Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Әмәнәтне саклау.
iCAWGE1JB

Йосыф чибәр егет булып үсеп җитә.
Патшаның хатыны Йосыф галәйһиссәламне хыянәткә чакыра. Ләкин Йосыф галәйһиссәлам баш тарта һәм:
– Юк! Мин үземнең хуҗама хыянәт итмәячәкмен! Ул миңа яхшылыклар кылды һәм мине хөрмәтләде. Әлбәттә, мин Аллаһымнан куркам!

Патша хатынының аңа бик нык ачуы килә һәм ул Йосыф галәйһиссәламгә яла ягып, патшага сөйли. Патша хатынының ялган сөйләгәнен һәм Йосыф галәйһиссәламнең тугры, ышанычлы икәнлеген белә. Ул хатынына:
– Син адашканнарның берсе булдың! – ди.
Шәһәрдә Йосыф галәйһиссәламнең матурлыгы турында сүзләр йөри башлый.
Аны һәр күргән кеше, үзе дә сизмәстән:
– Йә Аллаһ! Бу бит кеше түгел! Бу – затлы бер фәрештәдер! – ди икән.
Патшаның хатыны моннан тагын да көчлерәк ачулана һәм Йосыф галәйһиссәламгә:
– Минем әмеремне үтәмәсәң, сине зинданга атамын! – ди.
– Миңа зиндан хәерлерәк, – ди аңа Йосыф галәйһиссәлам.
Берничә көннән патша Йосыф галәйһиссәламне зинданга ябарга карар кыла. Ул аның гаепсез икәнен белә, ләкин Йосыф галәйһиссәлам зинданга эләгә.

Зиндада дәгъвәт.

Йосыф галәйһиссәлам зинданга эләккәч, андагы кешеләр аның яхшы холыклы егет икәнлеген аңлыйлар.
Дөреслектә, Йосыф галәйһиссәлам зур гыйлемгә ия була.
Төрмәдәге кешеләр аны яраталар һәм хөрмәт итә башлыйлар. Алар хәтта Йосыф галәйһиссәламнең үзләре белән булганына бик шат булалар.
Зинданга Йосыф галәйһиссәлам белән бергә тагын ике кеше эләгә.
Алар икесе дә төш күрәләр һәм аны Йосыф галәйһиссәламгә сөйлиләр. Берсе:
– Мин төшемдә виноград сыкканымны күрдем, – ди.
Икенчесе:
– Ә мин башымда ипи алып барганымны һәм аны кошлар чукыганын күрдем, – ди.
Алар икесе Йосыф галәйһиссәламнән төшләрен юравын сорыйлар.
Йосыф галәйһиссәлам пәйгамбәрләрнең берсе була һәм төшләрне юрый белә.
Йосыф галәйһиссәлам яшәгән вакытта күпаллалык киң таралган була. Кешеләр үзләре үк уйлап тапкан иләһләргә табыналар иде.
Алар: бу – коры җир иләһе, бу – диңгез иләһе, бу – ризык иләһе, бу – яңгыр иләһе, дигәннәр. Бу бер яктан Йосыф өчен көлкеле тоелса, икенче яктан, боларны күреп, аның елыйсы килә иде. Аның кешеләргә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кирәклеген сөйлисе килә иде.
Аллаһ Тәгалә дәгъвәтнең төрмәдә башлануын теләгән.
Төрмәдәгеләрнең дәгъвәткә хаклары юк мени?
Төрмәдәгеләрнең рәхимлелеккә хаклары юк мени?
Төрмәдәгеләр Аллаһның коллары түгел мени?
Төрмәдәгеләр кешеләр түгел мени?
Йосыф галәйһиссәлам төрмәдә булса да, ул ирекле һәм батыр булган.
Үзенең ярлылыгына карамастан, ул юмарт һәм рәхимле булган.
Һичшиксез, пәйгамбәрләр бөтен җирдә дә хаклыкны яширмичә, ачык сөйләгәннәр.
Һичшиксез, пәйгамбәрләр һәрвакыт яхшылык һәм изгелек юлында.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий