Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 8 нче кисәк

Йосыф галәйһиссәлам һәм абыйлары…
1291918112_asia2_19

Йосыф галәйһиссәлам абыйларыннан сораштыра башлады:
– Сез каян?
– Каньаннан.
– Сезнең әтиегез кем?
– Ягкуб ибн Исхак ибн Ибраһим галәйһимсәлам.
– Сезнең тагын кардәшләрегез бармы?
– Әйе, безнең тагын Биньямин исемле энекәшебез бар.
– Ник ул да сезнең белән килмәде?
– Безнең әтиебезнең аны югалтасы һәм аннан ерагаясы килми.
– Ничек инде югалтасы килми? Ул нәрсә, кечкенә мени?
– Юк. Аның Йосыф исемле абыйсы бар иде. Бервакыт ул безнең белән урманда иде. Без аны әйберләрне сакларга дип калдырдык һәм үзебез уйнарга киттек. Шунда аны бүре ашап киткән.

Йосыф галәйһиссәлам үзалдыннан елмайды, ләкин аларга бер нәрсә дә әйтмәде.
Йосыф галәйһиссәламнең энекәше Биньяминны бик нык күрәсе килә иде.
Аллаһ Тәгалә икенче тапкыр Ягкуб галәйһиссәламне сынарга теләде.
Йосыф галәйһиссәлам аларга ашлык бирергә кушты һәм әйтте:
– Миңа әтиегез ягыннан энекәшегезне алып килегез, югыйсә мин сезгә бер нәрсә дә бирмәячәкмен!
Йосыф галәйһиссәлам үзенең хезмәткәрләренә абыйлары алып килгән акчаны кире капчыкларына салырга боерды.

Ягкуб галәйһиссәлам һәм балалары.

Әтиләре Ягкуб галәйһиссәлам янына кайтканнан соң кардәшләр болай диделәр:
– Әтиебез! Безгә бүтән ашлык үлчәмәячәкләр. Безнең белән энекәшебезне җибәр һәм безгә өлешебезне бирәчәкләр.
Биньяминны үзләре белән җибәрүне таләп итеп алар әтиләренә:
– Дөреслектә, без аны саклаячакбыз! – диделәр.
Ягкуб галәйһиссәлам аларга:
– Мин сезгә аның абыйсын ышанган кебек хщзер аны ышанып тапшыраммы?!! Сез нәрсә, Йосыф белән ни булганын оныттыгызмы?!! Сез Биньяминны Йосыфны саклаган кебек сакларсызмы??? Аллаһ яхшырак саклый! Ул – рәхимлеләрнең дә Рәхимлесе! – диде.
Менә алар үзләренең капчыкларыннан кайтарылган акчаны күрделәр. Алар әтиләренә:
– Әтиебез! Безгә акчаны кире кайтарганнар. Җибәр безнең белән Биньяминны, без аның өлешен дә алырбыз!
Ул әйтте:
– Мин аны сез Аллаһ белән ант итмичә беркая да җибәрмим! Берәр нинди чорнауга эләкмәсәгез, һишиксез аның белән кайтачагыгызны ант итегез!
Уллары ант иткәннән соң, ул әйтте:
– Аллаһ Тәгалә без әйткәннәрне Саклаучы, – диде. – Улларым! Бер үк капкалардан кермәгез, төрле капкалардан керегез!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий