Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Йорт хайваннары»

Рисунок1Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль

КҮЧЕРҮ – Йорт хайваннары (Презентация)

 

Шөгыльнең максатлары:

1. Хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү;

2. Балаларның тәрбияче сөйләмен аңлау дәрәҗәсен үстерү, сөйләмнәрен: әйе, юк; му-у-у, кик-ри-кү-үк, пи-пи-пи, ко-ко-ко һ.б.шундый аваз ияртемнәре аша баету;

3. Җәнлекләрнең һәм йорт кошларының тышкы билгеләрен атау, аваз ияртемнәрен әйтү аша, йорт хайваннарын танырга өйрәтү.

Җиһазлар:конспектка презентация, проектор, экран, ноутбук, кояш һәм нурлар, дидактик уен «Найди детеныша», сары һәм яшел туплар, губкадан ясалган тары бөртекләре, шарлар, песи маскалары, кечкенә тычкан.

 

 

 

Эш барышы

Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар. Слайдта авыл рәсеме күрсәтелә.

Т.: Балалар, тыңлагыз әле, кем кычкыра икән анда? (Әтәч керә.)

Т.: Балалар, әтәч ничек кычкыра? (Кик-ри-күк)

– Бик дөрес!

 

Әтәч (М.Җәлил)

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Бакчага килдек,

Ашыга-ашыга:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

 

Т.: балалар, әтәч тары бөртекләре ярата. Әйдәгез әтәчне тары бөртекләре белән сыйлыйбыз! (Балалар әтәчне «тары» белән сыйлыйлар.) Әтәч рәхмәт әйтә.

Т.: Әтәчкәй, сиңа нәрсә булды? Ни өчен син калтырыйсың? Балалар, безнең әтәчебез туңган бит! (Слайтта моңсу кояш рәсеме күрсәтелә.)

Т.: Ой, балалар, кояш моңсуланган, боеккан – ул үзенең якты нурларын югалткан. Кояшка нурларны табырга булышабызмы? (Балалар кояшка нурлар куялар. Рәсем икенче ягы белән әйләндереп куела. Кояш – елмая.

«Кояшкай» исемле җыр тыңланыла, музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясала.

Слайтта елмайган кояш рәсеме күрсәтелә.)

 

Т.: Менә нинди матур кояш булды. Без дә кояш кебек елмаеп күрсәтик әле. ничек елмая кояш? (Балалар елмаялар.)

Т.: Карагыз әле, балалар. Әтәч сезгә күчтәнәч алып килгән. Нәрсә бу? (Шарлар)

– Әтәчкәй, рәхмәт. Ә хәзергә әтәчебез кояш нурлары астында җылынып алсын, ял итсен!

Т.: Балалар, әтәченең балалары бар, сары чебиләр. Карагыз әле слайдка. (Балалар өстәлдә таратып куелган картиналар арасыннан кирәклеләрен табып бирәләр, дөрес җаваплар экранга чыгарыла.)

– Карина, карточкалар арасыннан тап әле, юына торган чебине. (Бала күрсәтә). Молодец!

– Мурат, күрсәт әле ашый торган чебине. (Бала күрсәтә) Молодец!

– Сәрия, күрсәт әле чебине. (Бала күрсәтә) Молодец!

(Слайдта эт рәсеме күрсәтелә)

Т.: Карагыз әле, балалар, бу нинди җәнлек? (Эт)

 

Маэмай (Ж. Тәрҗеманов)

Тешләмәсен Акбаем,

Сезгә өрә маэмаем:

«Ташлар ыргытмагыз,— ди,

— Мине котыртмагыз»,— ди.

Т.: Эт нәрсә дип әйтә? (Ау-ау-ау)

 

Т.: Ә монысы нинди җәнлек? (Песи) Дөрес, балалар.

 

Мыраубикә (Д.Гарифуллин)

Мыраубикә кызык та соң:

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

 

Т.: Балалар, песи ничек әйтә әле? (Мияу-мияу) Дөрес.

Т.: Карагыз әле, кара! Нинди җәнлек килгән монда? (Тычкан)

Т.: Тычкан ничек чыелдый? (Пи-пи-пи)

Т.: Әйдәгез бергәләп эт, песи, тычканны ашатып алабыз. (Сөт, сөяк, сыр рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр слайдка чыгарыла.)

 

– Эт нәрсә ярата? (Сөяк)

– Песи нәрсә ярата? (Сөт)

– Тычкан нәрсә ярата? (Сыр) Молодцы, балалар! Булдырдыгыз.

 

Т.: Без сезнең белән «Шаян песиләр» исемле уен уйнап алырбыз. (Балаларга песи маскалары кидертелә.)

Әнә бара песиләр:

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай бара ул.

Тәпиләре белән чәбәкли:

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай чәбәкли.

Аяклары белән менә шулай,

Менә шулай тыпырдый.

Койрыгын менә шулай,

Менә шулай селкетә.

 

Т.: Молодцы, балалар! Безнең песиләр шар белән уйнарга ярата. Карагыз әле, яшел шар яшел өйдә яши, ә сары шар сары өйдә. (Тәрбияче шарларны идәнгә чәчә, балалар җыя.)

Т.: Булдырдыгыз, балалар. Ой, нәрсә тавшы бу? (Ат) (Слайтта ат рәсеме чыгарыла.)

– Ә монсы? (Сыер)

– Бу җәнлекнең исеме ничек? (Сарык)

Т.: Бик, дөрес!

Т.: Карагыз әле, балалар, җәнлекләр балаларын югалткан. Әйдәгез бергәләп балаларын табарга булышабыз.

(Уртага өстәл куела. «Найди детеныша» дидактик уен уйнала.) Молодцы.

Т.: Карагыз әле, балалар. Безнең янга тычкан килгән. Килүен килгән дә балалардан куркып карап тора.

– Сәмир, тычканны урындык астына яшер әле.

– Полина, тычканны урындык өстенә куй әле.

Т.: Тычкан балалар белән уйнады да качты. Кайда качты икән? Йокы бүлмәсендә түгелме икән? Әйдәгез эзләп карыйк әле тычанны йокы бүлмәсеннән.

– Тычкан, тычкан, син кайда? Чык монда уйнарга! (Тәрбияче балалар белән йокы бүлмәсенә китә.)

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“64 нче санлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАШАПОВА ГӨЛИЯ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий