Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 8 нче кисәк

Качу.allfons_ru-18735

Беренче мөселманнарның тормышлары искиткеч авыр була. Ләкин иң зур авырлыгы Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә туры килә. Мөхәммәд Әл-Әмин пәйгамбәр булганнан ун елдан артык вакыт үтә. Һәм беренче мөселманнар “кайгылы ел” дип атаган ел килеп җитә. Башта пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең яраткан абыйсы Абу Талиб вафат була, ә аның артыннан — пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыны Хәдичә. Бу пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне бик каты кайгыга сала. Ләкин Юмарт Аллаһ Җәбраил фәрештә галәйһиссәламне Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм янына юату сүзләре белән җибәрә. Фәрештә галәйһиссәлам пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә Аллаһ Тәгаләнең мөселманнарның тормышларын җиңеләйтергә теләвен аңлата. Һәм шуңа күрә Үзенең пәйгамбәренә, башка мөселманнар белән берлектә, Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә күченергә әмер бирә. Мәдинә шәһәренең кешеләре Аллаһ Тәгаләнең сүзләренә буйсынырга теләп, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең килүен сабырсызлык белән көтәләр иде.
Һәм менә пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең сәхәбәләренә Мәдинәгә күченергә әмер бирә. Аллаһ Тәгаләгә ышанып, Аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылган бөтен кеше дә Мәккәдән китә башлыйлар. Шәһәрдә бары тик берничә мөселман һәм пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзе генә кала.
Мәккә кәферләрен Аллаһның илчесенә карата нәфрәт баса, чөнки ул аларга явызлыкларын исләренә төшерүче булып тора. Бер вакыт алар киңәш йортына җыелып, бөтен шәһәр йоклаганда, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне үтермәкче булалар. Аллаһ пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм янына өен иртәнгә хәтле калдырып китәргә дигән әмер белән Җибрил галәйһиссәламне җибәрә. Хәзер инде пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм дошманнарның үзе артыннан күзәткәннәрен һәм шәһәрне калдырып китәргә беркайчан да рөхсәт итмәячәкләрен белә. Ул салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең әмерен үти. Кич белән, дошманнар ул йоклый дип уйласыннар дип, үзенең урынына Алины яткыра.
Караңгы төшкәч, Курайш кабиләсенең яшь сугышчылары пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм өе янына җыелдылар һәм аның чыкканын көтә башладылар. Алар өйдә йоклаучы кешене күрделәр һәм аның пәйгамбәр салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм булуына шикләнмәделәр… Берникадәр вакыттан пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм өеннән чыга. Һәм нәкъ менә шушы вакытта Аллаһ Тәгалә бөтен сугышчыларны вакытлыча сукыр итә һәм алар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең яннарыннан үткәнен күрми калалар. Шунысы кызыклы: пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм яннарыннан алар сизмәслек үтеп кенә калмый, ә хәтта бер уч тузан алып, Коръәннән аятләр укый-укый шуны курайшитларның башларына сибеп китә.
Сугышчылар төне буе пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне өе янында көтеп чыгалар. Ләкин иртә белән Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм урынына өйдән Али чыга. Һәм шул вакытта алар эшләренең барып чыкмавына бик каты нәфрәтләнәләр. Алар Алины тотып алалар, ләкин ул пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм турында аларга бер нәрсә дә әйтми, тиздән алар аны җибәрәләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий