Яңа фикерләр:

postheadericon Физминутка “Һөнәрләр”

1004374368Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

 

Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

 

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

 

Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

 

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк.

 

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик.

 

Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий