Яңа фикерләр:

postheadericon Ибраһим галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

Кәгъбә.Kabba-Sky-1-300x225

Шуннан соң Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәдән китә һәм берникадәр вакыттан тагын кайта һәм Аллаһ Тәгалә йорты, икенче төрле әйткәндә, мәчет төзергә карар кыла.
Өйләр инде күп була, ләкин Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган өйләр булмый.
Исмәгыйль дә әтисенә ярдәм итәргә тели.
Һәм алар таудан ташлар алып киләләр. Ибраһим галәйһиссәлам өйне үз куллары белән төзи. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһның исемен даими рәвештә кабатлый һәм дога кыла. Исмәгыйль галәйһиссәлам дә Аллаһның исемен һәрдаим кабатлый һәм дога кыла.
– Йә Раббыбыз! Моны бездән кабул ит! Син бит, дөреслектә, бөтенесен ишетәсең һәм бөтенесен беләсең!
Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнең догаларын кабул итә һәм Кәгъбәне изге итә. Һәм без һәр намазыбызда Кәгъбәгә таба юнәләбез. Мөселманнар Хаҗ вакытында Кәгъбә янына баралар һәм аны җиде тапкыр тәваф кылалар, ягъни әйләнәләр, намаз укыйлар.
Аллаһ Тәгалә Кәгъбәгә бәрәкәт бирә һәм Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән кабул итә.

 

Бәйтул Макдис.

Ибраһим галәйһиссәламнең Сара исемнле тагын бер хатыны була. Аннан аның Исхак исемле улы була. Ибраһим галәйһиссәлам Исхак галәйһиссәлам белән Шәм дигән җирдә яшиләр.
Исхак, галәйһиссәлам әтисе белән шулай ук Шәмдә дә, Мәккәдәге кебек үк мәчет төзиләр. Һәм ул Бәйтул Макдис, икенче төрле Акса дип атала.
Аллаһ Тәгалә Акса мәчетенә һәм аның тирәсенә бәрәкәт бирә.
Аллаһ Тәгалә Исхак галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнең нәселенә дә бәрәкәт бирә. Алардан киләчәктә пәйгамбәрләр, патшалар чыга.

(Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий