Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы матурлык”

46bac7f95211Зурлар төркеме

 

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, музыка,иҗади-сәнгать.

Методик алымнар hәм чаралар: уен мизгеле, күрсәтмә материал, әңгәмә, аңлату, үссендерү – мактау, сораулар.

Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләр һәм кояш, кошлар, хайваннар, агачлар,чәчәкләр рәсемнәре, магнитофон язмасында көй, пластилин, картон, клей, салфетка.

Алдан эшләгән эшләр:

– Язгы табигатьне күзәтү;

– “Яз”, “Язгы урман” темасына иллюстрацияләр карау.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

 Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?

 Балалар: Яхшы, рәхмәт.

 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бʏген бездә кунаклар, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та кунакларыбыз, бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин!

– Без сезнең белән бүген экология эшчәнлегендә яз, язгы урман турында сөйләшербез.

 

Тәрбияче: Әйдәгез, күзләрне йомабыз, 5кә кадәр саныйбыз, үзебезне матур, cерле, язгы урманда дип хис итәбез.

Музыка яңгырый (кошлар тавышы).

Тәрбияче: Балалар, күзләрегезне ачыгыз, без сезнең белән язгы урманга килеп тә җиттек. Сезгә язгы урман ошыймы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, язгы урманга кергәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

 

«Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.

  • Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).
  • Күбрәк агачлар утыртырга (ярый)
  • Кырмыска оясын таптарга, күбәләкләрне тотарга (ярамый)
  • Чәчәкләрне таптарга (ярамый)
  • Сукмактан гына йөрергә (ярый)
  • Урманда чүп калдырырга (ярамый).
  • Урманда шауларга (ярамый).

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә карап чыктык. Урманда бик күп агачлар үсә, кошлар, кыргый хайваннар яши.

Тәрбияче: Язгы урман бигрәк матур, серле тоела. Балалар, әйтегез әле миңа, яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?

Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, балалар.

-Балалар, урманда кояш төсендә нинди чәчәкләр бар? Без сезнең белән ул чәчәкне инде урамда да күзәткән идек инде.

Балалар: Тузганак.

Тәрбияче: Бик дөрес, бу тузганак чәчәге.

Ул нинди төстә була? (Сары). Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми, ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

 

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

 

– Тузганак җил чыккач нишли, балалар?

Балалар: Әйе, дөрес, очып китә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.

 

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

 

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

 

– Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Хәзер без тузганак чәчәген картон битенә ябыштырырбыз.

Тәрбияче: Безнең тузганак чәчәге нинди өлешләрдән тора әле, балалар?

Балалар: Сабак, яфрак, чәчәк.

Тәрбияче: Иң башта пластилиннан тузганакның сабагын әвәләрбез. Аннан яфракларын ябыштырабыз һәм иң соңыннан гына әзер мамыктын ясалган чәчәген ябыштырырбыз.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең кайтыр вакыт та җитте. Әйдәгез, урыннарыбызга басыйк та 5 кадәр санап, кире төркемебезгә кайтыйк.

– Менә, балалар, кайтып та җиттек. Балалар, без сезнең белән кая бардык бүген? Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди чәчәкне картонга ябыштырдык?

Балалар җавабы тыңлана.

Тәрбияче: Сез барыгызда бик акыллылар, уңган-булган балалар икәнсез, молодцы! Шуның белән безнең белем бирү эшчәнлеге тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.

– Сау булыгыз!

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МӨХӘМӘДРӘХИМОВА АЛЬБИНА ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий