Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Без кунакка барабыз»

aa8456fdd3b62-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Балаларны төрле зурлыктагы дисклар әвәләргә өйрәтү;

Савыт-сабаның аерым предметлары, аларның кулланышы турында белемнәренә төгәллек кертү;

Тәрбияче биргән сорауны ишетү, аңлау һәм аңлаешлы итеп җавап бирүләренә ирешү;

Балаларда сөйләм этикасына нигез салу (исәнләшү, саубуллашу, “мөмкин булса”) ;

Өлкәннәргә булышу теләге уяту.

Материал:

Тозлы камыр, салфеткалар, клеенкалар, ашъяулык, савыт-сабалар.

Кулланылган методик материал:

  1. “Туган телдә сөйләшәбез”, Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. – 34 бит, (3-4 яшь);
  2. “Туган телдә сөйләшәбез”, Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. – 34 бит, (3-4 яшь);
  3. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. – 137 бит.
  4. «Изобразительная деятельность в детском саду: планирование, конспекты занятий, методические рекомендации», И.А.Лыкова. Средняя группа. М.: «Карапуз», 2010.

 

 

Шөгыльнең эчтәлеге

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, телефон шалтырый, тыңлап карыйк, безгә кем шалтырата икән? (Тыңлый) Алло, исәнме, әбекәй. Хәлләрең ничек? Ярар, ярар, әбекәй, килербез. Балалар, әби безне үзенең туган көненә чакыра, барабызмы?

Балалар: Барабыз.

Тәрбияче: Кунакка барганда буш кул белән бармыйлар. Күчтәнәч әзерләргә кирәк. Нәрсә алып барыйк икән? Әллә коймак пешерикме?

Балалар: Пешерик.

Тәрбияче: Әйдәгез, өстәл янына утырыйк, камырдан коймаклар ясарбыз. (Тәрбияче балаларны өстәл артына утырта). Региль, коймак нинди була?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Никита, коймакны ничек ясыйбыз?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Башта түгәрәк әвәлибез, аннан түгәрәкне бармаклар белән кысып җәябез. Коймак җәенке, йомшак була. (Балаларның һәрберсенә камыр бирә.)

Әйдәгез, коймакларны ясый башлыйбыз. Ильвина, әйт әле, коймак нинди була?

Җавап.

Тәрбияче: Азалия, коймак нинди була?

Җавап.

Тәрбияче. Әзер коймакларны табага салабыз. Хәзер пешереп алырбыз. Балалар, кунакка поездга утырып барыйк.

 

Җыр:

Тәгәрмәч шалтырый,

Поездлар баралар.

Безнең поездларга

Утырган балалар.

Чу-чу-чу-чу

Утырган балалар.(2)

Тәрбияче: Килеп җиттек. Мин хәзер әби булам – бүген минем туган көнем, ә сез кунаклар булырсыз. (Тәрбияче яулык бәйли).

Әби:

– Исәнмесез, балалар.

– Исәнме, әбекәй.

– Әйдә, утырыгыз, рәхим итегез.

– Кунак килгәч, өстәл әзерлиләр. Балалар, сез миңа булыша алмассыз микән. Ильвина, мә, син ашъяулык җәй.

– Рөстәм, Ильвина нәрсә җәйде?

– Алсу, матурмы ашъяулык?

– Матур.

– Өстәл уртасына нәрсә куябыз?

– Ипи.

– Ипи бик кадерле ул, аны өстәлнең түренә куялар. Никита, мөмкин булса, ипинең өстенә ябып куйчы.

– Рәхмәт, Никита.

– Балалар, ипинең русчасы ничек була?

– Хлеб.

– Региль, өстәлгә тагын нәрсә куябыз?

– Аш тәлинкәләре, чынаяклар, калаклар.

– Ильвина, Азалия, миңа булышыгыз әле.

– Ильвина, мөмкин булса, син тәлинкәләр, чынаяклар тарат. Төсләрен дә әйт.

– Азалия, ничә калак тараттың?

– Ә хәзер мин сезгә токмач ашы бүләм. Сак булыгыз, аш кайнар, ашка пешә күрмәгез. Кулларыгызны тезләрегезгә куеп торыгыз әле. Менә, балалар, ашны бүлеп бетердем. “БисмиЛләһ”,- дип ипләп кенә уң кул белән ашый башлыйбыз.

(Балалар аш ашыйлар.)

Әби: Әйдәгез, хәзер сез пешергән коймаклар белән чәй эчик. Коймаклар нинди булган? (Тәмле, йомшак, кайнар.)

Әби: Ашап бетергәч, нәрсә әйтәләр?

Балалар: Рәхмәт.

Әби: Сез туган көн турында җыр беләсезме? Әйдәгез, бергәләп “Коймакларны” җырлыйк.

 

 “Коймаклар” җырлы уены.

 

Әби: Бик күңелле булды туган көнем. Сезгә күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз! Тагын килегез!

 

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Кәкре Елга авылы

 “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СУНГАТУЛЛИНА РИММА ВЛАДИМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий