Яңа фикерләр:

postheadericon Ибраһим галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Патшада Space_The_surface_of_Mars_020703_

Шул шәһәрдә бер бик көчле һәм бик явыз патша була. Кешеләр аңа гыйбадәт кылалар. Һәм әлеге патша Ибраһим галәйһиссәләмнең бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, башка берәү алдында да баш имәвен ишетә. Аның моңа бик нык ачуы килә һәм ул Ибраһим галәйһиссәламне үзе каршына алып килергә боера. Ибраһим галәйһиссәлам аның янына килә. Чөнки ул Аллаһтан башка беркемнән дә курыкмаган.
Патша сорады:
– Йә Ибраһим, кем синең Раббың?
Ибраһим галәйһиссәлам:
– Минем Раббым – Аллаһ, – дип җавап бирә.
Патша янәдән сорый:
– Кем Ул – Аллаһ?
Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:
– Ул – терелтүче һәм үтерүче.
Патша:
– Мин дә терелтәм дә, үтерәм дә!
Патша ике үлемгә дучар ителгән кешене китерергә куша. Аннары аларның берсен җибәрә, икенчесен җәзалый. Шулай акылсыз рәвештә, ул үзенең тормыш бирүче һәм үтерүче икәнен күрсәтергә тели. Шунда Ибраһим галәйһиссәлам Раббысының кодрәтенә тагын бер мисал китерә:
– Дөреслектә, Раббым кояшка көнчыгыштан чыгарга боера, син аңа көнбатыштан чыгарга куш!
Шулай итеп, патша оятка кала.
Әтисенә дәгъвәт
Ибраһим галәйһиссәлам әтисен туры юлга чакырмакчы була һәм әйтә:
– И әтием! Ни өчен соң сез ишетми, күрми, файда һәм зыян да китерми торган потларга гыйбадәт кыласыз? И әтием! Иблискә гыйбадәт кылмагыз! И әтием! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! – ди.
Әтисенең аңа бик каты ачуы чыга:
– Миңа мондый сүзләр сөйләмә һәм тынычлыкта калдыр! Югыйсә, мин сине кыйныйм!
Ибраһим галәйһиссәлам бик йомшак холыклы була һәм ул әйтә:
– Сәлам булсын сиңа! Мин бу җирләрне калдырам һәм Аллаһка гыйбадәт кылам.
Ибраһим галәйһиссәлам шулай булып чыгуына бик нык борчыла һәм башка шәһәргә китеп, кешеләрне туры юлга чакырырга була.

 

Мәккәгә.

Ибраһим галәйһиссәламнең бөтен туганнары, патша, әтисе аңарга нык ачулы булалар.
Ибраһим галәйһиссәлам башка шәһәргә җыена. Ул анда бер Аллаһка гыйбадәт кылып, кешеләрне туры юлга чакырмакчы була. Әтисе белән саубуллашканнан соң, Ибраһим галәйһиссәлам үзенең шәһәреннән китеп бара. Ул үзенең хатыны Һәҗәр белән Мәккәгә юнәлә.
Мәккә үсемлекләрсез бер сахра була. Анда бернинди дә елгалар да, коелар да булмый. Анда кешеләр дә, хайваннар да яшәми.
Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәгә килеп җитә һәм анда хатыны Һәҗәрне һәм улы Исмәгыйльне калдыра.
Ибраһим галәйһиссәламнең киткәнен күреп, Һәҗәр аны:
– Йә Ибраһим! Безне беркем һәм бернәрсә булмаган җирдә калдырып, син кая китәсең? – дигән сүзләр белән куып җитә. Ахыр чиктә ул:
– Сиңа шулай эшләргә Аллаһ боердымы? – дип сорый.
Ибраһим галәйһиссәлам туктый һәм җавап бирә:
– Әйе.
– Алай булгач, Ул безне калдырмас! – дип әйтә Һәҗәр һәм улы Исмәгыйль янына кайта.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий