Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кошларга кышларга булышыйк»

imgh14686023-4 яшьлек балалар өчен интегральләштерелгән турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге.

 

Максат: кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.

Тәрбия бурычлары: кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тудыру.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, сөйләм телен үстерү, пумаланы дөрес итеп тотып рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: кышлаучы кошларны таный һәм аера белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, әңгәмә, сораулар, әдәби тел, үсендерү – мактау, кул эше.

Жиһазлау: проектор, такта, ноутбук, кышлаучы кошларны сүрәтләүче рәсемнәр (тукран, чыпчык, ала карга, песнәк, кызылтүш, күгәрчен), Зарипова З.М. “Таратма материаллар”, җимлекләр, табышмаклар, саескан костюмы, алдан әзерләнгән кәгазь битләре, акварель буяу, салфетка, сулы савыт.

Сүзлек өстендә эш: тукран, чыпчык, ала карга, песнәк, кызылтүш, күгәрчен, җим, җимлек.

 

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Төп өлеш.

  1. Сүзле уен «Хәерле иртә».
  2. Кыш турында әңгәмә.
  3. Психогимнастика (Сулыш алу гимнастикасы)
  4. Сюрприз.

3. Практик өлеш.

  1. “Булсан зирәк, әйт тизрәк!” уены. Табышмакларга жавап бирү.
  2. Кошларны таны уены.
  3. Хат килүе. Аны уку.
  4. Җимлек турында әңгәмә.
  5. Дидактик уен “Җимлеккә ни салырга була”
  6. Ял минуты “Кошлар ашату”
  7. Рәсем ясау. (Шәм белән тәҗрибә ясау)
  8. Бармак гимнастикасы “Сорока – белобока”

 4. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы

Балалар ике өстәлгә бүленеп утыралар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшәбез.

Исәнмесез! Хәерле иртә барчагызга да!

Әйдәгез хәзер «Хәерле иртә» уенын уйнап алабыз. Минем арттан кабатлагыз.

Хәерле иртә!

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау).

Уяндыгызмы? (бинокль ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау).

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау).

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау).

Уяндыгызмы? (тыпырдау)

Хәерле иртә, апа (кулларын сузып).

Мин уяндым.

 

Молодцы, балалар!

Менә, балалар, бөтенегезнең дә кәефләре әйбәт.

Тәрбияче: Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Тәрбияче: Кыш.

Балалар: Әйе, бик дөрес.

Тәрбияче: Кыш җиткәч тирә-якта нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар: Кар ява, суык, агачларны, өй түбәләрен кар каплый һ.б.

Тәрбияче: Бүгенге көн нинди? (Суык). Ә суыкта ничек суларга кирәк, нәрсә белән? Әйе, дөрес, борын белән. Әйдәгез сулап карыйк әле.

(Сулыш алу гимнастикасы – 3 тапкыр борын белән сулыйбыз)

 

Балалар, анда ишек төбендә кемдер бар бугай. Кертәбезме? (Саескан киеменнән киенгән кече тәрбияче керә)

Саескан: Исәнмесез, балалар! Мин иптәшләремне – кошларны эзләп йөрим, күрмәдегез сез аларны, балалар?

Тәрбияче: Саескан, менә үзебез дә кошлар турында сөйләшмәкче идек. Әйдә син дә безнең белән утыр, бергә сөйләшик.

 

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз?

Бу кем була, я кайсыгыз әйтә? (Кошлар)

(Басып җавап бирү)

 

Тәрбияче: Дөрес! Безнең якларда яшәүче кошларны 2 төркемгә бүлеп карага була. Кышлаучы һәм җылы якка китүче.

Саескан: Ә менә мин балалар сезгә табышмаклар алып килдем. Сез шул табышмакларга җавап бирсәгез, безнең якта кышлаучы кошларның исемнәрен белерсез.

 

Гөлдер –гөлдер, гөлдергү

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

 

Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч. (Тукран)

 

Яшькелт-сары төсле ул

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

 

Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык-чырык та чык-чырык. (Чыпчык)

 

Ак карадан киенгән

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

 

(Кошлар рәсеме, слайдлар күрсәтелә).

Тәрбияче: Балалар тагын бер кабатлап чыгыйк әле безнең якта кышлаучы кошларнын исемнәрен. (Тукран, чыпчык, ала карга, күгәрчен, песнәк, кызылтүш, саескан) Балалар, без хәзер бер уен уйнап алыйк әле. Тактага карагыз әле. Анда ни күрәсез, әйе, ак кәгаз бите. Мин – суык, сезне өшетәм, кулым белән баш өстегездән суытып йөрим. Кемнең башыннан кулым белән тотам, шул такта янына чыгып бу ак кәгаз астында ни икәнен әйтеп, сөйләп бирергә тиеш була. Киттек.

 

Уен “Кошларны таны!”

(Күмәк һәм аерым кабатлаулар)

 

Тәрбияче: Безгә саесканның койрыгына ябышып бер хат килгән икән. Укып карыйк әле, ни язалар икән.

 

Хат.

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табуы бик кыен,

Исән калу бар уем.

Минем исемем песнәк.

Ачыгам шул кышларын.

 

Балалар, уйлап карагыз әле, салкын кыш башланып җир өсте кар белән каплангач кошларга җим табуы җиңелме икән? (Юк) Ә без нишли алабыз соң? (Җимлек ясап, ашарларына биреп ) Менә җимлекләр нинди була ала, карагыз әле, балалар. Сез тырышып әти-әниләрегез белән ясап алып килгәнсез җимлекләрне. Без аларга җимнәр салып урамга кошларны туендырырга элеп куярбыз.

 

Дидактик уен “Җимлеккә ни салырга була”

Ә җимлеккә ниләр салырга була соң? (Күрсәтмә әйберләр күрсәтелә, балалар җавап бирә. (Ипи кисәге, көнбагыш, ярмалар (экранда да күрсәтелә))

Молодцы, балалар!

Ә хәзер ял итеп алыйк.

 

Ял минуты “Кошларны ашату”

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),

Сөенделәр алар анда җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр).

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

 

Утырдык, балалар, булдырдыгыз!

Тактага карагыз әле, балалар, монда нәрсә ясалган. Әйе, агачка җимлекләр эленгән һәм кошлар җим ашарга килгәннәр. Нинди кошлар килгән (күгәрчен, песнәк, чыпчык, тукран…)

 

Рәсем ясау.

Балалар саескан дустыбызның безгә тагын бер бүләге бар, менә шушы серле кәгазь битләрен алып килгән ул. Кәгазь нинди төстә? (Ак). Әйе, ак. Анда бер рәсем яшерелгән, аларда нәрсә ясалганын белү өчен кәгазьне бер генә төскә буярга кирәк. Әйдәгез эшләп карыйк, безгә саескан дустыбыз да булышыр. (Ак биткә алдан шәм белән кош сүрәте ясала һәм аларны буяу)

Нәрсәләр килеп чыкты?

Балалар: Кошлар.

Тәрбияче: Ягез әле, рәсемнәрне кунак апаларга да күрсәтик. (Күрсәтәләр)

Молодцы, балалар. Ягез әле, куллларны ял иттереп алыйк, алар бик тырышып эшләделәр. Кулларны өскә күтәрик.

 

Бармак гимнастикасы “Сорока – белобока”

Сорока-белобока
Кашку варила,
Детишек кормила.
Этому дала,
Этому дала,
Этому дала,
Этому дала,
Этому дала.
А этому не дала:
Ты воду не носил,
Дров не рубил,
Печку не топил,
Кашу не варил.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез искә төшерик. Буген нәрсәләр турында сөйләштек? Сезгә иң ошаганы нәрсә булды? Кәефләрегез ничек?

Молодцы! Булдырдыгыз.

Бүгенге эшчәнлектә актив булганыгыз өчен рәхмәт. Кунакларыбыз белән саубуллашабыз һәм кулларны юарга чыгабыз.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең

гомуми үсеш бирүче төрдәге

3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НИГЪМӘТҖӘНОВА ГӨЛИЯ РАФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий