Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Тиктормас куян маҗаралары»

тиктормас
Зурлар төркеме

 

Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;

җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;

юл йөру билгеләрен йөрәнүен дәвам итү;

иптәшләренә ярдәмгә килү теләге тәрбияләү.

 

 

 

Музыка астында балалар залга үтәләр. Икенче яктан залга елаган куян керә.

Тәрбияче: Ни булды, Куянкай?

Куян: Тубым ярылды-ы. Дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә таптады-ы.

Тәрбияче: Ә нәрсә булыр икән соң ул, дүрт тәгәрмәчле әйбер, балалар?

Балалар: Машина.

Тәрбияче: Ничек ул синең тубыңны таптады соң? Син, бәлки, машина юлында уйнагансыңдыр?

Куян: Юлда уйнарга рәхәт бит: тигез дә, киң дә. Тик юлда һаман машиналар йөри шул.

Язилә: Куянкай, син юлда уйнама, машиналар үзеңне таптарга мөмкин. Юлда бер дә уйнарга ярамый. Аңладыңмы? Юл бит ул машиналар, атлар йөрү өчен ясалган. Ә җәяүлеләр – тротуардан йөри.

Куян: Нәрсә соң ул җәяүле?

Язилә: Җәяүлеләр – ул җәяү йөрүче барлык кешеләр, Куянкай.

Тәрбияче: Куянкай, ә синең исемең ничек соң? Каян килеп чыктың монда?

Куян: Мин урманда яшим. Исемем – Тиктормас. Мин әниемнән сорамыйча гына шәһәр күрергә килдем.

Тәрбияче: Бик начар эшләгәнсоң, Тиктормас, әнидән алай качырга ярамый. Ул борчылачак бит. Җитмәсә син урамда йөрү кагыйдәләрен дә белмисең. Син игътибар белән тыңла әле. Без җәяүлеләр мәктәбенә барган идек, анда юлларда, урамнарда, транспортта үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләр. Теләсәң, сиңа да үзебез белгәннәрне өйрәтәбез. Икенче тапкыр шәһәргә килгәндә ничек йөрергә икәнен белерсең.

Куян: Телим! Телим!

Тәрбияче: Алайса, тыңла.

 

Рамиля (светофор янына килеп).

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп.

Чатта тора светофор,

Акта тора светофор.

 

Тәрбияче: Әйе, куянкай, бу светофор, ул җәяүлеләргә һәм машиналарга дөрес юл күрсәтүче. Аның өч күзе бар.

 

Руслан: Янып тора өч күзе

Күреп тора ул безне.

“Кузгалма”, – ди кызыл күзе,

“Сабыр”, – ди сары күзе,

“Ярый”, – яшел күзе.

 

Бергә: Без дә аңа карыйбыз

Күзебезне алмыйбыз

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

 

Тәрбияче: Аңладыңмы, куянкай? Светофорда кызыл ут янса – син хәрәкәтне туктатырга тиеш, сары ут янса – сабыр гына көтеп торасың, әгәр яшел ут янса – менә шушы “зебра” юлы аша чыга аласың.

Куян: Ә нәрсә соң ул зебра?

Энҗе: “Зебра” – ул юл аша чыга торган махсус сырлы юл.

Тәрбияче: Әгәр дә юлда светофор булмаса, Куянкай, юл аша чыкканда башта сул якка кара, аннан уң якка кара. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

 

Уен: “Светофор”.

Тәрбияче: Син нинди машиналар беләсең соң?

Куян: Мин Жигули гына беләм.

Тәрбияче: Менә син безнең балаларны тыңла әле.

Ләйсән: Җиңел һәм йөк машиналары була. Йөк машиналары авыр әйберләр ташыр өчен кирәк, җиңел машиналар кешеләр утыртып йөрер өчен кирәк.

Риназ: Ә тагын әле махсус машиналар да була: янгын сүндерүче, ашыгыч ярдәм машинасы.

Диана: Шәһәрләрне җәмгыять транспортларсыз күз алдына да китереп тә булмый. Алар автобус, троллейбус, трамвай.

 

Уен: “Нәрсә артык?”

Тәрбияче: Ә хәзер җәмгыять транспортларның берсенә – автобуска утырыйк, Тиктормаска әнисе янына кайтырга булышыйк.

Автобуска утырганда Тиктормас төртеп кермәкче була.

Тәрбияче: Тиктормас, алай ярамас бит инде. Башта кызларны үткәрергә, аннан соң гына билет алып кереп утырырга мөмкин.

Куян: Ярар, аңладым инде….

 

Шофер итеп билгеләнгән бала “Шофер булам” җырын җырлый.

Үскәч кем буласың диеп

Сорыйлар да сорыйлар.

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да саныйлар.

 

Бип-бип-бип, кем бу кем,

Кем бар анда кайсыгыз,

Тизрәк капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

 

Җыр җырлаган вакытта куян автобус эчендә сикерә башлый. Шулчак юл хезмәткәте күренә, ул автобусны туктата.

Юл инспекторы: Исәнмесез, балалар. Сезнең арада кемдер автобуста барганда салон буенча йөри, сикерә дә. Шуңа мин сезне туктатырга мәҗбүр булдым.

Тәрбияче: Милиционер абый, бу безнең яңа танышыбыз – Тиктормас. Без аңа җәяүлеләр мәктәбендә өйрәнгән кайбер кагыйдәләрне өйрәтәбез. Ул бик белергә тели.

Юл инспекторы: Ярый алайса, Тиктормас, тәртипле бул. Автобуста барганда тотынып барырга, тыйнак булырга һәм тыныч кына утырырга кирәк.

Тәрбияче: Син бу абыйны беләсеңме? Ул – юл инспекторы, юллардагы тәртипне күзәтүче була. Җәяүлеләрнең дә, машинадагыларның да бәлә-казаларсыз йөрүләрен күзәтә.

 

Юл инспекторы: Яшенле яңгыр яуса да,

Карлы бураннар булса да,

Әче җилләр уласа да

Урамда дежур торам.

Автобуска, тракторга,

Камазга, Жигулига

Дөрес юлны күрсәтәм.

Үтә алмый беркем дә,

Мин таякны күрсәтсәм.

 

Хәзер, дуслар, мин сезнең җәяүлеләр мәктәбендә ничек укуыгызны сынап карый әле. Менә шушы юл билгеләрен аерыгыз.

 

Уен: “Юл билгеләрен аер”

Балалар биремне үтиләр.

1 бала: (кисәтүче билгеләрне җыеп). Болар кисәтүче билгеләр. Кисәтүче билгеләр өчпочмак формасында ак фонда һәм кырыйлары кызыл кайма була. Бу билгеләр йөртүчене алда куркыныч булуы турында кисәтәләр.

2 бала: (тоючы билгеләрне җыеп). Болар тоючы билгеләр. Тоючы билгеләр – түгәрәк, ак фонда, кырыйлары кызыл кайма белән әйләндерелгән була.

3 бала: (күрсәтмә бирүче билгеләрне җыеп). Болар күрсәтмә бирүче билгеләр. Күрсәтмә бирүче билгеләр түгәрәк формада һәм зәңгәр төстә булалар.

 

Юл инспекторы: Дөрес җыйдыгыз.

Тәрбияче: Юл билгеләренең ярдәме бик зур. Юл билгеләрен танып үтәсәк кенә безнең тормышыбыз тыныч һәм фаҗигәсез булыр.

Юл инспекторы: Уен да уйнап алыйк әле.

 

Уен: “Юл билгеләрен төзе”.

Юл инспекторы: Дөрес эшләдегез, тырышып укыгансыз икән. Куян дус, сине дә сынап карыйм әле. Юл аша чыкканда нишләргә кирәк?

Куян: Юл аша чыкканда светофорга карарга кирәк. Әгәр светофор булмаса башта сулга, аннан уңга карарга кирәк, машиналар булмаса гына юл аша чыгарга ярый.

Юл инспекторы: Бик дөрес, Тиктормас. Барлык сынауларны да үттегез, исән-сау йөрегез.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Тиктормасны озатып куйыйк – урманда куренеп тора.

 

Велосипедка утырып бер бала керә.

Динар: Ашыккан кеше сыман

Мин сәпиттә элдерәм

Шук булсам да җитез мин

Юл билгеләрен күреп өлгерәм.

 

Тәрбияче: Динар, син нигә велосипед белән юлда йөрисең?

Динар: Юл киң, озын. Монда йөрергә ярамыймени?

Адиля: Балаларга машина юлында велосипедта йөрергә ярамый. Бу (билгегә күрсәтеп) тыючы билге дә шуның турында сөйли. Менә мондый рөхсәт итүче билге булса гына велосипедта йөрергә рөхсәт ителә.

 

Тик бу билге торган җирдә

Йөр син велосипедта.

Син йөрсен өчен җайланган

Димәк монда юллар да.

 

Тәрбияче: Әйе, машиналар юлында кечкенә балаларга велосипед белән йөрергә тыела. Куркыныч очраклар чыкмасын өчен тиешле урыннарда гына уйнарга кирәк. Аңладыңмы инде, Динар?

Динар: Әйе, аңладым. Бүтән юлда уйнамасмын – махсус мәйданчыкта гына йөрермен.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән Тиктормасны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттек, юл хезмәткәренең сынауларын үттек, Динарны юл хәләкәтеннән саклап калдык.

Энҗе: Әти-әни, әби-бабай,

Кыз һәм малай һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен.

 

Лилия: Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел.

 

Айдар: Нәсрә өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын.

Нәрсә өчен инспектор

Өскә таяк сузганын.

 

Алина: Машина үткәнен көтми

Йөгермә син тизрәк,

Моны белү һәр балага

Кайда йөрсә дә кирәк.

 

Тәрбияче: Я, балалар! Менә инде

Юл билгеләрен белдегез,

Исән-имин, сау сәламәт

Үтсен һәрбер көнегез!

 

Җыр: “Светофор”

Тәрбияче: Динар, син узеңнең тимер атың белән безнең дустыбыз Тиктормасны әнисе янына илтеп куймассыңмы?

Динар: Бик теләп.

Тәрбияче: Тик, Динар, син хәзер кайсы юлда йөрергә икәнен беләсең, без өйрәткәннәрне исеңнән чыгарма.

Динар: Беләм, беләм онытмамын. Әйдә, Тиктормас, утыр, яхшылап тотын. Без киттек.

Куян: Сау булыгыз, балалар. Тагын очрашырбыз әле. Рәхмәт сезгә.

Балалар: Сау бул, куянкай, сау бул, Динар. Тигез юллар сезгә.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез Тиктормасны үзегез белгәнегезгә өйрәттегез. Тагын алга таба да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, юлларда тыныч имин йөрегез. Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

“Апас “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАТАУЛЛИНА ГӨЛНАРА ИЛЬСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий