Яңа фикерләр:

postheadericon Осталык сәгате: “Юллар калейдоскопы”

21416989Максат: юл-транспорт хәлакәтен булдырмау һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әти-әниләр һәм педагогларның тырышлыгын арттыру.

Бурычлар:

  1. Әти-әниләрнең, педагогларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау.
  2. Балалар катнашында юл-транспорт халәкәтен булдырмауны кисәтү буенча әти-әниләр һәм педагогларның белемнәрен тулыландыру.
  3. Беренче ярдәм күрсәтә белү.
  4. Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау.
  5. Уңай эмоциональ кәеф тудыру.
  6. Көндәлек тормышта юл кагыйдәләрен аңлап үтәү осталыгы тәрбияләү.
  7. Эшчәнлектә хәзерге заман яңа эш формалары куллануны тәкъдим итү.

Эш методлары һәм алымнары: әңгәмә, видеоролик күрсәтү, уеннар уйнату.

Материал: мультимедиа, юл билгеләре, дидактик уен “Юл билгесен җый”, “Юл билгесен таны”, хәрәкәтле уеннар “Светофор”, “Автомобильләр”, кызыл, сары, яшел төстәге табличкалар.

Алдан эшләнгән эшләр:

– авылыбызның фельдшеры Галипова Резидә җитәкчелегендә тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән беренче ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде;

– юлларда булган юл билгеләре, төрле ситуацияләр каралды;

– транспорт төрләренең, юл билгеләренең тарихы белән таныштырылды.

 

 

Светофор турында җыр тыңлау.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, коллегалар һәм әниләр! Осталык классыбызны башлыйбыз.

Безнең илдә балалар белән булган юл һаләкәте саны көннән-көн арта бара. Германия, Франция белән чагыштырганда бездә зыян күргән балалар – 2 тапкырга артык. Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы соң? Була. Беренче чиратта бу сорау белән әти-әниләр һәм педагоглар кызыксынырга тиеш.Төп белемне кеше бала вакытта ала бит. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән кертеп җибәрү – без, зурларның, бурычы.

Бүгенге очрашу балалар катнашындагы юл-транспорт хәлакәтен булдырмый калырга ярдәм итәр дип ышанып калам.

 

Бүген без сезнең белән “Юллар калейдоскопы” дигән журнал чыгарырбыз. Коллегалар, әниләр күзләрне йомдык, үзегезне редакциядә итеп хис итегез. Сез редакциягә төрле тармактан килгән кунаклар, ди. Журнал берничә рубрикадан торачак. Шулай итеп, беренче рубрика:

“Бездә бүген кунакта”

Журналистларыбыз – Асылгараева Айгөл, Валеева Динә

Тарих фәннәре кандидаты – Мавлютбаева Вилена

Спорт мас теры – Сафиуллина Гөлназ

Юл инспекторы – Миннахметова Динара

Бәйрәмнәр академиясеннән килгән кунагыбыз – Давлетгараева Эльвира

Медицина фәннәре докторы – Галипова Кадрия.

 

Икенче рубрика “Серләр сандыгы” дип атала. Вилена Ринатовна тарих битләренә күзәтү ясар.

Кешенең юл хәрәкәтендәге куркынычсызлык проблемасы йөк һәм пассажирлар ташу өчен транспорт чараларында тәгәрмәчләр килеп чыкканнан бирле барлыкка килгән. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт һәрвакыт дәүләт тарафыннан күзәтелеп торылган. 1720 нче елда ук Петр 1нең юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы указы чыккан. Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы иң катгый кагыйдәләр Рәсәйдә Екатерина 2 нче вакытында булган. Ул, 1764 нче елда, бала улемендә гаепле булган кучер һәм извозчикларга үлем җәзасы куллану турында указ чыгарган.

Хәзерге заман шартларында автомобиль промышленносте үсү сәбәпле юлларда өлкәннәр, бигрәк тә балалар белән бәхетсезлек очраклары һәм юл һәлакәтләре артканнан арта бара. Шул сәбәпле, юллардагы куркынычсызлык проблемасы безнең илдә иң актуаль проблемага әйләнде.

 

Алып баручы: Проблеманың актуальлеге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәм кайбер өлкәннәргә дә хас булган, юлдагы хәлләргә карата саклаучы психологик реакциянең булмавына бәйле.

Баланы урамда булган хәлләр кызыксындыра. Һәм еш кына, яңа әйбер белән мавыгып китеп, бала урамда тормышы өчен куркыныч булган очракларга эләгә. Менә ни өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тирә-юньдә ориентлашырга өйрәтергә кирәк.

 

Өченче рубрика “Юллар тарихы”. Сезнең игътибарга Динә Мунировнаның юл билгеләре турындагы материалын тәгъдим итәбез.

1 чыгыш: Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900 нче елда Парижда юл билгеләрендә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кулланыла башлый: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”.

 

2нче чыгыш: Эльвира Рафилевна светофор турындагы материалны әзерләгән.

Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет – яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор – яктылык алып килүче булып чыга. Беренче светофор моннан 100 ел элек Лондонда куела. Анда 2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгәрәк формасында була: кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган. Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән. 5 августта бөтен илләрдә светофор көне билгеләп үтелә.

 

3нче чыгыш: Гөлназ Ринатовнаның велосипед тарихы турындагы материалын тәкъдим итәбез.

Велосипед кайчан барлыкка килгән? Велосипед сүзе «тиз аяк» (быстроног) дигәнне аңлата. Балалар арасында ул иң популяр транспорттан санала. Бу механизмны офицер барон Дрез уйлап тапкан. Барон механиканы бик яраткан. Ике тәгәрмәчле велосипед Россиядә 1801 елда Артамон исемле мастер тарафыннан уйлап табылган. «Самокат» (үзе йөрүче) дип аталган велосипед тулысынча тимердән ясалган. Аның авырлыгы 40 кг чамасы булган.

Шуннан соңгы елларда велосипедның күп төрле вариантлары эшләнә. 1920 елда велосипед эшчеләрнең, табибларның, хат ташучыларның төп йөрү транспортына әйләнә. Бүген дә ул киң кулланышта. Юлларда велосипед белән идарә итү – 14, мопед белән идарә итү 16 яшьтән соң гына рөхсәт ителә. 2014 нче елда мопедта йөрергә теләүчеләргә М категориясенә укырга кирәк булачак.

Юл велосипеды – гади юлларда йөрү өчен ясалган. Ул бик уңайлы һәм тиз йөрешле. Андый велосипед күбегездә бар.

Шоссе велосипеды – ерак юлларга йөрү өчен җайлаштырылган велосипед. Ул бик җиңел һәм шулай ук тиз йөрешле.

Туристлар велосипеды – сәяхәтләр өчен әзерләгән велосипед. Аны үзең белән алып йөртеп була. Хәтта тимер юлда йөрү өчен велосипедлар да уйлап тапканнар.

Ярыш велосипеды – спорт өчен, велосипедта ярышу өчен ясалган.

Тандем – ике яки өч кеше йөрү өчен ясалган.

Су велосипеды – катамарандагы сыман суда йөрү өчен.

Шулай ук, бер тәгәрмәчле велосипед та уйлап тапканнар.

 

Дүртенче рубрикабыз “Ә син беләсеңме?” дип атала Сүзне ЮХИДИ инспекторы Артем Леонидовичка бирәбез.

Мәктәп балалары арасында 10-13 яшьлекләр, ә кечкенә балалар арасында исә 4-6 яшьлекләр юл-транспорт һәлакәтләренә аеруча еш очрый дип санала. Искәртеп үтәбез: быел 7 айда Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм республика биләмәләрендәге юлларда балаларга зыян салган, аларны фаҗигагә китергән 319 транспорт һәлакәте булып, аларда 11 баланың гомере бөредә килеш өзелгән, 348е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Балалар катнашындагы һәлакәтләр саны былтыргы шушы ук вакыттагыдан 30га (8,6 процентка), һәлак булучылар 5кә, тәне казаланучылар 11гә азрак булган, әмма бу вазгыятьнең һаман да катлаулы икәнен раслый, баласын имгәнгән, тыныч тормышта мәңгелеккә газизен югалткан ата-ананың кайгысын киметми. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган статистик белешмә буенча, юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрнең 43,5 процентында балалар пассажир сыйфатында булган, нәтиҗәдә, 9 бала өчен сәфәр фаҗига белән тәмамланган, 166сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән; тагын 42 процентында, ягъни 134 очракта балалар юлдан җәяү барганда һәлакәткә юлыккан: 2 баланың гомере тәгәрмәч астында өзелгән һәм 136сы имгәнгән; 12,5 процентында, төгәлрәге, 40 транспорт һәлакәте велосипедта барган балалар катнашында булган һәм, нәтиҗәдә, 40 бала имгәнгән, җәрәхәтләнгән; тагын мототранспорт рулена утырган үсмерләр белән 5 һәлакәт чыгып (һәлакәтләрнең 1,6 проценты), 5сенең тәне казаланган.

Узган 9 айда Әлмәт районыныда 214 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл фаҗигаларында 286 кеше зыян күргән. 28 кеше үлгән. ЮХИДИнең Әлмәт идарәсе мәгълүматларынча, быел юл һәлакәтләре узган ел чагыштырганда күбрәк. Үлүчеләр саны да арткан. Тизлек арттыру, иминлек каешларын кулланмау, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү – аварияләрнең төп сәбәбе.

 

“Тапкырлар аланы” рубрикасында түбәндәге биремнәрне эшләргә кирәк булачак. Җөмләләрдә сүзләр төшеп калган, файдалану өчен сүзләрне куеп укырга кирәк.

 Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр………………….. буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ……………….. буйлап ……………… каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан……….. якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ……….якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ……………………………….. туктап тор. Троллейбусны, автобусны……………………, трамвайны…………………. әйләнеп узабыз. Урам аша чыкканда………………………………….. булырга кирәк.

 

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар, арттан, алдан.

 

“Ярый – ярамый” уены.

Мин сезгә юл билгеләре турында сораулар бирәм, сез алдыгыздагы яшел, кызыл табличкалар ярәмендә җавап бирерсез. Яшел табличка – уңай җавап, кызыл табличка – тискәре җавапны аңлата. Башладык!

 

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый)
Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)
Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)
Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)
Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)
Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)
Машиналар юлында йөрергә (ярамый)
Трамвайның артыннан чыгарга (ярамый)
Машиналарга тротуардан йөрергә (ярамый)

 

Балада кирәкле күнекмәләрне уеннар аша өйрәтү бигрәк тә уңышлы, чөнки балалар уеннар вакытында мәгълүматны әйбәтрәк кабул итәләр.

Хәрәкәтле уеннар балаларның игътибарын үстерүгә ярдәм итә. Әйдәгез, без дә “Светофор” уены уйнап алыйк. Светофорның яшел төсе кабынгач – түгәрәк буенча биеп йөрибез, сары ут кабынгач – урыннарда биеп торабыз, кызыл ут кабынгач – туктыйбыз).

 

Чираттагы уеныбыз “Автомобильләр” (Сезгә парлап басарга кирәк булачак. Алдагы кеше машина була, ә арттагы кеше машина йөртүче. Машиналар үзләре генә йөрмиләр. Алар белән машина йөртүче идарә итә. Алдагы кеше бампер була, кулларын терсәктән бөкли һәм күзләрен йома. Арттагы кеше машина йөртүче, алдагы кешенең җилкәсенә тотынып, машина белән идарә итә. Юлда бәрелмичә йөрергә кирәк.

 

“Юл билгеләрен бел” уены. Безнең кунакларыбызның күбесе машина йөртә. Ягез әле, юл билгеләрен белүегезне тикшереп карыйк.

 

“Юл билгесен җый” уены уйнарбыз.

 

Алтынчы рубрика “Тыңла, уйла, җавап бир” дип атала. Сүзне Айгөл Рафаэлевнага бирәбез.

1ситуация. Автобустан 6 кеше төште. Өчесе юлны җәяүлеләр сукмагыннан чыкты, икесе автобусның артыннан үтте. Ә бер кеше тукталышта калды. Ничә кеше юл йөрү кагыйдәсенә буйсынды? (Бер кеше, чөнки автобус тукталыштан кузгалып киткәч кенә, юл аша чыгарга ярый).

2ситуация. Малай әнисе белән урамнан баралар. Малай юлның икенче ягында әбисен күреп, аның янына йөгерә. Юлда машиналар йөри. Малайның әнисе нинди хата җибәргән. (Әни кеше машина юлы яныннан барганда, малаеның кулыннан җитәкләп барырга тиеш иде).

3ситуация. Бүре Төлкегә кунакка машинасы белән юлның сул ягыннан бара. ГИБДД инспекторы аны туктатып, штраф түләргә куша. Бүре нинди кагыйдәне бозган? (Транспорт чараларына юлның уң ягыннан гына йөрергә ярый).

4ситуация. Бүген Винни-Пухның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Бу көнне аңа зур велосипед алдылар. Ул бүләген бөтен шәһәргә күрсәтер өчен велосипедына утырып урамга чыгып китә. Винни-Пух нинди хаталар җибәргән? (14 яше тулмаган балаларга юлда йөрергә ярамый, ишек алдында, капка төбендә, уен мәйданчыкларында гына йөрергә рөхсәт ителә).

5ситуация. Динара Ильгизовна безгә регулировщик хәрәкәтләрен өйрәнергә ярдәм итәр. Шәһәрдә ниндидер техник сәбапләр аркасында светофорлар эшләмәскә мөмкин. Һәм безгә ярдәмгә үзенең таягы белән регулировщик –юл күрсәтүче чыга. Аның хәрәкәтләрен укырга кирәк.

 

Җиденче рубрика “Хатаны тап”. Экрандагы рәсемнәргә карап, аларның гаепләрен табарга кирәк. Кеше гаебен табудан да җиңел әйбер юк, ди халык мәкале.

  1. Геройларның хатасы нидә? (Юл аркылы чыкканда якын баручы транспорт яныннан аркылы чыгарга ярамый).
  2. Балалар нинди фаҗигага юлыгырга мөмкин? (Әгәр дә балаларның таулары машина юлы янында икән, балаларның имгәнү ихтималы бар)
  3. Геройлар нинди ярамаган эш башкара? (Трамвай, троллейбус һәм автобусларның артына тагылып йөрү тыела).
  4. Милиционер малайны ни өчен ачулана? (Малай юлны светофорның кызыл төсе янганда чыккан. Ә кызыл төскә чыгарга ярамый).
  5. Рәсемдә нинди ярамаган гамәл башкарыла? (Сары машина хуҗасы кызыл машинаны узарга тели, ә бу урында узу тыела дигән тыючы билге тора).
  6. Кызның гаебе нәрсәдә? (Юл аркылы чыкканда уйнарга ярамый).

Рәсемдәге гаепләрне сез бик тиз таптыгыз, җавапларыгыз төгәл һәм дәлилле иде. Тормышта да бу кагыйдәләрне үтәрсез һәм балаларыгызга да өйрәтерсез дип ышанып калам.

 

Сигезенче рубрика “Кануннар” дип атала. Сүзне кабат ЮХИДИ хезмәткәренә бирәбез.

Билгеле булганча, баланың юлдагы куркынычсызлыгын тәэмин итүнең иң мөһим юлы – машиналарда балалар өчен махсус утыргычлар булдыру. Кызганычка каршы, әлеге кагыйдәгә салкын караучы ата-аналар һаман да бар. Алар үзләре белән беркайчан да юл һәлакәте килеп чыкмас дип уйлый шул. Шуңа күрә, балаларын махсус утыргычлардан башка гына йөртүче әти-әниләр өчен штраф күләме хәзерге вакытта 3000 сумны тәшкил итә.

14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр, мотошлемсыз һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмаячак.

 

Тугызынчы рубрика “Автомультик” дип атала

Сезнең игътибарга мультфильм тәгъдим итәм.

 

Унынчы рубрика “Беренче ярдәм” дип атала. Кәдрия Миннирасимовна, сүз сезгә.

Аяк, кул сынганда беренче ярдәм күрсәтү.
Аяк-куллар сыну, көчле бәрелү, егылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алар ике төргә бүленә: ачык (открытый) һәм ябык (закрытый) сыну. Ачык сыну вакытында тән тиресендә яра була, аннан хәтта сөякләр дә күренеп торырга мөмкин. Ябык сыну булганда тән тиресе яраланмый. Беренче ярдәм күрсәткәндә кешене сынган урынын хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Әзер шиналар булмаганда, кул астындагы предметларны кулланырга мөмкин (такта кисәге, чаңгы, зонтик, фанера кисәге, камыш, салам, яулык). Шина тәнне авырттырмасын өчен, тән белән шина арасына мамык куеп бәйләргә кирәк.

 

Кан акканда беренче ярдәм күрсәтү.
Кан агу (кровотечение) өч төрле була: артериаль, веноз, капилляр. Венадан кан акканда, кан куе кызыл төстә була һәм әкрен генә тама. Алсу яисә ачык кызыл төстәге кан фонтан сыман сиптерсә – бу артериядән кан агуны аңлата. Артериядән кан агу кеше тормышы өчен иң куркынычы.
Беренче ярдәм күрсәткәндә, җилкә, терсәк, тез турысындагы ярадан өстәрәк урынга жгут салалар. Канны туктатыр өчен тезне яисә аякны бөкләп, бәйләп куялар. Жгутны 30 минуттан артык тотарга ярамый. Канны туктатыр өчен жгут булмаса, кул астындагы предметларны кулланырга мөмкин (яулык, бау, каеш, таяк).

 

Унберенче рубрика “Остаханә” дип атала

Гәҗит трубочкаларыннан машина макеты ясау осталыгын безгә, Айгөл Рафаэлевна күрсәтер.

Менә безнең журналыбыз бастырылыр өчен әзер булды.

 

Әзер журналны күрсәтү

Сезнең игътибарыгызга журналның 2 юнәлештәге чыгарылышын тәкъдим итәбез. Беренчесе – басма рәвешендә, икенчесе – электрон вариантта. Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманында журналның икенче варианты балаларга ныграк кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Журналны без, үзебезнең алдагы эшчәнлегебездә дә файдалана алырбыз.

 

Хөрмәтле кунаклар! Сезнең өстәлләрдә кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр ята.

Әгәр дә бүгенге очрашу сезгә кызыклы, файдалы һәм аңлаешлы булса – яшел төсле түгәрәкне күтәрегез.

Әгәр дә инде, күңелсез һәм файдасыз булды дип санасагыз – кызыл түгәрәкне күтәрегез.

 

Бүгенге бәйрәмнең истәлеге итеп, без сезгә буклетлар һәм открыткалар әзерләдек. Рәхим итеп алыгыз.

Юлларда йөргәндә барыгызны да игътибарлы булырга өндим, чөнки бәхетсезлек күп очракта игътибарсызлык аркасында килеп чыга бит. Һәм

шуны исегездә тотыгыз: әти-әниләр балалар өчен үрнәк булып торалар. Юл кагыйдәләрен үзебез төгәл үтик һәм балаларыбызга үрнәк күрсәтик! Юлларыгыз

һәрчак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын дигән теләктә калам.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

Югары Мактама авылы

“Лэйсэн” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АСАДУЛЛИНА РЕЗИДӘ МИННЕБАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий