда безгә нинди каршылыклар очрады әле? (Ауган агач аша сикердек, күпердән үрмәләп чыктык, вак ташлардан йөрдек.)

-Ә хәзер ял итәрбез инде. (Тыныч музыка куела)

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“9 нчы Арча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура тәрбиячесе

НУРМӨХӘММӘТОВА АЛСУФОАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий