Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ябалакның кызыклы биремнәре”

mzl.jpqtewuxУртанчылар төркеме

 

Максат: алган белемнәрне искә төшерү һәм аларны дөрес итеп куллану.

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйль эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып –белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек,

коммуникация.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Алдан эшләнгән эшләр: Д/у”Нәрсәгә охшаган”, Д/у “Минем беренче саннар”, Д/у “Кайсы фигураның паспорты”

 

 

Эшчәнлек барышы.

-Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Кәефләрегез ничек? (Әйбәт)

-Безнең бүген кәефләребез ни өчен әйбәт, кайсыгыз белә.

-Чөнки урамда яз, кояш елмая, көннәр җылы, кошлар сайрый……

-Әйе, дөрес, балалар (…..)

-Карагыз, әле, балалар, бүген безгә кунакка Ябалак килгән.

– Әйдәгез әле урыннарга утырыйк. (Исәнләшү)

-Балалар, Ябалак бит көндез күрми. Хәзер инде нишлибез?

(Җаваплар). Әйдәгез без аңа күзлек кидерик. (Күзлек кидерү).

Менә инде ябалагыбыз күрә башлады .

-Ябалак, бу нинди капчык?

-Анда минем балаларга дигән биремнәрем.

-Капчыкны ачып карарга ярыймы соң?

-Ярый. (Капчык ачылмый, ябалак тәрбияче колагына нидер әйтә)

-Балалар, ябалак: “Унга кадәр санасагыз, капчык ачыла”, – ди.Саныйбызмы?

-Әйе. (Капчык ачыла)

-Монда, балалар, яшелчәләр, җиләк –җимешләр. Ә менә монда ниндидер

хата бар, әйдәгез укып карыйк әле.

1нче сорау: Бу предметлар нинди геометрик фигураларга охшаганнар?

2 нче сорау: Нәрсәләре белән аерылалар? (Җаваплар)

-Балалар, сезгә ябалакның биремнәре ошадымы?

-Әйе.

-Әйдәгез әле ябалак белән уйнап та алыйк.

 

 Ял итү уены.

Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым

Менә сиңа куш кулым.

Куллар белән шап та шап.

Менә сиңа уң аяк, менә сиңа сул аяк,

Аяклар белән шак та шак. (3 тапкыр)

 

Менә инде уйнап та алдык, ә хәзер безне ябалак урманындагы мәктәбенә чакыра. Барабызмы? (Әйе)

-Күрсәтү материаллары белән эш. Д/у “Атна көннәре” (гномиклар)

-Тарату материаллары белән индивидуаль эш. Д/у “Нәрсә күбрәк, нәрсә азрак, күпмегә?”

-Д/у”Геометрик фигураларның паспортларын тап”.

-Карточкалар белән эш.

-Балалар, сезгә бүген шөгыль ошадымы (Әйе). Кайсы өлеше күбрәк ошады?

(Җаваплар)

-Ябалакка да сезнең җавапларыгыз бик ошаган. Аеруча (балаларның исемнәре), алар җавапларны кул күтәреп әйттеләр, уйлап кына җавап

бирделәр.

-Ярар, балалар, миңа китәргә вакыт, минем әле төнге ауга кадәр ял итәсем дә

бар. Сау булыгыз. (Ябалак китә).

 

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “30 нчы “Тиенкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАФИКОВА АНИЯ ХАНИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий